16+

Укытучылар өчен менә дигән мөмкинлек

Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты гамәлгә куела.

Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты гамәлгә куела.

Ел саен аны 300 кеше ала алачак. Бу хакта коррупциягә каршы экспертиза уза торган ТР Министрлар Кабинеты Карары проектында әйтелә.

Һәр грант күләме 1 млн сумга кадәр булачак. «Торак сертификаты ярдәмендә ипотекага торак сатып алганда беренчел взносны түләргә яки инде булган социаль яки коммерцияле ипотека кредитының бер өлешен капларга, шулай ук физик яки юридик затлардан торак сатып алганда түләргә мөмкин булачак. Билгеләп үтелгәнчә, грант торак урынның түләнмәгән өлешеннән артмаган күләмдә биреләчәк.

Сумманы республиканың дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә (мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, Урта һөнәри белем бирү оешмаларында) кимендә өч ел эшләгән Россия гражданы алырга мөмкин. Гариза биргән вакытта педагогның яше 50 яшьтән артмаска тиеш.

100әр грант балалар бакчаларында тәрбиячеләргә һәм фән укытучыларына, 50әр грант укытучыларга һәм производствода белем бирү осталарына һәм мәгариф оешмасы җитәкчесе урынбасарларына биреләчәк, алар шулай ук педагогик эшчәнлекләрен 0,5 ставкадан да ким булмаган күләмдә алып баралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading