16+

Үлемгә китергән ремонт: өч кешедән торган гаилә буяу парларын сулап үлгән

Коточкыч фаҗига Мәскәү астындагы Полуэктово авылында шәхси йортта килеп чыккан.

Коточкыч фаҗига Мәскәү астындагы Полуэктово авылында шәхси йортта килеп чыккан.

Өлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз, шулай ук аларның 15 яшьлек оныгы үле килеш табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе-буяу парлары белән агулану.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Баш Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча инде җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү ачыклаганча, өлкән яшьтәге гаилә парының һәм аларның оныкларының гәүдәләре 14 июльдә шәхси йортның подвалында табылган. Ачыкланганча, пенсионерлар бинаны гидроизоляцияләү буенча ремонт эшләре башкарган, ә оныклары аларга ярдәм иткән.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, һәлак булганнарның гәүдәләрен күршесе тапкан. Аларның үлеменең башлангыч сәбәбе дип ремонт вакытында кулланылган эретүче һәм буяу парлары белән агулануны атыйлар.

#бездәтүгел

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading