Узган төндә Татарстан территориясендә очкыч тибындагы пилотсыз очу аппараты (БПЛА) бәреп төшерелгән.
Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә. Министрлык мәгълүматларына караганда, узган төндә Россиянең төрле төбәкләре өстендә барлыгы 514 БПЛА юк ителгән.
Алар Белгород, Курск, Брянск, Воронеж, Орёл, Калуга, Липецк, Тамбов, Рязань, Түбән Новгород, Смоленск, Саратов, Самара, Ульяновск һәм Ростов өлкәләрендә, Краснодар краенда, Кырымда, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында, шулай ук Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә бәреп төшерелгән.
Министрлык хәбәрендә һәлак булучылар яки зыян күрүчеләр турында мәгълүмат китерелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар