16+

Васильевода бер балага хуҗасыз этләр ташланган. 9 яшьлек бала хастаханәдә

Бу хакта беренчеләрдән булып Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

Бу хакта беренчеләрдән булып Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

"Бүген "Яшьләр" автобус тукталышында, Васильево поселогына кергәндә, күзәтүчесез этләр төркеме 9 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Билгеле булганча, күп балалы гаилә 2025 елның февраленнән "Сәламәтлек" бакчачылык ширкәтендә яши. Балага муниципалитеттан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», - дигән ул.

Баланы ДРКБга китергәннәр, хәзер ул табиблар күзәтүе астында.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 238 маддәсенең 2 өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү), РФ ҖК 293 маддәсенең 2 өлеше (ваемсызлык) буенча җинаять эше кузгатылган. 

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. 

Җинаять эшен тикшерү барышында күзәтүчесез хайваннарны аулау хезмәте хезмәткәрләренең һәм муниципаль берәмлекнең вазыйфаи затларының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Хөкүмәт йортында узган киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Васильеводагы фаҗигане шәрехләүдән башлады. Миңнеханов хуҗасыз этләр белән эшне көчәйтергә боерды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading