16+

Владимир Путин дүрт татарстанлыны бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйган.

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйган.

Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгәннәр арасында дүрт татарстанлы бар.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов бүләкләнгән.

Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Россиянең халык артисты» исеме бирелгән.

«Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеменә Әлмәт районының Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов лаек булган.

ТР Транспорт министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын тоту һәм үстерү идарәсе директоры Эдуард Данилов «РФ атказанган төзүчесе»исеменә лаек булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading