16+

Хезмәт министрлыгы пенсия яшен арттыру турында нәрсә уйлый?

Россиядә югары кадрлар ихтыяҗы пенсия яше артуга сәбәп булмаячак. Бу хакта Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдергән.

Россиядә югары кадрлар ихтыяҗы пенсия яше артуга сәбәп булмаячак. Бу хакта Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдергән.

"Пенсия яшен яңадан карау буенча бернинди планнар да юк", – дигән ул "Эксперт" басмасына, кадрларга ихтыяҗ булу һәм гомер озынлыгы арту бу мәсьәләне яңадан актуаль итә аламы дигән сорауга җавап итеп. Котяков сүзләренчә, пенсия реформасы яңа гына тәмамлана.

Моннан тыш, яңа регионнарда күчеш чоры 2032 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хезмәт базары өчен бүгенге "мөмкинлекләр тәрәзәсе" дип министр 18-27 яшьлек егетләрне атый. Аның сүзләренә караганда, өлкән буын предприятиеләр өчен "кыйммәтле актив" булып тора. "Мин предприятиеләргә йөрим һәм өлкән хезмәткәрләр еш кына остазлар булып тора", – дип сөйләгән Котяков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading