Зәйдә ике көн дәвамында көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион ярышлар узды. Быел да ул яшьләр һәм өлкәннәр арасында үтте.
Скопировать ссылку
Зәйдә ике көн дәвамында көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион ярышлар узды. Быел да ул яшьләр һәм өлкәннәр арасында үтте.
"Давыдов-Арена" боз сараендагы ярышлар 3 келәмдә үтте. Ярышларны ачу тантанасында көрәшчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, ТР Көрәш федерациясе җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләп, уңышлар теләделәр.
Чирек гасырлык тарихы булган һәм күп кенә яшь көрәшчеләргә зур келәмгә юллама биргән турнир районда 27 нче тапкыр үткәрелә. Быелгысы Самара өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Башкортостан, Оренбург өлкәсе һәм Татарстанның 25 районы һәм шәһәреннән иң көчле 287 көрәшчене берләштерә.
Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Казанның «Зилант» командасы, икенче урынны келәм хуҗалары, өченче урынны Марий Эл көрәшчеләре яулады.
Комментарийлар