16+

Бәхетле финал - күпләрнең хыялындагы финал...

Могҗиза бар ул дөньяда! Нәкъ шушы сүзләр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Асылкош” музыкаль әкиятенең нигезендә ята. Яңа ел кәефе булмаган, могҗизага ышануын югалткан өлкәннәр һәм нәни дуслар өчен бу спектакль театрның тамашачылар өчен бүләге.

Бәхетле финал - күпләрнең хыялындагы финал...

Могҗиза бар ул дөньяда! Нәкъ шушы сүзләр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Асылкош” музыкаль әкиятенең нигезендә ята. Яңа ел кәефе булмаган, могҗизага ышануын югалткан өлкәннәр һәм нәни дуслар өчен бу спектакль театрның тамашачылар өчен бүләге.

“Асылкош” әсәре кешеләрне белемле, гадел һәм зирәк булырга өнди. Бу спектакль башка тамашалардан аерылмый дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Чөнки Тинчурин театры артистлары сәхнәдә әкият образларын гына тудырмады. Алар тамашачыны хореография һәм җыр-биюләр белән дә шаккаттырды. Спектакльдә татар әдәбиятенең классик образлары да гәүдәләнеш тапты. Ләкин без укып белә торган Шүрәле, Су анасы да бу тамашада икенче яктан ачыла.

“Асылкош” әкиятенең авторы Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин тамашачыларга җиткерергә теләгән фикере белән уртаклашты. 
- “Асылкош”ның нигезендә татар халык иҗаты ята. Әлеге тамаша  төрле әкиятләрдә булган образларны бер сәхнәдә берләштерергә мөмкинлек бирә. Шүрәле һәм Су анасы спектакльдә тискәре геройлар түгел. Без бу образларга явызлыкны яхшылык белән җиңергә кирәк, дигән фикерне салдык. Бер персонаж да гел яхшы яки яман булмый. Тормышыбыз да ак белән карадан гына тормый бит, - диде Рүзәл Мөхәммәтшин.

Спектакль тамашачы мәхәббәтен махсус реквизитлар куллану белән дә яулап алды. Тинчурин театры артистлары тамашаны батутта сикереп уздырдылар дисәм дә, ялгышмасмын. Актерларга образларны башкарудан кала, тагын бер “мәшәкать” өстәлде. Фәрһад Мөхәммәтҗанов спектакльдә Илбарс ролен башкарды. 
- Беренче көннәрдә батут булганга бик шатландык, бушка бит. Ләкин озак репетицияләрдән соң аяклар да авырта башлый. Күнеккәч, эшләр әйбәт китте. Яшь тамашачының игътибарын тотып калу өчен режиссер бездән тизлек таләп итте. Балалар өчен спектакльләрдә уйнаганда әкият һәм могҗизага ышану мөһим. Сәхнәгә чыккан яңа геройларга беренче тапкыр күргән шикелле карарга кирәк, - дип уртаклашты Фәрһад Мөхәммәтҗанов.

“Асылкош” әкиятендә тискәре образлар да игътибарга лаек. Алар аша автор дөреслек һәм хакыйкатьнең явызлыктан һәрвакыт өстен буласын ассызыклап үтә. Зөлфәт Закиров спектакльдә Аҗдаһа һәм Кара елан рольләрен уйнады. 
- Минем тәҗрибәдә төрле образлар бар. Бу тамашада уйнау үземә дә кызык булды, чөнки пластика һәм тавышны оста кулланырга таләп иткән рольләрне күптән башкарганым юк иде. Гомумән, актер һөнәре - ул күпкырлы. Режиссер безгә таләпләр куйган икән, без аларны башкарып чыгарга тиеш, - диде Зөлфәт Закиров.

“Асылкош” әкиятенең азагы - бәхетле, әмма тормышыбызда да бәхетле финаллар бар бит. Яңа ел алдыннан мондый сихри тамашага килү, кешеләргә могҗизага ышанычны кире кайтара алыр дип уйлыйм. Шуңа күрә спектакльне гаилә белән карау өчен тәкъдим итәм.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading