16+

Казанның иң яхшы ел укытучысы Яңа Савин районының 85нче мәктәбендә укыта

Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы билгеле булды. Әлеге исемгә Яңа Савин районының 85нче мәктәбенең химия укытучысы Наталья Смирнова лаек булды. Ул шәһәр бәйгесенең абсолют җиңүчесе дип табылды.

Казанның иң яхшы ел укытучысы Яңа Савин районының 85нче мәктәбендә укыта

Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы билгеле булды. Әлеге исемгә Яңа Савин районының 85нче мәктәбенең химия укытучысы Наталья Смирнова лаек булды. Ул шәһәр бәйгесенең абсолют җиңүчесе дип табылды.

Инде 20 елга якын әлеге күркәм бәйге иң яхшы укытучыларны барлый. Катнашучылар әйтүенчә, бу бәйге күптәннән ярыш форматыннан чыгып, һөнәри тәҗрибә уртаклашу, белем алу мәйданына әйләнгән. Узган атнада "иң-иң" 25 укытучыны Казан Ратушасында тантаналы рәвештә тәбрикләделәр.

Бүген без шәһәр бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Комиссиягә иң яхшылар арасыннан тагын да яхшыракларын сайлап алу җиңел булмады, - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бәйге өч этаптан торган. Беренче этапта - интернет-ресурсларны файдалану, икенче, өченче турларда ачык дәрес, методик семинар, ачык дискуссияләр үткәрүдә көч сынашкан мөгаллимнәр. Һәр укытучы үзенең тормыш девизы турында презентация белән дә чыгыш ясаган. Шәһәр башлыгы барлык укытучыларның да актив булуын ассызыклап китте. Казан мәгариф учрежденияләрендә эшләүчеләрнең саны 29 меңгә җитә, аларның 13 меңе - педагогия хезмәткәрләре.

Бу - илебезнең алтын фонды. Сез илдәге икътисади, сәяси вәзгыятькә, хезмәт хакына карамыйча, үз эшегезгә тугры булып каласыз. Сезнең кулга без иң кадерлеләребезне - балаларыбызны тапшырабыз, - дип Илсур Метшин килгән кунакларны җиңүләре белән тәбрикләде. - Арагызда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк. Сезнең җиңү ул - укучыларыгыз, - дип тә өстәде.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Казан ил шәһәрләре арасында олимпиадаларда җиңүләр саны буенча өченче урында тора.
Бәйгедә барлыгы тугыз номинация буенча бүләкләделәр. Быел бөтен гомерен балаларга, укыту эшенә багышлаган, ләкин инде лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәр өчен махсус номинация билгеләгәннәр иде. Елның иң яхшы "Ветеран-педагогы" исемен Вахитов районының 12нче мәктәбендә 42 ел буе биология фәнен укыткан Александра Полякова алды. Зал ветеран-укытучыны аягүрә алкышлады.

"Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе" номинациясендә Идел буе районының 131нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ксения Москалу җиңү яулады. Өстәмә белем бирү буенча иң яхшы педагог дип "Азино" балалар иҗаты үзәгеннән Татьяна Задонская табылды.

Жюри Яңа Савин районындагы 23нче мәктәптән Виктория Роженконы иң яхшы педагог-психолог дип атады. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" номинациясендә беренче урынны Гүзәл Галиуллина алды (Яңа Савин районының 9нчы мәктәбе).

Совет районының 141нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова, Яңа Савин районының 170нчы мәктәбеннән Эльвира Мингалиева, Мәскәү районының 75нче гимназиясенең музыка укытучысы Луиза Хаҗиәхмәтова һәм Авиатөзелеш районының 33нче мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Петрова "Казанның иң яхшы ел укытучысы" конкурсы лауреатлары булды. Мәскәү районының 2нче лицей-интернатыннан Рөстәм Бәхтиев "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" дип табылды.

Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы исемен алган Наталья Смирнова мәктәптә 11 елга якын укытучы булып эшли икән инде.

- Минем бөтен тормышым да укытучы һөнәренә багышланган, - дип елмайды ул. - Бу җиңү минем генә җиңүем түгел. Ә минем белән бергә эшләгән хезмәттәшләремнең, миңа ярдәм иткән кешеләрнең дә җиңүе. Әлегә җиңүемә ышанып бетә алмыйм. Иң яхшы укытучы булып табылсам да, мин барыбер балаларны, үз эшен яратучы шул ук гади педагог булып калам. Бу җиңү генә түгел, бик зур җаваплылык та. Бәйге дәвамында башка коллегелардан алган тәҗрибәмне алга таба үз эшемдә кулланырга уйлыйм, - диде ул.

Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading