Бүләкләрне «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов һәм «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов тапшырды. (Фото: magarif-uku.ru)
«Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесен укытучылар җылы кабул итте. Конкурсның беренче этабында 500гә якын кеше катнашса, финал өлешендә бары ун кеше генә сайлап алынды. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» бинасында котладылар, аларга «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык...
Скопировать ссылку

«Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесен укытучылар җылы кабул итте. Конкурсның беренче этабында 500гә якын кеше катнашса, финал өлешендә бары ун кеше генә сайлап алынды. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» бинасында котладылар, аларга «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тә үз теләкләрен җиткерде.
Бәйгедә беренче урын алган Кукмара районының Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Бәшәрова үз эшләрен җибәргәндә җиңүче буласын күз алдына да китермәгән.
- Рәмзия ханым, бәйгедә катнашу тарихыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
- «Мәгариф» журналының апрель санында минем «Авыл мәктәбе ничек яши?» дигән мәкаләм басылып чыкты. Ә май аенда журнал «Авыл укытучысы» бәйгесен игълан итте. Мин үземне бу бәйгедә катнашырга тиеш дип санадым. Журналга эссемны җибәрдем. Күпчелек әлеге эштә авыл мәктәбенең проблемаларын күрсәткән иде, ә мин, киресенчә, авыл мәктәбенең өстенлекләрен ачарга тырыштым.
Комментарийлар