Бу әсәрне бер тапкыр да карамаган, күрмәгән кеше берникадәр бәхетле, чөнки аның өчен Камал театрындагы премьера - “Әлдермештән Әлмәндәр” гениаль спектакль булачак.
Ә инде өч дистә ел тулы заллар белән барган, классикага әйләнгән “Әлдермештән Әлмәндәр”не хәтерләүчеләргә кыенрак булыр, шәт.
“Хәзер безгә Әлмәндәр, аның тормыш фәлсәфәсе җитми” “Әлдермештән Әлмәндәр” – драматург Туфан Миңнуллин белән режиссер Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе. Ул 1976 елда куелган. Мәрхүм Шәүкәт Биктимеровны искә алганда бүген дә аны төп образ – Әлмәндәр карт белән бәйлиләр. Әсәр буенча куелган спектакль өчен Туфан Миңнуллинга, режиссер Марсель Сәлимҗановка һәм артист Шәүкәт Биктимеровка 1979 елда Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән. Спектакль телеэкраннардан да төшмәде, шуңа күрә театрга барып карамаган халык та әсәрне белә. Билгеле, чагыштыру булачак.
Иң башта режиссер Илгиз Зәйниевкә рәхмәт әйтик. Әсәрнең сюжетына зыян килмәгән. Бар геройлар да үз урынында. Ә бит режиссер ни тели, шуны эшли ала. Зәйниев шулай ук классик спектакль куйган.
Әсәрнең нәкъ хәзер сәхнәгә кайтуы бик урынлы, чөнки Әлмәндәр карт буыны, аның кебек дөньяның, яшәүнең тәмен белүчеләрнең күпләре мәрхүм. Ул тулы бер чор кешеләре иде: яшәү оптимизмын сеңдергән, хезмәтне хөрмәтләүче тырыш кешеләр. Аларны язмыш ничек кенә сынамаган, бары сыгылмаганнар. Бүген дә кешелек алдында охшаш сынаулар. Тарихның начар гадәте бар шул. Ул кабатлана. Чыннан да, хәзер безгә Әлмәндәр, аның тормыш фәлсәфәсе җитми. Әлмәндәр картларны кайтарып булмый һәм булмаячак та. Әмма спектакль һәркемне үзенең үткән юлына борылып карарга, карашларны үзгәртергә булышыр, мөгаен.
Беркем дә Әлмәндәрне үзгәртергә әзер түгел Премьерага һәркем зур өмет һәм курку белән килгәндер. “Спектакль яхшы, әмма мин тагын бер тапкыр бармас идем. Беренче куелыш күңелдә нык уелып калган икән”, диючеләр булырга да мөмкин. Иҗат – субъектив, шуңа спектакль ошамады дисәләр дә, һәркемгә үз күзләр белән барып карарга киңәш итәм.
Әсәрнең сюжетын белгәч, актерларның уенына игътибар күбрәк иде. Тамашачы өчен иң зур сорау: “Рамил Төхвәтуллин Шәүкәт Биктимеров кебек булдыра алырмы?” – иде. Алдан ук әйтик, булдыра алмый һәм тиеш тә түгел. Шәүкәт Биктимеров тудырган Әлмәндәр образы – аныкы. Ә Рамил Төхвәтуллин исә, Әлмәндәргә башка төсмерләр өстәгән. Яңа Әлмәндәр юашрак, 91 яшьлек карт булуы да азрак сизелә. Әлмәндәр кайвакыт онытып егетләрчә йөреп тә китә. Рамил Төхвәтуллин Әлмәндәргә бар күңел җылысын салуы сизелә. Ясалма түгел, чын Әлмәндәр. Рамил Төхвәтуллинны төп рольдә күрү сөендерә, әлбәттә. Тамашачы да аны сагынган.
Ике куелышта да Әлмәндәрнең киемнәре бер-берсенә охшаш. Режиссер Илгиз Зәйниев сүзләренчә, беркем дә Әлмәндәрне үзгәртергә әзер түгел. Килешәм. Әлмәндәр хәзерге заман кешеләрен сурәтләсә, бу моңсу комедия булмас иде. Хәзерге заман геройлары, мөгаен, Өммия (Алсу Каюмова) белән Искәндәрдер (Олег Фазылҗанов). Дөрес, яңа куелышта алар да бераз үзгәргән. Искәндәр сузып-сузып сөйләшми, ләкин шундый ук сырхау. Ә Өммия шулай ук төрттереп кенә тора. Шунысы да кызык: Әлмәндәр карт өйләнергә уйлаган Хәмдебану ролендә Рамил Төхвәтуллинның хәләле Илсөя.
Интеллигент Әҗәл белән яңа Әҗәл Күңелдә бәхес тудырган образ – Әҗәл. Беренче куелышта аны – Равил Шәрәфиев, ә яңа куелышта Эмиль Талипов уйный. Әҗәл образлары бер-берсеннән аерылу костюмнарны күргәч үк аңлашыды. Беренче куелыштагы Әҗәл – Әлмәндәр янына кара смокинг киеп килгән, каты, коры сөйләшүче үлем юлчысы. Яңа куелышта Әҗәл бөтенләй башка. Киемендә үк алабайлыгы сизелә. Эт кебек улый, чиный. Кылана, шатлана. Беренче куелыштагы Әҗәлдән “тереле”ге белән аерылып торды. Әҗәл образында кешегә хас сыйфатлар да чыгылыш тапты. Гәрчә, Әҗәл – кеше түгел. Мәсәлән, Әҗәлнең чәчәкләр яратуы.
Беренче куелышта Әҗәл хәтта көлми. Авызын ачып: “Көлдердең син мине, Әлмәндәр”, – ди. Ә яңа куелышта Әҗәл эт кебек чыйный-чыйный мышный. Дөресен әйткәндә, Әҗәл-Шәрәфиев курку хисен уята, ә Әҗәл-Талипов куркытмый. Аның чын йөзе бик сирәк ачыла. Әҗәлнең ни өчен нәкъ шундый булуын режиссер Илгиз Зәйниев үзе аңлатып үтте. Укырга: Илгиз Зәйниев: “Иң авыры – Әҗәлне табу булды”. Туфан Миңнуллин да: “Үлем бар. Моны һәркем белә, беркем мәңгелек түгел. Ләкин ул аның кадәр куркыныч та түгел”, – дигән.
Әҗәлне һәркем үзенчә күз алдына китерә. Кемдер аннан курка, ә кемдер аннан көлә. Чынбарлыкта булмаган әйберне “дөрес түгел” уйнап булмый, шуңа Эмиль Талиповка сүз юк. Гомумән, Эмиль Талипов үз тырышлыгы белән даһи актерлар рәтенә кергәндер, мөгаен. Рольдә Эмиль Талипов булуы үзе брендка әйләнде. Биеклеккә менү җиңел, аны саклап калу кыен, шуңа Эмиль Талиповка сабырлык телим.
Әҗәл дога кыла аламы? Яңа куелышта тагын бер кызык детальгә игътибар иттем. Әҗәл бер бөҗәкнең үлгәнен күреп, аны чәчәк төбенә күмеп куя, дога кыла һәм исемлектән тагын бер җан иясен сызып куя. Билгеле, режиссер мондый алымны кызык өчен генә кулланмый. Әсәрнең шушы өлеше турында әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов белән дә фикер алыштык. Укырга: Әлфәт Закирҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» турында: “Сөенәм, минем куркуларым дөрес булмады”. Әлбәттә, җан иясенең бу дөньяда кем булып китүе мөһим. Минемчә, Әҗәлнең дога кылуы, үлем алдыннан хәтта Аллаһка ышанмаганнарның да кешегә буйсынмый торган көчкә ышануын искәртәдер.
“Әлдермештән Әлмәндәр”дә беренче куелышта Әҗәл ролен уйнаган Равил Шәрәфиевны күрү дә сөендерде. Яңа спектакльдә ул – Газраил. Карьера баскычы буенча үскән булып чыга. Дөрес, Равил абый сәхнәдә күренми, бары видеоязмаларда гына. Видео буенча режиссерларның эше шунда чагылды.
“Әлдермештән Әлмәндәр”нең сәхнәгә кайтуы сөендерә. Яхшы, мәгънәле әсәрләр сәхнәдә булырга тиеш. Әлмәндәр картның үз кыйбласы булган. Ә безнең кыйбла бармы? Һәм мондый әсәрләр булырмы?..
Комментарийлар