16+

“Берәр кеше Илһам абый турында начар сөйли икән, сугышу дәрәҗәсенә җитәм”

Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 7 ел, ә кичә 15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 93 ел тулды.

“Берәр кеше Илһам абый турында начар сөйли икән, сугышу дәрәҗәсенә җитәм”

Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 7 ел, ә кичә 15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 93 ел тулды.

Шул уңайдан, олуг шәхесләрнең  сәхнәдәшләре Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гомер буе хезмәт куйган олуг җырчылар – моң ияләренең рухларына дога кылып, каберләренә чәчәкләр салды.
Кояшлы, җилсез көн. Әйтерсең, табигать тә бүген аларны искә ала. Халкыбызның олуг җырчысы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында арабыздан китте. Илһам аганың хезмәт юлы Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе белән тыгыз бәйле.

- 7 ел элек Илһам абый Шакировны соңгы юлга озатырга барыбыз да шушында җыелган идек. Аның тормышы кебек үк һава торышы да безгә үзенең кырыс шартларын күрсәтте. Хәтерләсәгез, өч көн буран дулады, хәтта самолётлар да очмый торды. Илһам абыйның тормышы да стихиягщ тиң булды. Әллә инде Илһам абыйның язмышы халык язмышына охшаган булганга күрәме, тамашачы аны үз итте, олылады. Илһам Шакиров - татарны берләштереп торучы исем, образга әверелде. Аллаһка шөкер, аның үзеннән соң калдырган мирасы яши. Безнең арада да аның исемен йөртүче премия лауреатлары бар. Тагын бер моңлы сандугачыбыз Әлфия апа Авзалованың да каберенә барып дога кылабыз. Иң мөһиме - догаларыбыз кабул булсын, – диде филармония җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, узган елны Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексы янында скверга Илһам Шакиров исеме бирелде. Әлегә күренекле җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан Илһам Шакировның һәйкәле ясала.
Илһам Шакиров премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов тә бөек җырчы турында истәлекләре белән уртаклашты. 

– Мин бөтен өлкән буын артистларын яратам. Әмма алар арасында чын мәгънәдә кумир дип Илһам Шакировны атыйм. Мактанып әйтмим, ләкин аның репертуарыннан бөтен җырларны да беләм. Әле дә хәтерлим, Илһам Шакиров төркеме белән гастрольләрдән кайткач, Казанда концерт куя иде. Мин Илһам абыйның концертын бер дә калдырмадым. Ул “Кыйдаш” дигән җыр башкара иде. Шул  җырдан соң, чәчәк бүләк итәргә сәхнәгә мендем. Илһам абый: “Кыйдаш килгән”, – дип әйтеп куя иде. Туганы булмасам да, араларыбыз якын булды. Аны бик хөрмәт итәм. Әгәр берәр кеше Илһам абый турында начар сөйли икән, сугышу дәрәҗәсенә җитәм. “Син аның кебек булып, аның кебек яшәп кара”, – дим. Кайвакыт кешеләр дөреслекне белмичә дә, сүз куерта. Бервакыт опера театрында шундый хәл булды. Илһам абыйның тавышы өзелде. Концертны күчерергә туры килгән. Илһам абыйны бер  түрә чакырып: “Эчкәнсең, шуңа концертны күчергәнсең”, – дип сүккән. Илһам абый: “Гафу итегез, әмма эчмәдем, тавышым өзелде”, – дигән. Бу хәлдән соң ул концертны мондый сүзләрдән башлады: “Дөнья булгач, төрле хәл була. Кеше бара, кеше егылып үлә. Авыру бер хәл, авыру үтә торган хәл. Менә без терелдек, сезнең белән кабат очраштык, кабат җырлашырбыз, кабат куанышырбыз”, – диде. Бу сүзләрне әле дә хәтерлим. Мин Илһам абыйны вафатына кадәр күреп кала алдым. Кыям абыйсының уллары белән бергә аның янында утырып, истәлекләрне барладык. Илһам абый нинди генә хәлдә булса да, абыйсының улларын кая гына алып бармаган, яратып, хөрмәт итеп яшәгән, - дип уртаклашты Әсхәт абый Хисмәтов. 

Бөек шәхесләрне хөрмәтләп торучы оешмалар булганда, күңел тыныч әле. Яңа татар бистәсе зиратына баргач, күп кенә олуг шәхесләрнең каберләренә күзем төште. Матбугат кырында бөтенләй яңгырамый торган исемнәр дә бар. Уйландырды...


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading