16+

«БикаФест» фестивале яшь йолдызларны туплады

«Бикафест» фестивале үз ишекләрен 2001 елда ачты, ул «Сәләт»берләшмәсенең якын дусты, фикердәше һәм автор -башкаручы Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан уздырылды.

«БикаФест» фестивале яшь йолдызларны туплады

«Бикафест» фестивале үз ишекләрен 2001 елда ачты, ул «Сәләт»берләшмәсенең якын дусты, фикердәше һәм автор -башкаручы Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан уздырылды.

21 - 23 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасы иҗат үзәгенә әверелде, чөнки биредә музыка һәм нәфис сүз сәнгате белән янып яшәүче, зур сәхнәдә мәртәбәле жюри әгъзалары алдында чыгыш ясарга теләүче, талантлы яшьләр өчен «БикаФест» фестивале 24 нче тапкыр оештырылды.  

Беренче тапкыр «Бикафест» фестивале үз ишекләрен 2001 елда ачты, ул «Сәләт»берләшмәсенең якын дусты, фикердәше һәм автор -башкаручы Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан уздырылды.

Фестиваль ел саен 12-25 яшьлек аерым чыгыш ясаучыларны һәм иҗади коллективны җыя. Алар биредә ике юнәлештә катнаша ала: 
Музыкаль юнәлеш: 
    автор җырын иң оста башкаручы; 
    иң оста коллектив-башкаручы;
    татар халык җырын иң оста;
    татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы; 
    эстрада җырын иң оста башкаручы. 

Әдәби юнәлеш: 
    үз әсәрен иң оста укучы;
    башка автор әсәрен иң оста укучы.

Бер ай эчендә фестивальнең оештыру комитеты Татарстанның төрле районнарыннан 200 дән артык гариза кабул итте. Аларны җибәргән катнашучыларның 120 се казыйлар каршында үз сәләтләрен күрсәтте. Катнашучылар географиясе киң: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Саба, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Питрәч, Актаныш, Норлат, Мамадыш, Теләче, Лениногорск һәм башка Татарстан Республикасы районнары. 
Музыка юнәлешендә катнашучыларга Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе, 80 артык җырлар авторы, композитор, җырчы, Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр музыка һәм-шигърият фестиваленең Гран-при иясе, Сәләт активисты, музыка юнәлеше буенча казыйлар шурасы рәисе – Ләйсән Арсентьева;  җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Сәләтнең дусты – Илүсә Хуҗина;  музыка белгече, педагог, пианистка, «САФ» балалар беренче интернет-радиосы кысаларында уздырылган «САФ музыка» проектларының җитәкчесе, әйдаман –  Чулпан Яркәева; җырчы, «Ямьле» төркеменең солисткасы, Татарстанның атказанган артисты, Сәләтнең дусты – Альбина Казыханова; «Станция Мир» фестиваленә нигез салучы, видео-, кино- һәм музыкаль проектлар продюсеры, Сәләт активисты – Алмаз Сәмигуллин; җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты – Марина Карпова бәя бирде. 
Әдәби юнәлешнең казыйлары составына танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге Республика, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Сәләтнең дусты, әдәби юнәлеш буенча казыйлар шурасы рәисе  –  Рәмис Аймәт; шагыйрь, журналист, тәрҗемәче,   Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, «Тантана» премиясе лауреаты, BELLA Халыкара премиясе лауреаты, Сәләт активисты –  Йолдыз Миңнуллина; шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, шигърият өлкәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистика өлкәсендә Флорид Агзамов премия лауреаты, «Таян Аллага» әдәби конкурсының Гран-при иясе, «Йолдызлар шулай куша», «Акча иленә сәяхәт», «Тәмлетамак» китаплары авторы, Сәләт активисты – Алинә Бикмуллина; «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы җиңүчесе, Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты, «Иделем Акчарлагы» яшь язучылар  конкурсының «Поэзия» номинациясендә Гран-при иясе, Сәләтнең дусты  – Ләйлә Фаяз; шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе,  BELLA Халыкара премиясе лауреаты, «Рухи байлык» медале иясе, Сәләтнең дусты – Луиза Янсуар; Г. Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры артисты, режиссер – Булат Гатауллин керде.

Фестиваль катнашучылары төрле остаханәләрдә катнашу мөмкинлегенә дә ия булды. Вокал, традицион уен коралларында башкару осталыгы, шәхси бренд төшенчәсе, артистның имиджы, импровизация, заманча татар җырларына сүзләр язу, актерлык осталыгы буенча остаханәләр үтте.

Сайлап алу турыннан үткәннәр Гала-концертта чыгыш ясады. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар һәм төп бүләк – Гран-при ияләре билгеләнде. Музыка юнәлешендә Гран-прига –  Сәет Галиуллин, әдәби юнәлештә Аслан Миргаязов ия булды. 
«Мин БикаФестта беренче тапкыр катнашам. Шундый зур дәрәҗәгә лаек булуымны аңлагач, әлбәттә, мин бик шатландым, хәтта беренче мизгелләрдә моңа ышана да алмадым. Фестивальдә катнашып, җиңү яулау – шәп нәтиҗә минем өчен. «БикаФест» катнашучыларына мин кыюлык, сабырлык телим, һәрвакыт үз-үзегез булып калыгыз, рәхмәт!» - дип хис-кичерешләре белән бүлеште Гран-при иясе Аслан Миргаязов.

Барлык җиңүчеләргә дә «БикаФест» фестиваленең партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр  һәм дипломнар тапшырылды. Шулай ук Г. Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрыннан әдәби юнәлеш буенча  махсус бүләкләр «Нур» коллективы (Азалия Гарипова, Кәрим Мөхәммәтҗанов) һәм Зәринә Латыповага тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading