Роза Сәхәветдинова вафат. «Чияле тау», «Үзең бүләк», «Үтте дә китте яшьлегем», «Һәр көнне керәсең төшемә», «Танго» һәм башка хитлар – барысы Роза Сәхәветдинова иҗаты.
Күршеләребез Башкортстан якларыннан кайгылы хәбәр алдык. Офыкта балкыган тагын бер зур кояшыбыз сүнде. Башкорстанның халык артисты, СССРның композиторлар берлеге әгъзасы Роза Сәхәветдинова вафат. «Чияле тау», «Үзең бүләк», «Үтте дә китте яшьлегем», «Һәр көнне керәсең төшемә», «Танго» һәм башка хитлар – барысы Роза Сәхәветдинова иҗаты.
Роза Хәйдәр кызы Сәхәветдинова 1937 елдың 25 июнендә Таджикстан ССРның Сталинабад (Дүшәмбе) каласында туган. Аның җырлары Фәрит Бикбулатов, Нәзифә Кадыйрова, Флүрә Килдеярова, Тәнзилә Үзәнбаева кебек билгеле Башкортстан җырчылары башкаруында яңгырый. Татарстанда да Роза Сәхәветдинова җырларын яратып башкаралар. Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бигичев та Роза апаның иҗатына битараф булмаган.
Роза Сәхәветдинованың вафаты турында хәбәрне социаль челтәргә популяр җырчы Алмаз Мирзаянов урнаштырды. Без дә аның белән хәбәргә чыктык.
– Роза апа белән күрешеп, аралашып кала алмадым, шунысы кызганыч. Аның иҗатын тыңлап үстек, бу көннәргә кадәр таныш булмавыбыз өчен оят. Роза Сәхәветдинованы Сара Садыйкованы кебек үк зурлап сөйләү юк шул, чөнки күбрәк башкорт җырчылары өчен иҗат иткән. Гәрчә, татар җырчылары да аның иҗатына еш мөрәҗәгать итеп торса да. Роза Сәхәветдинова иҗаты белән “Музыкаль Сабантуй” тапшыруында таныштым. Анда без Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар белән бергә катнашкан идек. Бер турда аларның репертуарыннан җыр башкарырга кирәк булды. Без “Һәркөнне керәсең төшемә” җырын сайладык. Бу җыр күңелебезгә хуш килде, Җәвит абый да: “Җырлагыз”, – дип хуплап алды. Шуннан соң җырга хокуклар буенча белешә башладым. Менә шулай Роза Сәхәветдинова иҗаты белән таныштым. Җырның сүзләре авторы – мәрхүм Радик Нуретдин. Аның улы белән хәбәргә чыгып, рөхсәт алдым. Ә Роза апа турында сораша башлагач, иҗатташ дуслар аның кызы белән элемтәгә керергә киңәш итте. “Әнием китә бит, хәле авыр”, – дип әйтте Индира ханым. “Әнинең иҗатына 70 еллык юбилей кичәсе оештырабыз. Исән чагында үткәреп каласыбыз килә, чыгыш ясый аласызмы?” – диде. Кызыбызга бер ай гына булса да, ризалаштык. Уфага барып чыгыш ясадык. Татарстаннан бердәнбер чакырулы артистлар идек. Олпат шәхесләр, Роза апа белән бергә эшләгән иҗат иткән кешеләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясау – зур дәрәҗә. Хәмдүнә апаның “Танго”, “Чияле тау”ын да Роза апа язган икән. Искиткеч матурлыктагы җырлар иҗат иткән... Роза апаның иҗатын таныту, саклау – безнең бурычыбыз. Рухы шат, урыннары оҗмахта булсын, – ди Алмаз Мирзаянов.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер Илгиз Әбдрәкыйпов танылган композиторны соңгы юлга озатырга барган.
– Мин Роза апа белән, кызганыч, таныш түгел идем... Ә кызы Индира белән без күптән таныш. 2016 елда тормыш иптәшем Вәсилә (Фәттахова) язмышы өчен көрәште ул. Аны дәвалау, коткару өчен бик тырышты. Без һәркөн элемтәдә тордык. Ул Мәскәү, Екатеринбург галимнәре белән хәбәргә чыгып, консультацияләр алып барды. Тырыштык, әмма булмады... 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә (Фәттахова) арабыздан китте. Шушы кайгылы көннәрдә танышып, Индира Венер кызы белән элемтәләрне өзмәдек. Миңа гозере булгач та, әлбәттә, каршы килә алмадым. Быел 8 ноябрь Башкорт дәүләт филармониясендә Роза апаның 70 еллык иҗатына багышланган юбилей концертын үткәрдек. Концерта Нәзифа Кадыйрова, Илһам Вәлиев, Гөлсем Бикбулатова, Азамат Гафаров, Миңзифа Искужина, Артур Туктагулов, Светлана Хакимова, Азамат Тимеров һәм Казаннан Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновлар катнашты. Бик эчтәлекле, шәп концерт үтте.
Кичә Казаннан кайткач Индира Венер кызына больницага кереп чыккан идем. “Әни шундый авыр хәлдә”, – дип әйткән иде. Сөйләшеп утырдык. Ә кичен сәгать 8ләр тирәсендә “Әнием өзелде”, – дип шалтыратты. Хәбәрне алгач ук, җыенып чыгып киттем. Бүген аны соңгы юлга озаттык. Роза апаның урыннары оҗмахта булсын, – дип уртаклашты Илгиз Әбдрәкыйпов.
Роза Хәйдар кызы Сәхәветдинова Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Бәшир авылында җирләделәр. Анда аның әтисе белән әнисе җирләнгән. Роза Сәхәветдинованың якыннарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмахта булсын!


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Краны ожмах турлэрендэ булсын
0
0
1
0
Башка газеталар язмады рэтлэп рэхмэт редакциягэ
0
0
3
0
Урыннары жэннэттэ булсын!Талантлы шэхесебезне югалттык!!Жырлары мэнгелек!!
0
0