20-26 август Казанда Яңа дулкын (Новая волна) халыкара яшь башкаручылар бәйгесе узачак. Катнашучылар инде башкалабызга килде, Казан урамында урнаштырылачак истәлекле барельеф ясарга да өлгерде.
Быел фестивальдән нәрсә көтәргә?
Узган ел Казанда яңа дулкын фестиваленең ачылу тантанасын 17 миллионнан күбрәк телевизор караучы күзәткән. Фестиваль быел да Казанга кайтты. Һәр көн рус эстрадасының танылган йолдызлары чыгыш ясаячак. Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Валерий Леонтьев һәм башкалар. Фестивальне уздыру турында карарны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Казан Мэры Илсур Метшин: «Мондый фестивальләр 2030 елга кадәр туристлар агымын 7 миллион кешегә кадәр җиткерү стратегиясенең бер өлеше», — ди. Ә оештыручылар исә, кунакчыл Казанга кайтырга риза гына.
— Казаннан киткән төсле дә түгел. Һава торышы да яхшы, шәһәр дә безне бик теләп каршы ала. Быел оештыру ягыннан оперативлык көчле. Татарстан хакимияте дә һәрьяклап ярдәм итә. Бер ел эчендә инфраструктурага кагылышлы үзгәрешләр күп. Кунакханәләргә ремонтлар ясалган, барысы да яңа, чиста. Казанга кайтуыбыз очраклы түгел, — ди бәйгенең директоры Александр Румянцев.
Александр Румянцев Шәһәр әзерме?
Казан Халыкара дәрәҗәдәге музыкаль фестивальгә ныклап әзерләнгән. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сүзләренчә, быел фестивальгә килергә теләүчеләр саны арткан.
— Кунакханәләрне әзерләүгә җаваплы карадык. Быел Казан берничә халыкара дәрәҗәдәге чараны кабул итте, шуңа күрә без әзер инде. Катнашучылар, эстрада йолдызлары, техник хезмәткәрләрне генә түгел, туристларны да көтәбез. Урын җитәрлек, — диде ул.
«Яңа дулкын» фестивале узган көннәрдә Казан урамнарында вакытлыча чикләүләр дә булырга мөмкин. Бу Чистай, Ямашев, Адоратский, Фатыйх Әмирхан һәм башка урамнарга кагыла.
«Яңа дулкын»: 5 ил һәм 12 катнашучы
Яңа дулкын яшь башкаручылар бәйгесенең финалына исә, быел 12 катнашучы чыкты. Алар Армения, Казахстан, Белоруссия, Грузия һәм Россиядән. Финалистлар Казан урамын бизәп торучы истәлекле барельеф та ясады. Бу 2010 елдан башкарыла торган гореф-гадәт. Һәркем үзенчәлекле символлар сурәтләде. Әйтик, Армениядән Флора Бичахчян үзенең беренче автографын калдырды, Лист исеме астында чыгыш ясаучы егет — яфрак ясады, ә Казахстаннан Амре туган ягының символларын калдырды. Сүз уңаеннан, быел финалистлар арасында Казан егете Игнат Изотов та бар.
Флора Бахчачян ясаган сын — «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашу — күптәнге хыялым. Үземнең туган шәһәремдә чыгыш ясау аеруча җаваплы. Барельефка мин татар милли ашларын сурәтләргә булдым. Өчпочмак белән бер чынаяк чәй ясадым, — дип сөйләде ул.
Игнат Изотов белән Амре Бәяләр кыйссасы: ничә сум?
Музыкаль фестиваль халыкта зур кызыксыну уята. Әйтик, «Яңа дулкын» фестиваленең рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча фестивальнең беренче көненә билет бәясе 50 мең сумнан башлана. Билетларны алу өчен аларга алдан заказ бирергә кирәк. Фестивальнең ачылу тантанасы 20 август, Ак барс арена каршында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар