16+

Иң яшенә 9, ә иң өлкәненә – 86 яшь!

18 марта 2025, 13:10
199
0
0
Уку өчен 4 минут

“Пирамида” залында “Халык җәүһәрләре” халыкара милли-мәдәни фестиваль-конкурсының гала-концерты гөрләп узды.

Иң яшенә 9, ә иң өлкәненә – 86 яшь!

“Пирамида” залында “Халык җәүһәрләре” халыкара милли-мәдәни фестиваль-конкурсының гала-концерты гөрләп узды.

300 гариза арасында 28 җиңүче иҗат җимешен зур сәхнәдә күрсәтте. Лауреатлар арасында Кытай, Төркия, Казахстан, Азербайҗан, Үзбәкстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән артистлар чыгыш ясады. Иң яшенә 9, ә иң өлкәненә – 86 яшь!

Фестивальдә “халыкчан башкару”, “эстрада җыры”, “инструменталь башкару”, “академик вокал”, “хореография”, “ансамбль” номинацияләрендә җиңү яулаучы бәйгеләр беренче дәрәҗә лауреат дипломы һәм акчалата  премия белән бүләкләнде.

Чын татар моңын, тамырларыбызны “Халык җәүһәрләре” проектында күрергә була. Тамашачы сокланып, халкының сәләтле ул-кызларына кул чабып утырды. Һәркемдә һичшиксез “нинди генә талантлар юк бездә, нинди бай халык без” дигән фикер тугандыр. Элеккеге җырларыбызны матур итеп, буыннан-буынга тапшыручы төп чыганак – ул чыннан да халык җәүһәрләре.

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттахов соңгы елларда халык күңеле чын, саф, халыкчан татар моңына сусый башлавы турында әйтте. ““Халык җәүһәрләре” идеясен тормыш үзе тәкъдим итте. Татар – җырын саклый, ә җыр – татарның үзен саклый!” – ди ул.

“Безнең милли мәдәниятебез җәүһәргә тиң, аны халыкка таныту, киләчәк буынга тапшыру – безнең иң изге бурычларыбызның берсе булып тора. Проект озын-озак еллар яшәп килсен!” – дип үз теләкләрен җиткерде Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкара телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова.

Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылы “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин да бу сүзләргә кушыла: “Төрле фестивальләрдә катнашып, Казанга елына берничә мәртәбә килгәнебез бар, тик бүгенге килүебез үзенчәлекле. Халыкара фестивальдә лауреат булуыбыз безнең өчен зур горурлык. Халкыбызның мәдәниятен саклыйсыбыз, балаларыбызга, оныкларыбызга, киләсе буыннарга тапшырасыбыз килә. Бу – безнең максат.”

Сәхнәгә чыгып, үз иҗаты белән тамашачыны сөендергән һәр артистның үз тарихы бар һәм алар һәркайсы игътибарга лаек. Очучы Әхтәм Җамалиевны гына алыйк. “Ул заманда очучы – романтик профессияләрнең берсе иде”- ди ул. Тәртип радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева аның турында “Очучының күктәге күңел халәтен җыр белән аңлата алуы – чыннан да җәүһәр” – ди. Зөһрә Шәрифуллина белән әңгәмәбездә дә Әхтәм Җамалиев җырлавын сөйләштек, фестивальнең никадәр кирәкле булуы турында фикер алыштык. “Сокланып утырам, карагыз сез – очучы җырлады. Ничек матур җырлады бит ул. Нинди талант! Ул бит профессиональ дәрәҗәдә җырлады. Безнең профессионалларның күбесе белән ярыша ала. Шундыйларны күреп сокланып утырам. Кайвакыт “Эх, ник болар җырчы булмады икән?” дип күңел кузгалып та куя. Ләкин бөтен кеше дә җырчы булып бетә алмый шул... Аларның күңелләрендәге булган хыяллары менә бүген тормышка ашты, киләчәктә дә ашыр дип уйлыйм”- ди Зөһрә Шәрифуллина.

Күп җирләргә сибелеп яшәүче татар халкы кая гына булса да, барыбыз да бөек татар милләтен тәшкил итә. Барыбызны да уртак җыр-моң берләштерә. Ә халыкчан татар моңы - халыкның үзендә икән. “Халык җәүһәрләре” моны исбатлады.

Гомер буе татар җырларын тыңлап үскән Баку шәһәреннән килгән Фәрхәд Әлекбәров тамашачыларга “Китмә, сандугач” җырын бүлә итте. Төркиянең Истанбул шәһәрендә гомер итүче Гөлтән Ураллы видеоязма аша милләттәшләренә кайнар сәламнәрен җиткереп, “Туган авыл” җырын башкарды. “Читтә яшәүче татарлар өчен җырлар беренче баскычта тора, без алар аша ватан хәсрәте, мәхәббәт – барысын да буыннар аркылы йөрәгебездә тотабыз” – ди ул.

Сәхнәдә һәртөрле профессия кешесе: мал табибы, очучы, укытучы, мәдәни хезмәткәр һәм башкалар. Барысын да татар моңы берләштерә. “Килеп керүгә үк матур итеп каршы алдылар. Яшьлек елларыбыз искә төште: үзләре бии, җырлый, гармунда уйный! Залга узганчы ук кәеф күтәрелеп керде. Менә шушындый җәүһәрләребез телебезне дә, динебезне дә, моңыбызны да саклыйлар. Ә тел, дин, моң сакланганда татар халкы, татар милләте әлбәттә сакланачак!” – дип Зөһрә Шәрифуллина аларга олы рәхмәтләрен белдерде.

Зур сәхнәгә профессиональ җырчы булып менә алмасалар да, иҗат һәрвакыт алар белән янәшә. Проект чын мәгънәсендә сокланырлык сәләтләре булган халык җәүһәрләрен бер сәхнәгә җыеп, үзләрен күрсәтү һәм таныту мөмкинлеге бирде.

Фестивальдә алты чит ил һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән милләттәшләребезнең катнашкан. Татарстаннан иң күп гариза юллаучы район – Саба. Түбән Кама шәһәреннән булган Нур Мусин – иң өлкән катнашучы. Аңа 86 яшь. “Пирамида” сәхнәсеннән халык тулы залга өздереп “Өммегөлсем”не җырлады, әле биеде дә! Ничә яшь булуына карамастан дәрте һәм көче ташып торган Нур Мусин һәркемне сокландыргандыр.

“Мин үзем жюри составында, шулкадәр күп гаризалар килде. Шундый тәкъдим белән чыгасым килә: бәлки ике концерт итеп ясаргадыр? Бер генә теләк бар, залдагы тамашачылар да минем белән килешер: озын гомерле, дәвамлы проект булсын иде!” – дип үз теләкләрен җиткерде Зөһрә Шәрифуллина.

Фестиваль бөтендөнья буйлап сибелгән татарларны бердәм һәм көчле милләт итеп берләштереп, татар дөньясын җыр, моң белән тоташтыруда олы мирасыбызны саклап калу һәм үстерүдә мөһим роль уйнар. Киләчәктә дә татар телебезне, милләтебезне саклап, горур халык булып яшәргә насыйп булсын.


ТаңЧулпан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading