Александр Сладковский: «Оркестрыбызның нигезе булган музыкантыбызны югалттык».
Скопировать ссылку
Александр Сладковский: «Оркестрыбызның нигезе булган музыкантыбызны югалттык».
Юбилей концерты узачак
1 октябрь Сәйдәшев исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфония оркестрының 60 еллык юбилеена багышланган концерт узачак. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә бу концерт һәм оркестрның эшчәнлеге турында тулырак сөйләде.
“Бик матур дата, оркестрыбыз да матур тарихлы. Безнең музыкантларыбыз да үзләренең эшчәнлеге белән махсус миссия башкарганын аңлый. Бу миссия кешеләргә музыка ярдәмендә бәхет өләшүдән гыйбарәт. Юбилей концертыбызда нигез салучыларны искә алачакбыз, шулай ук яшь музыкантларыбызны да тамашачыга тәкъдим итәчәкбез. Без республикабызның музыка тормышының яңа тарихын күрсәтәчәкбез”, - дип сөйләде дирижер.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Альбина Шәһимуратова да бу концертка чакырылган. “Альбина Европа һәм дөнья күләмендә танылган мастерлар белән бергә эшләгән мастер. Без дуслар, һәм мин дуслыгыбыз белән горурланам. Ул – татар халкының горур кызы”, - диде Сладковский.
Комментарийлар