16+

“Кабатланмас моңнар” кабатлана

Әгәр “Тәртип” радиосы булмаса, без татарларның тормышы. көнкүреше шактый җырсыз-моңсыз, динсез-денсез, гамьсез-уйсыз, җыеп кына әйткәндә, шактый ямьсез булыр иде.

“Кабатланмас моңнар” кабатлана

Әгәр “Тәртип” радиосы булмаса, без татарларның тормышы. көнкүреше шактый җырсыз-моңсыз, динсез-денсез, гамьсез-уйсыз, җыеп кына әйткәндә, шактый ямьсез булыр иде.

“Тәртип” радиосының берсеннән-берсе  мәгънәлерәк, саллырак тирән фикерле тапшыруларын тыңлаган саен шулай уйлап куям.  Минем белән килешүчеләр шактый дип беләм, “Тәртип” тамашачыларының  көннән-көн артуы да шул турыда сөйли.  

Үзләрен тамашачы яратканын “Тәртип” үзе дә яхшы  аңлый һәм тугры тамашачысының күңеленә юл табу  җаен да  белә,  бу юлның яңаларын да эзли.  3 ноябрь көнне “Чулпан” Мәдәният үзәгендә  булачак “Кабатланмас моңнар” концерты да шуның матур мисалы.  

Концертта тамашачы мөкиббән киткән өлкән артистлар белән бер сәхнәдә  урта буын җырчылар да, яшьләр дә булачак. Махсус кунак Габделфәт Сафинның килүен дә көтәләр. Алар барысы да халкыбызның борынгы көйләрен башкарып,  тамашачы күңелен сафландырыр дип өметләнәләр оештыручылар. Әнә Фердинанд Сәлахов моңлы күп бормалы “Уел”ны сузып та күрсәтте. Бу хакта сөйләшергә җыелган матбугат конференциясендә “Тәртип” радиосының  җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева  Үткән белән көткәнне тоташтыручы дип, чараның  максатларын бик дөрес билгеләде.

Әйе,  нәкъ менә буыннар бәйләнеше өзелгән, аны ялгарга тырышкан заманда яшибез шул. Югалтканны табу  җиңел түгел, нык эзләргә туры килә. Булмый инде дип кул кушырып утырмаучы “Тәртип”кә хөрмәтем һәм рәхмәтем. Мондый концертларны алар елына берничә тапкыр уздырып, тамашачыны сөендерәләр. Балалары олыгайган әти-әниләренә билет бүләк итеп,  дистә елларны чигереп  бер генә кичкә  булса да , яшьлекләренә кайтаралар. Әйбәт бит. Ничек кенә әле. Хәер, “Тәртип”нең бар гамәле дә игелекле. Әле менә күптән түгел генә башланган яңа сезоннарына да зур планнар әзерләп куйганнар. 20 гә якын  инде яратырга өлгергән тапшыруын тыңлаячак тамашачы.  

Алар янына яңалары да өстәләчәк.Энҗе Шәйхетдинова алып бара торган “Чакырылган кунак”  сүзләрен эфирдан н ишетеп кенә түгел, газетадан да укырга мөмкин булачак. Тавышы ук  йөрәкләргә шифа булып ятучы Фоат ага Галимуллинның “Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә!! “дигән тапшыруы күпләргә сөйләмен төзәтергә булышыр. “Тәртипле иртә”нең дә һәр көннең  үз темасы булачак. Дүшәмбе матбугатка,  сишәмбе авыл хуҗалыгына, чәршәмбе мәгарифкә, татар теленә, пәнҗешәмбе театр сәнгатенә, җомга, билгеле инде, дин һәм сәламәтлеккә багышланачак. 

 3 ноябрьдә булачак концертка кабат әйләнеп кайтсак,  исеме танылган композитор һәм шагыйрә Наилә Яхина 10 ел буе “Тәртип” радиосында алып барган тапшырулар  шулай аталган. Күптән түгел генә бу тапшырулар китап булып та дөнья күрде Республика милли китапханәсендә тәкъдим дә дә ителде. Китапны сатып алып, өйгә алып кайтып ,җайлап утырып, кулга тотып укып булмавы бик кызганыч. Китапханәдә генә танышырга мөмкин аның белән.”Таныш моңнар” концертына әле күптән түгел генә юбилеен уздырган талантлы милләттәшебез Наилә Яхина да чакырулы.  Килсә, әйбәт булыр иде. Бу соңгы җөмлә катнашучыларның барысына да. Чөнки тамашачы нәкъ менә аларны тыңлар, күрер, алкышлап хозурланыр өчен киләчәк бу кичәгә. “Кабатланмас моңнар” кабатлансын, “Тәртип” тә бер дә  тынмасын,  гел туган телебездә сөйләп торсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading