16+

Мәдәният өлкәсендә ел нәтиҗәләре: әдәби геройлар – халыкка, ә яшьләр – авылга

2025 ел мәдәни чараларга бай булды. Камал театрының яңа бинасы ачылу, тинчуринлыларның Камал театрына күченүе, ике театрда да җитәкчелек алышыну, Камал театрында “Алтын битлек” премиясен тапшыру һәм башкалар.

Мәдәният өлкәсендә ел нәтиҗәләре: әдәби геройлар – халыкка, ә яшьләр – авылга

2025 ел мәдәни чараларга бай булды. Камал театрының яңа бинасы ачылу, тинчуринлыларның Камал театрына күченүе, ике театрда да җитәкчелек алышыну, Камал театрында “Алтын битлек” премиясен тапшыру һәм башкалар.

Ел ахырына якынлаша, димәк, нәтиҗәләр белән уртаклашып, киләсе елга планнарны атарга вакыт. Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашып, елга йомгак ясады. Сүз уңаеннан, очрашу 10 елга сузылган төзекләндерүдән соң ачылган Салих Сәйдәшев исемендәге музейда узды.

Татар җәмәгатьчелеген борчыган сорауларның берсе, өлешчә, хәл ителде. Ирада Әюпова “Шүрәле, Су анасы, Камыр батырга хокуклар кайтарылды” - дип белдерде. Элегрәк «Национальные игрушки» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте «Әкият» курчак театрыннан «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Камыр Батыр» образларын кулланган өчен 500 мең сум таләп иткән иде. Хәзер бу образларга хокуклар Роспотент реестрыннан чыгарылды. “Әдәби әсәр, халык авыз иҗаты геройлары, мәдәни мирас – хокуксыз рәвештә табыш алу өчен кулланылырга тиеш түгел. Хәзер инде мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәк булуын беләбез. Тәҗрибәбез бар”, - диде министр.

Татарстанда мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче 25 яшькә кадәр яшьләр саны нибары 5 процентка тигез. Бу проблеманы хәл итү өчен быел Авыл мәдәният хезмәткәре программасы гамәлгә ашырылды. Авылга яки кечкенә шәһәргә эшләргә күченгән мәдәният хезмәткәренә бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сумлык грант бирелде. Программада 20 кеше катнашты. “Проект үз нәтиҗәлелеген күрсәтте, кайбер авылларда мәдәни тормыш яңа сулыш алды”, - дип искәртте Ирада Әюпова. Киләсе елда да программа дәвам итәчәк. Министр сүзләренчә, программада катнашу өчен 50 кеше сайланачак. 

Киләсе елда Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк. Рәсми ачу тантанасы 2026 елның 14 маенда узачак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, бәйрәм чаралары «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында һәм ел дәвамында да узачак. 
- Беренче юнәлеш – ул безнең еллар дәвамында үткәрелүче фестивальләребез: “Алтын менбәр” ислам киносы фестивале, “Нәүрүз” театраль фестивале, “Мәдәни код: яшәү рәвеше” чарасы, яшьләр форумнары, Изге Болгар җыены... Икенче юнәлеш – рәсми очрашулар. Ислам илләренең мәдәният министрлары җыенын да үткәрәчәкбез. Өченче юнәлеш фән белән бәйле. Төрле илләрдән килгән галимнәр ислам каллиграфиясе, архитектурасы һәм археология турында фикер алышачак. Моннан тыш, Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителү кысаларындагы чаралар Татарстан белән генә чикләнмәячәк. Мәсәлән, Петербург мәдәни форумы мәйданчыгында да махсус проектлар гамәлгә ашырылачак, - дип аңлатты Ирада Әюпова. 

Киләсе ел юбилей даталарына да бай. Әйтик, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Ирада Әюпова сүзләренчә, шул уңайдан һәр пәнҗешәмбе республиканың бөтен китапханәләрендә Тукай әсәрләрен уку, өйрәнү оештырылачак. 

Шулай ук музейлар нигезендә балалар өчен белем бирү үзәкләре эшчәнлеге торгызылачак. “Хәзер балалар, яшүсмерләр үз фикерләрен дә, сүз белән төгәл җиткерә алмыйлар. Без бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алырга тиеш. Театрларга йөрүче, матбугат чараларын укучы, рухи яктан бай буын тәрбияләү – төп максатыбыз”, - диде министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading