Дөньякүләм классикага әйләнгән “Отелло” Тинчурин театры сәхнәсендә куелды.
Кәрим Тинчурин театрында мондый премьера булганмы икән, белмим. Әмма, һичшиксез, ул беркемне дә битараф калдырмаячак. Театр сезонының ахырына тинчуринлылар тамашачыларына үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Уильям Шекспирның 1604 елда язылган, дөньякүләм классикага әйләнгән “Отелло”сы сәхнәдә куелды.
Әсәренең сюжеты күпләргә таныш. Зур үрләр яулаган Отелло Дездемонага гашыйк. Ләкин аларның бәхетенә көнләшүчеләр бар. Яго (Отеллоның прапорщигы) Отеллоның күңелендә Дездемонаның тугрылыгы турында шик уята. Ахыр чиктә Отелло, көнчелектән шашып, хатынын буып үтерә.
Классик әсәрне төрлечә куеп була. Тинчуринлылар белән Санкт-Петербургтан Ленсовет театры актеры һәм режиссеры Александр Крымов һәм аның командасы эшләгән. Матбугат чаралары вәкилләре белән иртәнге ашта Александр: “Казанга беренче тапкыр килүем иде”, – дип тә билгеләп үтте. Репетицияләр озак барган. Актерлар да: “Репетициядән соң, икенче көнгә тора алмыйча яттык”, – дип сөйләде.
Спектакль, чыннан да, үзенчәлекле килеп чыккан: сәхнәдәге декорацияләрдән алып, биюләр һәм актерларның төрле төскә буялган чәчләренә кадәр. Форма үзгәрсә дә, спектакльнең эчтәлеге, мәгънәсе үзгәрешсез. Барып карарга сәбәпләр күп.
Сәбәп 1. Кәбестә кебек “катлы-катлы” бу спектакль. Рәхәтләнеп һәр детальнең нәрсә аңлатканын уйлап утырдык. Төрле төскә буялган чәчләр, тамырлары өскә элеп куелган агач, болытлар кебек ак җәймәләр, “пәри туен” хәтерләткән биюләр һәм башкалар... Визуаль, эстетик яктан канәгатьлек алырлык. Мавр дәрәҗәсенә җиткән Отеллоның меңләгән кисәккә ярылган көзгегә каравы гына да йөрәге ярылуын, үз тавышын югалтып, көнчелек корбаны булуын дәлилли.
Сугышларда җиңү яулаган кыю генералны дошманнары түгел, үзенең хисләре корбан итә. Трагедия... Бүген андый корбаннар юкмы?
Спектакльнең билгеле бер вакыт аралыгын гына сурәтләмәве дә кызык. Залда утлар сүнгәч, тамашачыга иң беренче булып Отелло белән Дездемонаның мәхәббәт тарихын сурәтләгән видео күрсәтелде. Отелло сөйгәнен фотога төшерә. Геройларның киемнәре дә заманча иде. Шулай, классиканың яраклылык вакыты юк. Ул һәрвакыт үтә.
Сәбәп 2. Спектакль Тинчурин театры актерларын да яңа яктан ачарга ярдәм итә. Аеруча Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова иҗади гаиләсен. Алар сәхнәдә дә ир белән хатынны уйнады. Артем бөтен кешенең зиһенен чуалтып, ялгыш юлга бастырган кабахәт – Яго иде. Тыштан да, эчтән дә ямьсез булуы, башкалар белән курчаклар кебек кенә идарә итүе аны күрә алмаслык дәрәҗәгә җиткерә.
Әле бит ике сүзнең берсендә намус турында сөйли. Аның да, билгеле, үз дөреслеге. Отелло гомер буе аңа хезмәт иткән Яго урынына үзенең лейтенанты итеп тәҗрибәсез, әмма тугры Кассирны куя. Ачу килерлек, сүз дә юк. Ләкин беркем дә үзенең күңелендә никадәр нәфрәт яшәгәнен белмидер. Ягоның хатыны – Эмилияне уйнаган Резедә Сәләхованы ихлас жәлләрлек. Ире аны үзенә ничек кирәк, шулай файдалана, ә Дездемона һаман аның әйткән сүзеннән чыга алмый. “Ирне бер-ике елда гына белеп бетереп булмый. Ирләр – ашказаны, ә без – азык. Комсызланып ашыйлар, туйгач, косып ташлыйлар”, –ди Эмилия.
Җан ачысы, сабырлыкның чигенә җиткән хатын-кызның монологы күңелне ярып керде. “Ирләр безнең белән тиешенчә эш итсеннәр. Юкса белсен алар, андый бозыклыкны без үзләреннән үрнәк алып эшлибез”, – дип ярсый ул. Монысы инде ирләр колагына.
Отеллоны уйнаган Зөлфәт Закировка да бу роль авыр бирелгәндер. Акылдан язуны да ышандырырлык итеп уйнарга кирәк бит. Бу хисләрне үзеңдә тоймасаң, кешене ышандырып та булмый. Аеруча Дездемонаны буып үтерү мизгелләрен күрү авыр иде. Сүз уңаеннан, Дездемонаны уйнаган Зәринә Сафинаны да мактыйк. Чиста, саф күңелле булуы ышандырды. Зөлфәт Закиров – аның остазы. Ә бит Отелло Дездемонаны бер мизгелдә генә үтерми.
Яраткан кешеңне үтерү үзе дә зур трагедия. Әмма буып үтерү – бөтенләй кансызлык. Отелло явыз Ягодан бер дә ким түгел.
Сәбәп 3. Геройларда булган сыйфатлар һәркемдә бар. Бу адәм баласының табигате. Табигать сине буйсындырамы, әллә син табигатьне кулга аласыңмы? Бу сорауга җавап һәркемнең үз кулында. Әсәрнең сюжетын да, нәрсә белән тәмамланасын да беләсең.
Ләкин кешенең шулкадәр явыз булуына ышанасы килми. Спектакль берникадәр пессимизмга этәрә. Шулай да хакыйкатьтән качып булмый. Тормыш та гел уен-көлке генә түгел. Спектакльгә дә әзрәк күзләрне ачу өчен килергә кирәк.
Килергә сәбәпләр күп. Шулай да кимчелек тә бар. Спектакльдә көчле музыка уйнагач, кайвакыт актерларның нәрсә сөйләгәне бөтенләй ишетелмәде. Музыкасыз да сүзләрне 100 процентка төгәл ишетеп булмады. Әкрен сөйләшмәделәр, тавышлары көр чыкты, шөкер.
Әмма барыбер төгәллек юк. Бәлки, үзем дә колакка катырактыр. Миңа әле 22 генә, ә спектакльгә килгән өлкән буын ничек аңлап, ишетеп бетерер икән... Күп декорацияләр өстән эленеп торгач, техник яктан микрофоннарны да күп урнаштырып булмаган. Ә ишетәсе килде, һәр сүзне ишетәсе килде.
Спектакльдә, беренче чиратта, форма түгел, сүз, мәгънә, эчтәлек мөһим. Форманы төрләндерү театр, актерлар труппасы үсеше өчен бик кирәк. Тик иң мөһимен дә онытмасак иде.
Комментарийлар