16+

Муса Җәлил – ватанпәрвәрлекнең мәңгелек үрнәге

Казанда 13 февральдә Татарстан Фәннәр академиясендә “Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә” Бөтенроссия фәнни конференциясе була.

Муса Җәлил – ватанпәрвәрлекнең мәңгелек үрнәге

Казанда 13 февральдә Татарстан Фәннәр академиясендә “Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә” Бөтенроссия фәнни конференциясе була.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әлеге чара Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы рухында уза.

– Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән галимнәр, тарихчылар килде. Максат – шагырь Муса Җәлил турында тарихи хәтерне саклау, яшь буынга җиткерү. “Моабит дәфтәре” шигырьләр җыентыгы әдәбияттагы тиңдәшсез мисал. Музейларда Муса Җәлилгә багышланган экспозицияләр эшчәнлеге темасы да күтәрелә. Муса Җәлил турында шәхси энциклопедия чыгару зарур. Конференция алдыннан Муса Җәлил турында альбомнар бастырылды, алар китапханәләргә һәм мәктәпләргә җибәреләчәк. Бу фәнни конференцияне оештыруда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлек күрсәтте, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең М. Хасанов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова мәктәп елларында ук әтисенең шигырьләрен яттан сөйләгән һәм хәзер дә Санкт-Петербург уку йортларында чыгышлар ясый икән.

– Муса Җәлилнең һәр шигыре Ватанга, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган. “Бүреләр”, “Алман җирендә” шигырьләре ничек көчле! – диде Люция Җәлилова. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Лилия Наврозашвили балаларны сугыш һәм хезмәт батырлары үрнәгендә ватанпәрвәрләр итеп үстерүнең мөһимлеген әйтте.

Институтның фәнни хезмәткәрләре Рамил Исламов шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган библиография, ә Лилия Дәүләт альбом әзерләгән.

– Казанга килеп төшкәч, “Сугышчан дан шәһәре Бөек Новгородтан Хезмәт даны шәһәре Казанга сәлам!” дип кычкырдык. 2нче Удар армиянең сугышчан юлын, шулай ук Муса Җәлил дә эшләгән “Отвага” фронт газетасы эшчәнлеген өйрәндек, эзләнүләр дәвам итә. Муса Җәлилгә багышланган бу конференция тарихи дөреслекне ныгыта, – диде Бөек Новгород шәһәренең Хәрби дан залы җитәкчесе, “Шкраб” эзтабарлар отряды командиры Светлана Орлова.

“Шкраб” атамасы “школьные работники” сүзләренең кыскартылмасы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading