16+

Резидә Кадыйрованы соңгы юлга озату: “Авырыйсыңмы әллә?” - дигәч. “Әз генә”, - дия иде...”

Шәмдәлендә соңгы шәме сүнде... Бүген “Ал таң” мәчетендә Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова белән хушлаштык. Көн дә үзе кебек кояшлы, якты, җылы булды.

Резидә Кадыйрованы соңгы юлга озату: “Авырыйсыңмы әллә?” - дигәч. “Әз генә”, - дия иде...”

Шәмдәлендә соңгы шәме сүнде... Бүген “Ал таң” мәчетендә Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова белән хушлаштык. Көн дә үзе кебек кояшлы, якты, җылы булды.

Гыйнвар аенда аның ире Данис абый 70 яшендә бакыйлыкка күчкән иде. Бүген үзен дә җиргә иңдерделәр. 

Резидә Кадыйрова 1961 елның 22 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Уразбахты авылында алты кызлы гаиләдә төпчек бала булып туган. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Кечкенәдән җырга-моңга тартылган. Шөкер, сәләтен күреп, аны һәрчак канатландырып торучы якыннары булган. Ул башкарган җырлар - тамашачының мәхәббәтен яулаган хитлар:  «Шәмдәлләр», «Әнием миләше», «Мәхәббәт җимешләре», «Кадерен белмәдең», «Әнием шәле», «Нарат җиләге»,  «Юлларыңда киртә булмам»,  «Бәхет кошым» һәм башкалар. Бу җырлар хәзер дә сәхнәдә яңгырап тора, әмма аларны Резидә Кадыйрова кебек җырлаучы башка булмаячак.

Һәр нәрсәнең башы һәм ахыры булган кебек гомернең дә азагы бар. Резидә апа Кадыйрованың мәрасиме барганда, яшьләр мәчеткә никах укытырга бара иде. Ниндидер яңалык тусын өчен кемдер яки нәрсәдер китәргә тиеш. Бу - яшәеш законы. Әмма яхшы кешене озаграк яшәтәсе килә. Ни кызганыч, барысы да безнең кулда түгел...

Танылган җырчы белән хушлашырга якыннары, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре килде. Без дә Резидә Кадыйрованы хөрмәт итеп, аның турында якты истәлекләрне җыйдык. Мәрасимне Ильяс Халиков алып барды. Резидә Кадыйрова – аның әнисенең туганы.
- Ул укытучы да, Татарстанның атказанган артисты да. Безгә, яшь буынга,  дөрес тәрбия орлыклары биреп, тормышка өйрәткән хөрмәтле кешебез дә, - дип өстәде ул.

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Минзәлия Закирова: “Берәү дә җиргә мәңгегә килми. Әмма Резидә апа төсле көчле рухлы, динебезне дин иткән, телебезне тел иткән, укучыларга туган телгә мәхәббәт уяткан, халкыбызның моңлы җырларын сәхнәдә яңгыраткан, тамашачыларны тәрбияләгән кеше булмас. Һәрберебез аның игелекләрен истә тотып, аңа хәер-догада булыр дип ышанып калам. Резидә апаның гаиләсе өчен зур югалту. Искәндәр, Идрис, әниегез сезнең белән горурланып яшәде. Сез шулкадәр тәрбияле, тәртипле, булган. Менә шушы сыйфатларны саклап үзегезнең матур гаиләләрегезне, нәселегезне дәвам итегез. Урыныгыз җәннәттә булсын, Резидә апа”.

Резидә Кадыйрованың улы Идрис: “Әнине хөрмәт итеп, зурлап килгәнегез өчен рәхмәт. Сезнең догаларыгыз, җеназа намазларыгыз аның рухына барып ирешсен иде. Бездән канәгать булып, бәхил булып, фирдәвес җәннәтләренә ирешсен иде”.

Йолдыз Шәрәпова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, Язучылар берлеге әгъзасы: “Без бергә укыдык. Мин укытучы баласы булгач, тулай торак бирмәделәр. Ә Резидәнең бүлмәсендә бер урын буш булган. Ул мине бергә яшәргә чакырды. Дуслыгыбыз шулай башланды. Резидә хисле, бик ярдәмчел, ихлас кеше булды. Концерттан хәтта чәчәкләрен дә биреп җибәрә иде. Без гаилә дуслары булып та яшәдек. Резидә белән бергә намаз укыдык. Бергә җиләкләр җыйдык, чәйләр эчтек. Уразбахтының быелгы җиләкләре аны бик сагыныр. Яхшы кеше иде, хәтта иде дип тә әйтәсе килми... Мин авырганын белдем. Тик аның авырганын белгертәсе килмәде. Бик авыр... Нишләтәсең, килгәч, китәсе була”.

Тәслимә Низами, Татарстанның атказанган артисты: “Резидәне сәхнәгә чыгарга этәрдем. Ул бала тудыру буенча ялда иде. “Бу матур тавышыңны әрәм итмә”, - дидем. Мин алып баручы булдым. Концертта өч җырны башкара идем дә, Резидә дәвам итә иде. Менә шулай “Шәмдәлләр”е белән кабынып китте. Ул җырчы, ә мин җырлар язучы булып киттем. Гомер буе бергә булдык. Соңгы көннәргә кадәр аралаша алмадык, кызганыч. Мин дә авырыйм, ул да авырый иде. Тик Резидә белән хушлашуга килмичә кала алмадым. Резидә бик гадел, туры сүзле кеше булды. “Аның матурлыгын булса да, карарга килер идем”, - дип тә әйтә иделәр. Чибәр, бар яктан да килгән кеше булды. Сәхнәдән читләшү авыру белән бәйле булды. Халык алдына чыгып мескенләнеп торып булмый. Беләм... 60 яшьлек юбилеемда катнашкан дүртенче артистны, дусны югалттым. Иң ышанычлы кешеләрем китте. “Беркем килмәсә дә, сез киләсез”, - дип әйтеп торган кешеләрем: Резидә Шәрәфиева, Азат Хөсәенов, Фаят Хәбибуллин китеп барды. Хәзер инде Резидәм дә юк. Бик күп җырларымны башкарды. Ат кебек эшләде, үзен кызганмады. Урының оҗмахта булсын...”.

Дилбәр Фәиз, “Болгар радиосы” алып баручысы: “Радиода “Капка” дигән тапшыру эшләдем. Резидә апа читтән күченеп кайткан гаиләгә ярдәм итәргә сорап мөрәҗәгать итте. “Торыр урыннары да юк, ашарга алырга да мөмкинлекләре юк”, - ди. Рамазан ае иде. Без тапшыру ясадык. Халык, Резидә апа белән бер ай эчендә бер бүлмәлек акча җыйдык. Уртак эшебез булды. Резидә апа мине кешелекле булырга өйрәтте. “Һәр кешенең күңелендә туганда ук кешелеклелек орлыгы була. Кемдер аңа үсәргә генә ирек бирми. Синдә ул бар, шуңа күрә сиңа мөрәҗәгать иттем”, - диде.  Резидә апа бик ярдәмчел иде. Аның ишегалдында Самат исемле бер абзый яши иде. Резидә апа: “Урамда төн куна, берәр нәрсә уйлап таба алмасбызмы?” - дигән иде. Кызганыч, бу эшне башкарып чыга алмадык. Ләкин Резидә апа аны гел ашатып, мөмкин кадәр ярдәм итеп торды. Бу гамәлләрне ул беркемгә күрсәтмәде, ихлас күңелдән эшләде. Кайвакыт аны: “Усал”, - дип тә әйтәләр иде. Мин аның бер усаллыгын да күрмәдем. Нәрсә уйлый, шуны эшли торган, чиста күңелле кеше булды. Резидә апа авыруы турында белде, сиздермәскә тырышты. Бергә йөргәндә хәле китеп ала иде. “Авырыйсыңмы әллә?” - дигәч. “Әз генә”, - дия иде. Бәхил бул, Резидә апа”.

ИлСаф, Татарстанның халык артисты: “Концертларда катнаштык, ерак юлларга да бергә йөрдек. Аның мөгаллимә буларак биргән белемнәрен, укучылары кулланып, аңа догачы булсыннар иде. Барлык күршеләре һәм хезмәттәшләре исеменнән якыннарының авыр кайгысын уртаклашам”.

Алмаз Мирзаянов, “Китап” радиосының баш мөхәррире: “1990 еллар ахырында татар эстрадасын гөрләп килеп кергән Резидә апаны соңгы юлга озаттык. Аның белән килеп кергән моң, самимилек, ихласлык һәм шул ук вакытта горур бер көч бүген аның белән китеп бара сыман. Бәхил бул, Резидә апа”.

Булат Бәйрәмов, танылган алып баручы, җырчы: “Резидә апа белән бергә гастрольләргә йөрдек. Ул бик хөрмәтле җырчы булды. Аның тамашачы белән элемтәсенә соклана идек. Укытучы булгач, аның сөйләм теле дә искиткеч матур, чиста булды. Артистлар да аны бик яратты. Ул беркемгә каты бәрелмәде. Яшьләр белән бер дулкында булды. Татарстанның атказанган артисты исеме бирелсә дә, ул күптән халык артисты булды. Резидә апа Коръән укырга да өйрәнгән, балалары да намазда, шуңа күрә ул - үрнәк әни дә”.

Рөстәм Асадуллин, популяр җырчы: “Резидә апа минем балачак кумиры иде. Яшүсмер вакытымда ул сәхнәләрне гөрләтте. Аның чыгышын көтеп ала идем. Резидә апа кеше буларак та матур иде. Бу матурлык иҗатында да чагылды. Мин аның белән аралашып кала алдым, шуның белән бәхетле. Дөрес, сирәк сөйләштек. Соңгы елларда телефонын да алмады. Ләкин бер сөйләшкәндә сөйләшеп туя алмый идек. Мин аның “Нарат җиләге” җырын башкарам. “Рәхәтләнеп җырла, Рөстәм”, - дигән иде. Урыннары оҗмахта булсын”.

Алсу Сафина, укытучы: “Резидә апа белән бик очраклы таныштык. "Мин бит сезнең якташыгыз икән," - дидем мин. Ул сорашып та тормады, ашыга иде, өй телефонын әйтте. Ә мин онытмаска тырышып 6 цифрдан торган телефон номерын хәтеремә бикләп тә куйдым. Шалтыраткач: "Кил әле син безгә," - диде.  Менә шуннан бирле Резидә апа якташтан туганга, туганнан "Казандагы әниемә" әйләнде дә куйды. Резидә апа киңәшчем дә, таянычым да булды. Вахит районының 98 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшләгән вакытта мин 5 курста укыганда шушы мәктәптә практика үттем. Резедә апаларда күп тапкырлар кунакта булдым. Һәрвакыт якты йөз белән каршы алды, әйтерсең лә, көткән килүемне. Мин килә идем дә керә идем шалтыратып тормыйча да. Ә ул вакытта әле кәрәзле телефоннар да юк иде бит. Алардан китәсе дә килми иде. "Әйдә, әйдә, утыр әле. Менә хәзер бергә пирог та пешерербез. Кич белән Данис абыеңның шофёры илтеп куяр," - дия иде. Ахырысы шул егет белән кавыштырасы да килде... Сизә идем, ләкин мин бит кыргый авыл кызы! 
Искәндәр мәктәптә укый. Идриснең кечкенә чагы. Алар миңа энем шикелле, ә Резида апа миңа "Алсу кызым" дип дәшә иде. Резидә апа бик тә ярдәмчел кеше. Ул инде күп еллар элек бик каты чирләп үлемнән калган иде. Көчле рухы һәм кешеләрнең Резидә апага әйтелгән рәхмәтләре коткаргандыр... Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Серләрен дә, күңел кичерешләрен дә сөйләде. Резидә апа, мин син биргән барлык киңәшләрне дә тотам. "Резидә апа ни дияр иде..." - диеп баш миен актара башлыйм. Ходаема рәхмәт! Юлымда шундый олы йөрәкле кешеләр очраган өчен. Бик тәмле пешерә иде. Резидә апаның духовкада пешергән кәтлитләренең тәме хәзер дә хәтеремдә. Аларның тышы кызарып кетердәп тора иде.
Данис абый белән гел шаярышып сөйләштеләр. Үзе бер сәхнә иде. Мин килүгә Данис абый: "Алсу, син әйт әле Резидә апаеңа..." - дип башлый иде сүзен. Үзе көлә һәм хәйләкәр генә елмая. Бик рәхмәтлемен Данис абый сиңа да!
Резидә апаның Казанда булган һәр концертында булдым. "Син киләсеңдер бит?" - диеп сорау аша чакыра иде. Әле алай гына да түгел. Авылларда булган концертларына да ияреп йөрдем. Бераз катнашып та алдым. Акчасын да түли иде студентны шатландырып. Хатирәләр күп, һәрберсе кадерле. Урыннарың оҗмахта булсын, Резидә апа!”

Резидә Кадыйрованы Мирный бистәсе зиратында җирләделәр. Урыннары оҗмахта булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading