Логопед, нейропсихолог, дефектолог Асия Яруллина белән үзенчәлекле балалар хакында сөйләштек.
Скопировать ссылку
Логопед, нейропсихолог, дефектолог Асия Яруллина белән үзенчәлекле балалар хакында сөйләштек.
Бала ни өчен тиз генә сөйләшми? Үз эченә бикләнгән балаларны үз дөньяларыннан чыгарып буламы? Казан шәһәренең Е. Г. Ласточкина исемендәге сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы, логопед, нейропсихолог, дефектолог, әлеге юнәлештә 25 еллык педогогик стажы булган Асия Вячеславовна Яруллина белән үзенчәлекле балалар хакында сөйләштек.
- Асия Вячеславовна, соңгы елларда аутист балалар хакында шактый сөйлиләр. Алар яшьтәшләреннән кай яклары белән аерыла? Мондый балаларга ничек ярдәм итәргә? - Аутист балалар башка яшьтәшләреннән үз-үзләрен тотышлары белән аерыла. Аларның нерв системасы башка. Аутизм – авыру түгел, аны дәвалап булмый, аларга безнең ярдәм кирәк. Аутистлар нинди була дисезме? Алар дөньяны башкача күзаллаучы кешеләр. Аутист балаларны тормыш шартларына яраклаштыру өчен юнәлеш бирә белергә кирәк. Мондый балаларны үз юлыннан салмак кына баручы трамвай белән чагыштырырга була. Мисалга, трамвай үз юлы буйлап хәрәкәт итә, аның мартшруты билгеле, тиешле урыннарда тукталышлар ясый, маршруты көйләнгән, алга таба бару өчен үз юлы бар. Трамвайга хәрәкәт итәргә ток кирәк булган кебек, аутист баланың эчке дөньясын аңлап ярдәм ярдәм итә белүче белгеч кирәк. Шунысын онытмаска кирәк, һәр бала үзенчәлекле. Бер методика белән генә эшләп булмый, кайвакыт андый балаларга башка диагнозларга тиешле булган алымнарны куллану да уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Ванн Кревелен мондый балалар турында: “Безнең дөньяда үзләренең хисләре белән яшәүчеләр”, - дип әйтә. Һәр бала аерым һәм аларда булган симптомнар да төрлечә. Шуңа күрә һәр балага туры килгән алымны кулланганда гына уңышка ирешергә була.
- Үзгә балалар башка яшьтәшләреннән тагын кай яклары белән аерыла? - Мондый балалар зур булмаган үзгәрешләрне дә, көндәлек тормыштагы вакыйгаларны да авыр кичерәләр. Әйләнә-тирә мохиттәге үзгәрешләргә бик сизгер. Алар үзгәрешләр аркасында бик тиз чыгырдан чыгарга да мөмкин. Бер урынга ияләнәләр икән, икенче җиргә күченү алар өчен котычкыч зур фаҗигагә тиң. Шуңа күрә андый баланы яңа мохиткә әзерләргә, тормыштагы һәр яңалыкка акрынлап өйрәтергә кирәк. Гадәти балалар өчен шатлык китергән сюрпризлар алар өчен бик авыр булып тоелуы бар.
- Аутист балаларны мәктәпләрдә яшьтәшләре дә аңлап бетермәскә мөмкин. Бу очракта нишләргә? - Сыйныфта андый бала бар икән, сыйныфташларына бу баланың үзенчәлекле булуын алдан аңлатып, аның белән дус булыгыз, дияргә кирәк. Сыйныфташлары арасында аның белән дус булган, яклаган укучыларны мактап, үсендереп тору да яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин. Аутист балаларның уңай якларын, мөмкинлекләрен башка укучыларга күрсәтә белү дә сыйныфтагы киеренкелекне киметергә мөмкин. Алар арасында шулкадәр яхшы хәтерле булган балалар бар.
- Шулай да мондый балалар булган классларда белем бирүче укытучыларга, балалар бакчасы тәрбиячеләренә эшләү бер дә җиңел түгел. Бер танышым нәкъ тә менә шундый бала белән эшли, ул баланы гел күз уңында тотарга кирәк, дип зарлана. - Мин аларны башка балалар белән аралаштырмау ягында түгел. Аутистлар болай да үз дөньяларыннан бик авыр чыга, гомуми таләпләр белән исәпләшмиләр, үзләренчә яшәргә телиләр. Башка балалар өчен үзеннән-үзе килеп чыккан гади генә әйберләр дә аларга катлаулы булырга, шул ук вакытта кайбер әйберләр бик җиңел бирелергә мөмкин. Гадәттә, андый балалар укытучының күзалдында булсын өчен мәктәпләрдә беренче партага утырталар. Андый бала сыйныфташларына караганда тиз укырга, күз хәтере бик яхшы булырга, ләкин шул ук вакытта укыганын аңламаска мөмкин. Гадәти мәктәп программасын үзләштерә алмаса махсус класска бирергә кирәк. Әгәр аларны гомуми агымда тотасың икән, биремнәрне үти һәм материалны үзләштерә алмасалар бу аларның үзләре өчен дә бик авыр һәм алар күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкиннәр.
- Асия Вячеславовна, гадәти балалар турында да сөйләшик әле. Бала 3 яшьтә сөйләшми икән, борчыла башларга кирәк, диләр. Бу чыннан да шулаймы? Элек бит балаларны сөйләшергә өйрәтмәгәннәр? – Әгәр дә баласының сөйләмендә ата-аналар тайпылышлар сизә, башка яшьтәшләренә караганда сөйләме тоткарлана, теле соң ачыла икән, бу вакытта соңга калмыйча логопедларга барырга кирәк. Сүз дә юк, без үскәндә логопед, дефектолог белгечлеге юк иде. Логопедның ни өчен кирәк булуын да белмәдек. Әмма хәзер тормыш башкача борылыш алды.
Комментарийлар