16+

«ШАЯН ТВ»да яңа проект – яңа талантлар!

22 октябрь көнендә «ШАЯН ТВ» телеканалы үзенең яңа, искиткеч проектын – «ШАЯН ШОРТС» балалар яңалыклар программасын тәкъдим итте.

«ШАЯН ТВ»да яңа проект – яңа талантлар!

22 октябрь көнендә «ШАЯН ТВ» телеканалы үзенең яңа, искиткеч проектын – «ШАЯН ШОРТС» балалар яңалыклар программасын тәкъдим итте.

М.Горький урамында урнашкан каналның студиясендә узган тәкъдир итү чарасында яшь хәбәрчеләр, «ТНВ» медиахолдинг җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминев һәм журналистлар катнашты.

«ШАЯН ШОРТС» - бу татар һәм рус телләрендәге яңалыклар программасы, анда яшь хәбәрчеләр үзләре кызыксынган темаларны яктырталар, төрле сорауларга җавап эзлиләр, һәм иң мөһиме - яңалыклар казанында кайныйлар! «Яңалык кайда - яшь хәбәрче шунда!» - ди проектны оештыручылар. Идеядән башлап репортаж төшерү, интервью алу, монтажга кадәр бөтен эшне үзләре башкара. Программада «Краш-репортаж», «ШАЯН news», «Һава торышы», «Шортсик», «Ферма вайб» кебек сәхифәләр бар. Алар инде тамашачыларның мәхәббәтен яулап өлгергән. «ШАЯН ШОРТС» программасы өчен хәбәрче һәм алып баручыларны эзләү максатыннан үткәрелгән кастингта 130 бала катнашты. Алар арасыннан 35е икенче турга узды, ә сынауларны уңышлы узган 20 финалист программаларда төшү мөмкинлегенә иреште. Программаны алып барырга ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган хәбәрче - Шортсик та ярдәм итә. «ШАЯН ШОРТС» ка республиканың төрле почмакларыннан (Яшел үзән, Саба, Арча, Балтач районнары), Россиянең башка төбәкләреннән (Мәскәү) һәм хәтта чит илләрдән (Әнкара, Төркия) дә материаллар килә. Бу исә проектның масштаблылыгын, популярлыгын күрсәтә.

Тәкъдир итү кысаларында яшь хәбәрчеләр һәм «ТНВ» медиахолдинг җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминев белән очраштылар. Ул яшь хәбәрчеләргә үз киңәшләрен бирде, алар белән аралашты, зур уңышлар теләде. "Сез бик шәп проект башлап җибәрдегез! Иң мөһиме - сез үз тиңдәшләрегез белән бары тик сезгә генә аңлашыла торган телдә сөйләшә алуыгыз. Без, өлкәннәр, сезгә шул телне табырга һәм сезне карасыннар, белсеннәр, яратсыннар өчен барысын да эшләргә юл куябыз. Хәзер сезнең заман!" - диде Илшат Юныс улы Әминов. Шулай ук ул бу проектны оештыручыларга да үз сүзен әйтте: "Сездә 100дән артык баланың шөгыльләнүе бик куандыра. Аларның позитив, уңай, кирәкле һәм конструктив булган әйберне кешеләргә профессиональ итеп, ачык, дөрес итеп җиткерергә өйрәнәчәгенә, ә котычкыч пранк рәвешендә җиткерергә өйрәнмәүләренә бик шатмын", - дип өстәде ул.

Илшат Әминев яшь хәбәрчеләргә алты айдан соң кабат очрашырга һәм эш нәтиҗәләрен тикшерергә тәкъдим итте. Бу исә аның проектка зур өметләр баглавын күрсәтә.

Шушы проектны башкаруда катнашучы Айгөл Фәттахова әйтүенчә, әлеге проект ул әле яңа барлыкка килгән. Биредә бары тик балалар катнаша, кадрда да алар,  сценаристта алар, идея табучы да, редакторлар аларга шушы идеяларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

"ШАЯН ШОРТС» проектының төп максаты – яңалык җиткерү генә түгел, яшь хәбәрчеләрне берләштерү, аларның иҗади потенциалын ачу, мультимедиалы мохиттә журналистика буенча гамәли күнекмәләр бирүдән гыйбарәт. Димәк, «ШАЯН ТВ» милли журналистикада яңа буын үстерүгә зур өлеш кертә! Зур уңышлар аларга! 



Азалия Вәлиуллина
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading