Күзәтүчән кеше буларак, бүгенге язмамда, нәкъ менә тамашачылар һәм хезмәткәрләр хакында бәян итеп узам әле.
Эш урыным – татар театры бинасының чишенү урыны – гардеробта булганлыктан, иң беренче тамашачы белән аралашучы да, уңай, шул ук вакытта тискәре фикер, карашларны да бүлешүчеләр, ишетүчеләр, килеп туган вак-төяк сорауларга җавап бирүчеләр дә без.
Елмаеп, шатланып, шаярып, бик шат күңел белән каршыларга тырышабыз концерт-спектакль карарга килгән кунакларыбызны. Алар да үз чиратларында рәхмәтле буларга, хөрмәт күрсәтергә яраталар, кызыксынган сорау-тәкъдимнәрен ( андый вакытлар да була ) бирәләр. Әлбәттә, белергә һәм җавап бирелергә тиешле булган информация белән без дә бүлешәбез. Ләкин араларында («бер мичкә балга бер кашык дегет» дигән шикелле) матурлыкны, күңеллелек һәм яхшылыкны аяк астына салып таптаучылар, ямьсезләндерүчеләр, үзләренә хезмәт күрсәткән хезмәткәрләргә янап, ләгънәт укып китүчеләр дә юк түгел, бар.
Тамашачыны каршы алганчы, залларны, кая кеше аягы баса, күзе төшә, бар җирне дә карап, кирәк булса төзәтеп, тузан сөртеп рәткә китерергә, җыештыручылар гына өлгерә алмаганда, аларга ярдәм итү дә таләп ителә. Әлбәттә инде, персонал үзен дә онытырга тиеш түгел. Укучылар арасында, белеп торам: "Эшләгәнегез өчен хезмәт хакы аласыз! "- диючеләр дә табылачак. Әмма бер-беребезгә ярдәм итүләр, кешелеклелектән, барыбыз да эшен тәмамлагач гаиләсе янына ашыгу, шәһәр транспортына өлгерергә тырышу, бүген син булышсаң, иртәгә үзеңә булышырлар дигән гыйбарәләрдән чыгып эшләнә.
Халыкның менталитеты шундыймы икән, бездә бит, әгәр кеше хезмәт күрсәтүче, русчалап әйткәндә, обслуживающий персонал булып эшли икән, димәк ул хөрмәткә, рәхмәт ишетәргә лаек түгел дип уйлау алга киткән. Кызыксынып сораша башласаң, ул персонал арасында кемнәр генә юк: хисапчы, медицина, загс хезмәткәрләре, пешекче, төзүче, актер, укытучы, тәрбияче, тырыш та, күңелле дә студентлар, лаеклы ялга чыккан абый-апайлар (әби- бабайлар дип язарга телем бармый), мөмкинлекләре чикле булганнар... –ниндидер сәбәпләр аркасында, үз профессияләре буенча эшләмәүчеләр, алар сезгә һәм безгә хезмәт күрсәтә. Кемдер пенсия җиткерә алмаганга, кемдер балалар-оныкларга ярдәм итү йөзеннән, кемдер читтә яшәүче, сагынылган баласын күрергә, юлга чыгар өчен мая туплаучы... Аннан, бар кеше дә түрә, чиновник булып бетсә, ул эшләрне кем башкарыр иде икән?!
Тамашачы дигәннән, алар да бер-берсеннән аерыла әле. Нәрсәсе белән дисезме? Үз-үзләрен тотышлары, карашлары, тәрбияләре белән. Кызганычка каршы, күпчелек арасына бер-ике процент "тегендиләре" кысылып, матур күренеш бозыла да куя икән. Халык хәзер хәлле, кулда кәттә-кәттә кәрәзле кесә телефоннары. Әз генә үзгәреш булып, ул тамашачы файдасына булмаса, тотыналар фото ясап, каядыр эләргә, зарланырга, персоналны гаепләргә. Хезмәткәрләр үз башларыннан яңалык-үзгәрешләр чыгарып, рөхсәтсез, үз белдекләре белән берни дә эшләми, аларның җитәкчеләре, ә ул җитәкченең тагы үз башлыгы бар. Бар үзгәреш, яңалык башлык белән киңәшелеп кертелә, эшләнә. Кулга телефонны алып, театр сайтына, я булмаса телефоннан үзләрен кызыксындырган сорауга җавап, мәгьлүмат эзләүгә караганда, кызган каннан гаеп атып, кеше рәнҗетүне кулайрак күрәбез ахры инде.
Кулдагы телефоннарга килгәндә: хөрмәт итеп, яратып, теләп спектакль карарга дип килгәнсез икән, шул ук хөрмәт йөзеннән, залга кереп утыргач, ник ул телефонны сүндереп, я булмаса, тавышсыз режимга куймаска, ә?! Ә бит теләгән кешегә, спектакльгә дип алынган билетларда, тулысынча ук булмаса да, мәгълүмәтлар язылган: 3 звоноктан соң тамаша залына кертелү тыела дип тә, башкалары да. Бердән бу актерларга, икенчедән тирә-яныгызда утыручыларга комачаулый.
Тамаша башлангач тыз-быз, кереп-чыгып йөрүләр, чыштыр-чыштыр кәгазь кыштырдатып ризык ашап, сөйләшеп утырулар да безнең культура, этика ягыннан тәрбиябезнең әз күләмле икәнен күрсәтә. Берәүләр бик яратып карап утырган спектакль кемгәдер ошамаска мөмкин, әз генә түзеп, тәнәфескә чыккач кайтып китәргә була, юк, рәттә утырган бар кешене торгызып, уртадагы урыннардан дәррәү кубып чыгып китәсез инде, җәмәгать. Ай-яй ямьсез күренеш тә инде...
Татар китапларын сатып алучылар көннән-көн күбәя, чәчәк гөлләмәләре, истәлекле бүләкләр, татар халкының йөзек кашы булган чәк-чәкләрен күтәреп, озын толымнарына чулпылар тагып, калфак, читекләр киеп килүче гүзәл затларыбыз да шактый. Мондый тамашачыларның артларыннан, матурлык тудыручылар дип сокланып карап калудан башка, берни әйтеп булмый. Соклану, бары тик соклану!
Шушы, бераз зарлану, бераз мактау юлларыннан соң, сорау биреп язмага нокта куям: " Тамашачылар, без сезне яратабыз! Сез дә безне яратасызмы ул?".
Дулкыния Гаянова
Комментарийлар