“Артистлар: “Аның белән эшләү бәхете насыйп булды”, - дип әйтә”: Айдар Җаббаров феномены Иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләкне Түбән Кама театрыннан Гүзәл Шәмәрданова алып кайтып китте. Сүз уңаеннан, Гүзәл дүртенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Ә җиңүне аңа Айдар Җаббаров куйган «Галия» спектаклендә роле алып килә. - Безнең әле Айдар Җаббаров белән эшләгән юк иде. Менә анысы кызык булды. Беренчедән, яңа танышу. Икенчедән, бер-береңә җайлашырга кирәк. “Тантана”га килеп җиткәч, димәк, роль уңышлы инде. Бу искиткеч роль, чөнки әсәр дә чынбарлыкта булган хәлләргә нигезләнә. Шунысы кызык: беренче тапкыр “Тантана” премиясен беренче баламны тапканнан соң алган идем, икенчесен икенче баламны тапканнан соң, менә дүртенчесен тапканчы өченче “Тантана” премиясен алырга җитешәм. Остазларым, театрым, Айдар Җаббаров, Резидә Гобәева сезнең алда баш иям, - диде ул.
Гомумән, Айдар Җаббаров исеме премиядә еш яңгырады. Артистлар: “Аның белән эшләү бәхете насыйп булды”, - дип әйтә. Ә ул куйган спектакльләрнең күбесе тулы заллар җыя. Гадәттә, иҗат кешесенең мондый уңыштан соң бераз башы әйләнеп ала. Әмма Айдар Җаббаров бу кагыйдәгә дә туры килми торган кеше булып чыкты. Аралашуга ачык, үзе даһи дип тә атамый, шуңа да аны хезмәттәшләре дә хөрмәт итәдер. Шулай да Тинчурин театры “Тантана”дан бары иң яхшы балалар спектакле (“Кечкенә Мирза”) номинациясе белән генә кайтты. Гәрчә, премьералар күп булса да. - Төрле театрларда көчле спектакльләр күптер. Мин, әлбәттә, үземчә безнең спектакльләр, труппа иң көчлесе дип саныйм. Ярый, икенче елны алырбыз. Баш режиссер булгач, аеруча үз театрың өчен борчыласың, - диде Айдар.
Шулай да Тинчурин театрында яңа вазыйфада куйган премьерасы “Хыял артыннан” бәяләнмичә калмады. Бу спектакльгә Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның махсус бүләге тапшырылды. Театрлар Айдар Җаббаров белән эшләргә чират тора. Татар гына түгел, рус театрлары да. Әйтик, «Кече формада иң яхшы спектакль» исеменә лаек булган Демидов театраль резиденциясендә уйналучы «Судьба человека» спектакле - Айдар Җаббаровныкы. Шулай итеп, Тинчуриннарның “Ал яулыклы язмышым”, “Кечкенә Мирза” һәм “Хыял артыннан” спектакльләре телгә алынды.
Камаллар: 13 премьерадан бары ике әсәр җиңде Камал театры «Зур формада иң яхшы спектакль» («Сафлык музее» спектакле), «Иң яхшы музыкаль спектакль» («Башмагым» спектакле), «Иң яхшы ир-ат роле» (Ришат Әхмәдуллин «Сафлык музее» спектаклендә роле өчен) номинацияләрендә җиңү яулады. Камал театры гына да “Тантана”га 13 премьера тәкъдим иткән булган. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган әсәрләр җиңүчеләр рәтенә кермәде. “Әллә кем түгел инде. 5-6 спектакль чыгардым, пьесалар язылды. Урысча әйтмешли, насильно мил не будешь. Меңләгән тамашачының мәхәббәте белән генә канәгатьләнәсе була инде”, - дип төрттереп алды.
Комиссия вәкилләре “Сафлык музее” спектакленә гашыйк булганнар, ахры. Ә бит Камалда сайлап алырдай премьералар күп. Барып күрмәгәч, сүз әйтеп булмый. Әмма “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә булган артистлар арасында да көндәшлек көчле. Шул ук Камаллар арасында гына да “Сөяркә”дән Искәндәр Хәйруллин, мәсәлән. Ришат Әхмәдуллин исә, Кемаль роле белән җиңде. Сүз уңаеннан, аның театрда эшләвенә 15 ел икән. - Артист беркайчан да җиңү өчен эшләми. Ләкин хезмәтеңне бәялиләр икән, бу, әлбәттә, күңелне кытыклый, - диде ул. Сүз уңаеннан, остазлар, театр, режиссерларга рәхмәт сүзләрен җиткергәч, Ришат Әхмәдуллин сәхнәдән тамашачыларга да рәхмәт әйтте әле. Рәхмәтенә рәхмәт. “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясен Казан ТЮЗынан Роман Ерыгин да отты.
Казаннан читтә урнашкан театрлар ни хәлдә? Казаннан читтә дә театраль тормыш кайнап тора. Һәр театрның да аерып әйтерлек актерлары, спектакльләре бар. Әлмәт театры ике ел рәттән “Эксперимент” номинациясендә җиңә. Әлмәтлеләр, гомумән, иҗади эзләнүләргә ачык. Мәсәлән, “Актерлар ансамбле” номинациясендә “Маяк” урам театры җиңде. Шуңа күрә Әлмәт - кара алтын башкалысы гына түгел.
“Тантана”ның бу елгы хуҗалары Әтнә театры исә, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” өчен бүләкне үзендә алып калды. Зөһрә Мөхәммәтгалиева «Яшен» спектаклендә Кабанова роле өчен бүләкләнде. Дүрт тапкыр номинациягә эләккән булса да, бу - Зөһрәнең беренче җиңүе. - Рольләрне бүлгәндә мин Катерина ролендә идем. Пьесаны укыганнан соң, мине Кабанова роленә күчерделәр. “Ни өчен?” - дип сорагач, режиссер: “Синдә Кабанованың көчле холкы бар”, - диде, - диде Зөһрә.
Әтнә театрыннан машина йөртүче Таһир Габидуллин да бүләкләнде. Аңа Шамиль Закиров исемендәге махсус премия бирелде. Ә бу елдан Таһир әфәнде театрның артисты да икән. “Минем гади генә хезмәтемне бәяләгән кешеләргә зур рәхмәт”, - диде ул.
Комментарийлар