16+

Татар шигърияте һәр йортка юл таба: Казанда 1600 бала катнашкан Бөтенроссия бәйгесе узды

Башка милләт балаларының татарча сөйләүләре татар гаиләләре өчен дә чын үрнәк булып тора.

Татар шигърияте һәр йортка юл таба: Казанда 1600 бала катнашкан Бөтенроссия бәйгесе узды

Башка милләт балаларының татарча сөйләүләре татар гаиләләре өчен дә чын үрнәк булып тора.

Казан шәһәренең Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Йолдыз Шәрапова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр Бөтенроссия бәйгесе узды. Катнашучылар саны быел 1600 дән артып киткән. 

Буранлы көн булса да, иртәнге 9дан китапханәгә балалар агылды. Ерак районнардан катнашучылар чыгышларын видеога төшереп җибәргән. Шунысы куанычлы, катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе дә киңәя.

 – Казан шәһәренең бер районы эчендә генә башланып киткән бәйге Россия күләменә чыкты. Башта 150, аннары 500 катнашучы булды. Бәйге 4 нче тапкыр уздырыла. Катнашучыларыбызның саны 1600 дән артып китте. Быел бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрдек. Регионнардан да теләп катнаштылар. Омск, Пензада яшәүче милләттәшләребез рәхәтләнеп татарча шигырь сөйли. Бу түгелме чын бәхет! – диде куанычы белән уртаклашып Йолдыз апа.  

«Тәмле сүзләр» бәйгесе үткәрелүнең тарихы Казан шәһәре Совет районының Дәрбишләр бистәсе балалар иҗат үзәгенә барып тоташа. Үзәкнең Милли бүлек җитәкчесе тынгы белмәс Ләйсән Антонова бу бәйгенең үзәгендә кайнаучы. Һәр катнашучы белән элемтәдә булып, һәрберсен көйләп торучы ул.

– Татар халкы бик сәләтле халык. Балаларыбыз да тырыш, оста, талантлы. Шул сәләтләрен күрсәтеп каядыр барып чыгыш ясасыннар, катнаша алсыннар өчен мөмкинчелек тудыру максатыбыз. Әти-әниләр шуларны күреп, менә бит татар телен белгәнгә күрә минем балам шундый бәйгеләрдә катнаша ала, дип горурлансын, сөенсен иде. Башка катнашучы балаларның матур чыгышларын күреп, тагын да камилләштерергә теләкләре тусын иде. Үзебезнең бай әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны, тарихыбызны кечкенәдән белеп үссеннәр иде. Бүгенге көндә исән-сау иҗат итүче әдипләребез белән күрешү озак елларга кадәр хәтердә сакланучы чара булып сабый күңеленә кереп кала. Еллар узгач та алар аны хәтерли. Аннары һәр бәйгегә әзерләнү ул гаиләне балалар бакчасы-мәктәп белән берләштерә. Башта бергәләп шигырь сайлыйлар, аны бергәләп өйрәнәләр, туры килерлек кием сайлыйлар. Кайбер чыгыш ясаучылар спектакльгә әзерләнгән кебек реквизитлар да алып килә. Берләштерүнең бер ысулы да, – ди Ләйсән Мансур кызы. 

Чыннан да, бәйгенең әһәмияте бик зур. Татар балалары гына түгел, башка милләт балалары да тырышып Йолдыз апаның шигырьләрен яратып сөйли. Сөйләмәслек тә түгел шул. Үзләре шаян, һәр шигырьдә берәр мәзәк вакыйга яшерегән булса да, нигезендә тәрбия ята. Һәр шигырь сабыйны уйландыра, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен төрле вакыйгалар аша аңлата. Һәр шигырь юктан гына барлыкка килмәгән икән шул. Һәрберсе тормышта булган хәлләргә нигезләнеп язылган. Күпбала әнисе Йолдыз апа үзенең балаларын үстергәндә булган вакыйгаларны каләме аша уздырып, иҗатына салган. Укучылар Йолдыз апаның шигырьләрен генә түгел, үзен дә бик ярата. Янәшәсеннән сабыйлар өзелми. Әле берсе бүләк алып килгән, әле берсе автограф куйдыра, икенчесе фотога төшергә тели. Бу күренешне күреп күңел сөенә. Сабыйлар белән бергә аның әти-әнисе дә татар шигърияте белән таныша. Димәк, татар әдәбияты күпме татар йортында яңгырый. Алай гына да түгел, башка милләт балаларының татарча сөйләүләре татар гаиләләре өчен дә чын үрнәк булып тора. Бигрәк тә испан кызы Милана белән, рус милләтеннән булган Ян хөкемдардарның күңеленә хуш килде. Казаннан Ян әтисе белән килгән, әтисенең кулында шагыйрәнең китабы. Улының шигырь сөйләвен артыннан кабатлап бара, әз генә сүзен онытып җибәрсә булыша. Ә янәшәдә балаларга дәрт биреп торучы тәрбиячеләргә аерым хөрмәт. Аларның бик зур тырышлыгы нәтиҗәсе бит бу.   

Шигырь сөйләүче балалар да буш кул белән китмәделәр. Йолдыз апа озак еллар хезмәт куйган, «Сабантуй» журналының балачак календарен бүләк иттек. Календарьда Йолдыз апаның да шигыре урын алган. Димәк, киләсе елга катнашырга шигырь әзер. Хәзер инде аны ятлыйсы гына кала. Ә киләсе ел бәйге 5 нче тапкыр үткәреләчәк, бәйгенең беренче кечкенә бәйрәме булса да, 20 ләп китап авторы, шагыйрә Йолдыз апаның 65 еллык зур юбилее да әле. Мондый зур масштаблы бәйгене киләсе елда зурлап үткәрергә насыйп булсын иде. Кечкенә сабыйларыбызның чыгышлары зур залда яңгыраса, бигрәк тә күңелле булыр. 

Руфия Мөхетдинова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading