16+

Татарстан язучылары Ульяновск өлкәсе әдәбият сөючеләре белән очрашты

Ульяновск шәһәренең 17 нче “Бердәмлек” (“Содружество”) китапханәсендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Татарстан язучылары Ульяновск өлкәсе әдәбият сөючеләре белән очрашты

Ульяновск шәһәренең 17 нче “Бердәмлек” (“Содружество”) китапханәсендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Аны китапханә мөдире вазифасын башкаручы Гөлфия Сәмигуллина “Тарих бик күп исемнәрне белә,  Бөек исемнәргә дөнья бай. Сәнгать дөньясында бөек булып Мәңге яши, яшьни яшь Тукай”, - дигән шигъри юллар белән башлап җибәрде. Очрашуга шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әдәбият сөючеләр, җирле иҗатчылар, укучылар җыелган. Кунакларны Ульяновск өлкә атар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сәламләде.

“Бездәге милли җанланыш 90 нчы елларда шушы китапханәдә башлана. Биредә “Туган тел” оешмасын төзеп, татарча газета чыгару, телевидениедә “Чишмә” тапшыруы ачу турында сөйләшкәннәр. Китапханә безнең өчен тарихи, изге урын сыман. Монда буш кул белән килмибез. Бүген дә күп кенә китаплар алып килдем”, - дип, “Җыен” фонды нәшер иткән Акчуриннар турындагы китапны тапшырды. Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлекчәсен булдыруда күрсәткән булышлык өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ульяновск өлкәсендә иҗат итүче 25 язучының иҗат җимешләре кергән “Сембер язлары” китабын Татарстан Язучылар берлегенә бүләк итте. 

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева, Саҗидә Сөләйманова бүләге иясе Фәүзия Солтан (Галиуллина), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. 

Алинә Хисамиева Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың сәламен җиткереп, китапханәгә “Язучы” нәшриятында чыккан китапларны бүләк итте. “Татарстан Язучылар берлеге чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән дә бик тыгыз элемтәдә тора. Чакыруларны ихластан хуплап кабул итәбез, язучыларыбызның китапларын тәкъдир итүдә катнашабыз. Бу чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезне иҗатка тарту өчен эшләнә”, – диде ул.

Алинә Хисамиева Азнакай кызы. Аның 150 дән артык шигыренә көй язылган. Җырларын күп кенә татар эстрадасы җырчылары яратып башкара. “Кызлар күңеле”, “Көзге яфраклар”, “Күбәләкле җәймә”, “Канатсыз очкыч” китаплары авторы.

Фәүзия Солтан Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында туып-үскән. “Учларымда җиләк”, “Үзәк өзелгән чак”, “Баллы миләш”, “Көзге шәфәкъ”, “Нигез сагышы” китаплар авторы. “Төшләремдә яшим” җыры белән “Болгар” радиосы премиясе лауреаты булды. Әдәби тәнкыйтьче буларак татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесендә “әдәби тәнкыйть, рецензия” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Үзе көен дә, сүзләрен дә иҗат иткән “Кодашым” җырын тыңлаучылар яратып кабул иттеләр. Күп җырларын халкыбызның популяр җырчылары башкара. Аның көндәлек матбугатта даими басылып килүче хикәя-парчалары, публицистик язмалары, тәнкыйть мәкаләләре дә укучыларга яхшы таныш. 

Рәсимә Гарифуллина туган төбәге Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрә. Тугыз китабы дөнья күргән. Иҗатының төп өлешен лирик – фәлсәфи шигырьләр, тарихи поэмалар тәшкил итә. Яңа гына Татарстан китап нәшриятында, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында, Фәүзия Солтан мөхәррирлегендә балалар өчен язылган “Тылсымлы хәрефлар” китабы басылып чыкты. Көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат иткән җырлары “Болгар радиосы”, “Татар җыры” бәйгеләренә лаек булган. Бүгенге көндә журналистика тармагында да, шигърияттә дә актив иҗат итүче язучы.

Габдулла Тукай үзенең кыска гына гомерендә халкыбызга гаҗәеп зур мирас калдырган. Татарстаннан читтә яшәүче балалар да аның иҗатын өйрәнеп, белеп, җыр-моңнарын күңелләренә салып үсәләр. Шәһәрнең 21 нче гимназиясе 8 сыйныф укучысы Дамир Камалтдинов шуларның берсе иде. Ул курайда татар көйләренә тезмә уйнады. 20 нче “Искринка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. 55 нче мәктәп укучысы Рамазан Сафин “Су анасы” әкиятеннән өзек, 64 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Алсу Сәлахова “Туган тел” шигырен тәкъдим итте. Һәр чыгышта яшь буынның Габдулла Тукай иҗаты белән горурлануы, хөрмәте, кадерләве чагылды.

Очрашуда яңгыраган җырлар кичәгә үзгә матурлык өстәде. Рәсимә Гарифуллина белән Фәүзия Солтан үзләре иҗат иткән җырларны яңгыраттылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Әлметова җитәкчелегендәге “Урама” фольклор ансамбле кызлары Г.Тукайның “Бишек җыры”н, мөнәҗәтләр башкардылар.

Үзәк китапханәләр системасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Анна Кочуелова Тукай бәйрәме белән тәбрик итте. Казаннан килгән язучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Татар мәдәни үзәге үзәге директоры Рамилә Сафина үзәкнең эшчәнлегенә тукталып узды. 

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеге җитәкчесе, С.Сүнчәләй, Г.Кандалый бүләкләре лауреаты Шәфыйк Иматдинов язучылар бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырды. Бүлекчә ел саен яшь каләм ияләренең өстәлүе белән куандыра.

“Татарстаннан читтә яшәп иҗат итү, татар телен саклап калу, әлбәттә, җиңел түгел. “Өмет” газетасы белән кулга-кул тотынып эшлибез. Оешмабызда 35 тән артык шагыйрь-прозаикларыбыз бар. Быел тагын 2 кешене бүлеккә кабул итәргә җыенабыз. Мастер-класслар кирәк безгә. Бу мәсьәләдә Татарстан Язучылар берлеге ярдәменә өметләнәбез”, – диде ул. Әминә Кәбирова аның “Үлемсез Тукай” дигән шигырен сөйләде.

Җирле шагыйрәләр Динә Сафина, Хәбибә (Рита Имаметдинова) шигырьләрен укыдылар, кунакларга китапларын бүләк иттеләр.

Әдәби-музыкаль кичә Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Роза Гариф. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading