Тинчуриннарга Зиннур Сөләйманов исеме яхшы таныш. Моннан җиде ел элек Казанга килеп, “Нәзер” спектаклен куйган булган. Шул ук состав һәм өстәмә артистларны да җәлеп итеп, тагын бер театраль тамаша эшләргә керешкәннәр. “Бернинди каршылыксыз, җай белән эш бара”, – ди театр директоры. Бу – Зиннур Сөләйманованың 50 спектакле икән.
– Казанга, Тинчурин театрына, 50 нче спектакль белән килүем очраклы гына булды. Моңа кадәр Тинчурин театрының берничә артисты белән бер спектакль сәхнәләштергән идек. Шуннан соң Тинчурин театры труппасы белән тагын эшләп карыйсым килде. Хәзер, кабаттан бирегә әйләнеп кайтып, алар белән хезмәт куя алуыма икеләтә сөенеч. Мин Тинчурин театры актерларының профессиональ яктан үсешен күрәм, алар белән эшләве рәхәт. Көчле команда белән эшлибез, – ди режиссер Зөлфәт Сөләйманов.
Режиссер әйтүенчә, спектакльдә уйланырлык та, көлерлек тә урыннар бихисап. “Төп максатыбыз тамашачыга якынрак булу. Тамаша кылып утырган кешеләр үзләрен, үзләренең дусларын да спектакль барышында “таный” алырлар. Спектакльнең төп үзенчәлеге, тормышчан булуда. Биредә мәхәббәт, ялгызлык, аны җиңеп чыгарлык көч, теләк-максатлар, һәр кешенең бәхеткә лаек булуы ачык чагыла”, – ди Зиннур Сөләйманов.
Комментарийлар