“Болгар радиосы” радио көне уңаеннан караоке-трамвай маршруты оештырды. 5нче санлы трамвай тулы бер әйләнешне бушлай йөрде.
Скопировать ссылку
“Болгар радиосы” радио көне уңаеннан караоке-трамвай маршруты оештырды. 5нче санлы трамвай тулы бер әйләнешне бушлай йөрде.
- Ел саен радио көнен үзенчәлекле, кызыклы итеп бәйрәм итәргә тырышабыз. Ачык һавада да концертлар ясадык, Казанның төрле почмакларында да чыгыш ясадык. Узган ел “Татнефть-арена” залында зур концерт үткәрдек. Быел тамашачылар белән күзгә-күз карашып, бергә җырлап йөрисе килде, - ди “Болгар радиосы”ның башкарма директоры Илфар Кәримов.
Караоке-трамвай деподан Академик Арбузов тукталышына юнәлде. Беренче тукталышта ук, трамвай утыргычлары үз хуҗаларын тапты. Чараны “Болгар радиосы” “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары Эльвира Вильдан һәм Илнар Йосыпов алып барды. - Радиотыңлаучылардан да ныграк сөенәбез. Без бит алардан килгән хатларны укып, күңел җылысын сизәбез генә. Ә бүген тыңлаучыларыбыз белән очрашабыз. Аларның йөзләрен, елмаюларын, шатлыклы йөзләрен күрәбез, - ди Эльвира Вильдан.
Караоке-трамвайга татар эстрадасы йолдызлары да кушылды. Беренчеләрдән булып Рафил һәм Эльмира Җәләлиевләр чыгыш ясады. - Иртән уянгач, хатирәләрне барлап алдым әле. Моннан 7-8 ел элек Салават абый белән гастрольләрдә йөргән чакларда төрмәгә кадәр барып җырладык, ләкин трамвайда җырлаган юк иде әле. Беренче тәҗрибә. Нәрсә кияргә, нәрсә җырларга белмәдек. Бераз дулкынландырды. Шулай да бик шәп, күңелле чара булды, - ди Рафил.
Тышта 26 градус булса, трамвай салонында 32 градус иде. Радиотыңлаучылар белән бергә мунча кереп кайткан төсле булдык. Оештыручылар маршрутның шул кадәр популяр булуын күз алдына да китерә алмагандыр, мөгаен. Алып баручылар, артистлар белән бергә трамвайда әйләнү өчен Арча, Кукмара, Балтач һәм башка районнардан махсус килгән тамашачылар да булды.
Комментарийлар
0
0
Видио тешерсэгез ярамадымы
0
0