“Калеб” яшь иҗатчылар җыены “Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев” концертын тәкъдим итә.
Әлеге чара “Кайтаваз” циклы концертларының дәвамы. Моңа кадәр “Калеб”леләр Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров иҗатына мөрәҗәгать иткәннәр иде.
“Калеб”нең эшчәнлеге шушы бушлыкны бераз капласын иде
Хәйдәр Бигичев - эстрада, романслар, операны берләштергән легендар шәхес. Быел ТАССРның халык артисты вафатына 27 ел була. 49 яшендә бакыйлыкка күчсә дә, Хәйдәр Бигичев үзеннән соң саллы иҗади мирас калдырган кеше.
- Хәйдәр абыйга багышлап концерт оештыру минем идея иде. Аның җырларын яздырып алып, берничә ел шушы җырлар белән хыялланып яшәдем. Яшьләр дә, Хәйдәр абыйның иҗаты белән кызыксына икән, шулай итеп уртак фикергә килдек тә, концерт оештырырга булдык. Әлфия апа, Илһам абыйга игътибар күп кебек. Әмма анысы да аз әле. Ә Хәйдәр абыйга бөтенләй аз. “Калеб”нең эшчәнлеге шушы бушлыкны бераз капласын иде, - дип белдерде “Калеб” яшьләр җыены проектының авторы, Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.
Шулай ук Гүзәл Сәгыйтова “Калеб” яшь буын иҗатчылары яңа буын шагыйрь, композитор һәм җырчылары белән эшләүне әйтеп үтте. “Киләчәктә “Калеб” аерым проект буларак кына түгел, бәлки, продюсерлык үзәге буларак эшли башласа, сөенер идек. “Калеб”нең төп максаты - иҗатчыларны берләштерү. Бер буын “Калеб”леләр үсте, алар бер-берсен белә, бергә иҗат итәләр. Хәзер янәдән яшь шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар бер-берсен белеп бетермәве ачыкланды. Әлбәттә, проектны дәвам итәргә кирәк”, - диде ул.
“Хәйдәр абый бәллүр кебек”
Бу концертта Хәйдәр Бигичев репертуарыннан җырлар белән беррәттән, “Калеб” иҗатчылары репертуарыннан җырлар, яңа иҗат ителгән арияләр дә яңгыраячак. Концертта легендар шәхеснең тормышына да күзәтү ясалачак. Концертның сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резедә Гобәева. “Хәйдәр абый турында истәлекләрне өйрәнгәннән соң, аның чын мәгънәдә ир-ат идеалы булуына инандым. Аз сөйләп, эшен хезмәте белән күрсәткән кеше ул. Аңа якын киләсе дә килә, әмма куркыта. Хәйдәр абый бәллүр кебек”, - диде ул.
Биш елга бер андый шәхесне искә алу...
ТАССРның халык артисты, Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева җырчының исемен мәңгеләштерү өстендә эшләвен искәртеп, иҗатына битараф булмаган кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Хәйдәр вафатыннан соң күп тә үтмәде – “Хәйдәр Бигичев” урамы булдырылды. 174 нче гимназиядә музее эшләп килә. Хәйдәрнең язмаларын эзләп табып, бик күп дисклар чыгардык. Без яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йортка элмә такта куелды. Мин үзем аның иҗаты, шәхесенә багышлап күпме сольный концертлар бирдем. Биш ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында юбилей концертлары уздырылып тора. Биш елга бер андый шәхесне искә алу – әлбәттә, бик аз. Күбрәк булсын иде”, – диде ул.
Легендар шәхесләрнең истәлеге халык күңелендә яшәвендә, әлбәттә, аларның мирасын саклап калырга теләүчеләргә барып тоташа. Кызганыч, тик иҗат әһелләре өчен янып-көеп торучы туганнары, якыннары булмаса, шәхесләр вакыт белән онытыла бара.
Зөһрә Сәхәбиева да 8 ел элек Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара яшь вокалистлар конкурсы оештырылуны искә алды.
- Сигез ел элек Мәдәният министрлыгы Хәйдәр исемендәге бәйге оештырды. Анда катнашучылар шулкадәр сөенгән иде, кабат катнашырга теләүчеләр дә күп иде. Мин ул бәйгене дәвам иттерүне күпме үтендем... Өметләнәбез инде... Ул бит Хәйдәргә кирәк түгел, ә яшь җырчыларга кирәк, алар өчен стимул булып тора, – ди ул.
Бу сүзләрне хуплап Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов бәйгенең, һичшиксез, кире кайтачагын вәгъдә итте. “Бу конкурсны без булдырачакбыз. Шушы конкурс аша без бик күп талантларны ачачакбыз”, – диде ул.
“Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев” концерты 13 ноябрь Татар дәүләт филармониясендә узачак.
Комментарийлар