Галиәсгар Камал театрында Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгегә йомгак ясалды. Чара дүртенче тапкыр узды.
Фестиваль-бәйге 13 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр арасында үткәрелде. Быел бәйгегә 1 меңгә якын гариза килгән, ә гала-концертка нибары 140 катнашучы үткән.
Әлфия Авзалова исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова сүзләренчә, гаризалар саны кимесә дә, башкаручыларның осталыгы арткан.
- Сан, әлбәттә, бер хәл. Әмма безнең өчен сыйфат мөһим. Катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлау бик кыен булды. Җырчыларны гына да бер атна тыңладык. Биючеләрне бер көн буе бәяләдек. Нәфис сүз осталарыбыз да булды. Хәзер, гомумән, алып баручы һөнәренә игътибар аз. Әнинең һәр концертында алып баручы да, биючеләр дә була иде. “Мин күп җырлыйм, сез дә шулай ук эшләргә тиеш. Без - бер дәрәҗәдә”, - дип әйтә иде ул. Чыннан да, концертларда шушындый формат булса, тамаша кызыклырак булыр иде. Безнең бәйгедә дә шуңа күрә, нәфис сүз дә, җыр да, бию дә бар. Бу фестивальне, бәлки, ике елга бер түгел, ә ел саен үткәрергә кирәктер, - ди ул.
Сүзен дәвам итеп, Зөлфия ханым хатирәләргә дә бирелеп алды: “Әни концерт алдыннан беркем белән дә сөйләшмәде. Журналистлар, дуслары, Илһам абый килсә дә, чыкмады. Мин бу кагыйдәне балачактан ук белеп үстем. Концертка бер сәгать калганда: “Әни”, - дигән сүз яңгырамаска тиеш. Ул үзенә бик таләпчән булды, шуңа башкалардан да эшкә җаваплы карауны таләп итте”, - диде ул безгә.
Концерт Камал театрның Шәрык залында узды. Гәрчә, мондый сәләтле катнашучылар белән Филармониядә концерт куйсаң да, була иде. Әлфия Авзалова ярты гасырга якын гомерен Филармониягә багышлаган бит. Хәер, концертны караган кешеләр канәгать калды. Бәлки, быел оештыручылар: “Тәмле әйбер күп булмый ул”, - дигән сүзләргә таянып эш иткәндер. Шунысы хак: Әлфия Авзалова иҗаты, аның мирасын танытучы яшьләр - игътибарга лаек.
Концертта Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурсның Гран-при лауреатлары да чыгыш ясады. Җырчы Алмас Хөсәенов та - Әлфия Авзалова иҗаты фанаты.
- Мин гел Әлфия Авзалова иҗатына мөрәҗәгать итәм. Кызганыч, хәзер халык җырларын башкаручылар аз. Ә телгә, мәдәнияткә мәхәббәт уянсын өчен халык җырларын тыңлап үсәргә кирәк. Әлфия апа җырлаганда ниндидер иркенлек бар. Ул “көчәнеп” җырламый. Мин дә аның башкару манерасын өлге итеп алам, - ди ул.
Быел Гран-при ияләренә шулай ук бүләккә - 100 мең сум. Төп бүләккә Казанның 180 нче гимназиясе укучысы Рөстәм Хөсәенов һәм Яр Чаллы драма театры актеры Инсаф Һидиатуллин лаек булды.
- Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Әлегә җиңүемә ышанып та бетә алмыйм. Әлфия Авзалова - легенда. Аның исемендәге бәйгедә җиңү яулау - горурлык. Бәйгедә җырын башкардым. Бу көллияттә вокал дәресендә иң беренче җырлаган җырым. Бәхетле җырым, ахры, - ди Гран-при иясе Инсаф Һидиатуллин.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар