Быел бөек җырчыбыз Илһам Шакировның тууына 90 ел. Түгәрәк сан булгач, билгеле, юбилей чаралары күп узды.
“Шәрык базары” милли мәдәниятләр фестивале дә искәрмә түгел.
Ваһапов фондының мондый кичә уздыруы табигый хәл. Беренчедән, Рәшит Ваһапов – Илһам Шакировның остазы булган. Икенчедән, Илһам Шакиров озак еллар Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар бәйгесенең жюри рәисе вазифасын да башкарды.
– Төп максатыбыз Илһам Шакировны татарның бөек җырчысы итеп күрсәтү белән генә чикләнми. Без инде бик күптән үз казаныбызда кайнап ятабыз. Бу чараны әзерләгәндә башка милләт вәкилләрендә Илһам ага иҗаты нинди урын алып тора? Шушы сорауга җавап эзләдек. Аннан һәр милләттә дә кунак килгәч, иң кадерле, кыйммәтле әйберне күрсәтәләр. Менә без дә 40 ил һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән кунакларыбызга татар халкының иң зур байлыгы итеп Илһам Шакиров мирасын тәкъдим итәбез, – дип сөйләде фонд җитәкчесе.
Сүз уңаеннан, Рифат Фәттахов концерт көнне үзенең туган көнен дә билгеләп үтте. "Шулай туры килде, концерт залын арендага бу көнне генә бирделәр. Быел туган көнне бөтен Шәрык дөньясы белән бәйрәм итәм, диярлек" – диде ул безгә.
Зәвыклы концерт ясау – Ваһапов фондын аерып торучы билгегә әйләнде. Концертта катнашучы артистлар да артык үзгәрми: шул ук Ваһапов фестивале лауреатлары, чакырылган җырчылар. Шунысы кызык: Илһам Шакировка багышланган башка чараларда да шушы ук артистлар чыгыш ясады диярлек. Очраклы гына килеп чыкканмы, белмим. Әмма бөек җырчыны искә алу кичәсендә башка “атказанган”нарны да күрәсе килә. Әллә инде алар Илһам Шакировның җырларын сузып бетерә алмыйлармы? Менә бу – сорау.
Ваһапов фонды оештырган концертларның үз аудиториясе бар. Концерттан концертка сценарийда артык үзгәрешләр булмаса да, кеше йөри бит, җәмәгать. Димәк, ихтыяҗ бар. Җырчылары затлы, костюмнары да тыйнак, алып баручылар матур итеп һәр җырчыны сәхнәгә игълан итеп чыгара. Кыскасы, Ваһапов фонды концертлары – тәти концерт.
Илһам Шакировка багышланган бу кичә башка милләт вәкилләре катнашу белән аерылып торды. Үзбәкстан егете Акылбәк Пиязов “Кара урман”ны башкарды. Сүз уңаеннан, нәкъ бу җыр аңа яшь башкаручылар бәйгесендә җиңү алып килгән иде.
– Җырны өйрәнү кыен булмады, телләребез охшаш бит. Мин бу арияне ике ел башкарам инде, шуңа күрә вокал нечкәлекләрне камилләштереп торам. Репертуарыма тагын 2-3 татар җырын өстисем килә, – диде ул.
Астана дәүләт филармониясе солисты Айдан Жомабаев кичәдә үз гомерендә беренче тапкыр татар җырын башкарды. “Эзләдем, бәгърем, сине”нең бер куплеты – татарча, калганнары казахча яңгырады.
– Бар җанымны биреп башкарырга тырыштым. Татар һәм казах җырлары арасында уртаклык сизәм. Безнең күңелләребез охшаш. Җырны башкару авыр бирелмәде, әмма башка телдә җыр башкарганда җаваплылык арта, – диде ул.
Чара дәвамында барлык җырлар “Казан нуры” оркестры көйләренә башкарылды. Шулай ук Дәүләт камера хоры да кайбер җырларны бизәп торды. Хорны җитәкләүче Миләүшә Таминдарова турында да берничә сүз әйтмичә булдыра алмыйм. Хор, оркестр җитәкчеләре, гадәттә, үзләрен үтә тыйнак тота. Кайвакыт аларның сәхнәдә барлыгын да онытып җибәрәсең. Ә сәхнәгә Миләүшә Таминдарова чыккач, зал уянып китә. Йоклаган җиреңнән дә уята ала ул. Бу юлы да Миләүшә Таминдарова залда утырган тамашачыларны җырлатты. Зал да җанланып китте. Һәр җырчы сәхнәгә шундый энергетика, көч белән чыгарга тиеш. Залны дер селкеткән тагын бер җырчы – “Ялла” төркеме. “Ялла”ның солисты Фаррух Закиров Илһам Шакиров белән таныш булуын да әйтеп үтте.
– Илһам абый минем абый – Батыр Закиров белән якын дуслар иде. Әле дә хәтерлим Илһам абый Ташкентка гастрольләргә килгәндә филармония каршында татар калфаклары, түбәтәйләре кигән халык җыела иде. Аның концерты безнең өчен бәйрәм иде, – дип искә алды ул. Илһам абый рухына багышлап, “Олы юлның тузаны” җырын татарча башкарды. Чыгышны “Чайхона” белән йомгакладылар. Сүз уңаеннан, “Шәрык базары” кысаларында алар аерым концертлары да оештырылды.
Концерт кунаклары арасында быел Илһам Шакиров премиясенә ия булган Зилә Сөнгатуллина да бар иде. Ул да: “Илһам абый – эталон. Чаралар булып торсын. Бу концертка да бит – бер буш билет та юк. Димәк, халык йөри, чөнки Илһам Шакировка хөрмәт зур”, – диде.




Фото: Ваһапов фонды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар