Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң җаваплы чор якынлаша.
Егет-кызлар бердәм дәүләт имтиханнарында нинди предметлардан сыналачагын тәгаенләде, гаризалар тапшырды. Калган берничә айда шуларны үзәккә куеп, әзерлекне көчәйтү, булган белемнәрен тәртипкә салу мөһим.
Имтихан тапшыручыларның күпчелеге өчен дулкынландыргыч мизгел 1 июньнән башлана – нәкъ шул көнне БДИның төп чорына аяк басачаклар. Әмма кайберәүләр инде исәпне айлар белән түгел, көннәр белән алып бара. Вакытыннан алда имтихан бирүчеләр өчен сынаулар 20 мартта старт ала.
Рособнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, 2026 елда БДИ үткәрү тәртибендә җитди үзгәрешләр булмаячак. Быел имтиханнарда катнашуга 747 меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның 664 меңнән артыгы – быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Имтиханнар, гадәттәгечә, өч этапта үтәчәк:
Вакытыннан алда тапшыру – 20 марттан 20 апрельгә кадәр,
төп чор – 1 июньнән 9 июльгә кадәр,
өстәмә чор – 4-25 сентябрьдә.
Төп чорны тарих, әдәбият һәм химия предметларын сайлаучыларачып җибәрәчәк. 4 июньдә – рус теле, 8 июньдә – математика, 11 июньдә – җәмгыять белеме һәм физика, 15 июньдә – биология, география һәм чит телләрнең язма өлеше узачак. 18-19 июньдә чит телләрдән сөйләм өлеше һәм информатика имтиханы каралган.
Укучыларның бер предметны яңадан тапшыру мөмкинлеге дә саклана. Моның өчен 8 һәм 9 июль көннәре билгеләнгән.
Чик буе төбәкләре өчен үзгәрешләр
Белгород һәм Курск өлкәләрендәге мәктәпләр өчен өстәмә даталар кертелә. 5 июньдә – рус теле, 9 июньдә база һәм профиль математикасы уздырылачак. Бу карар төбәк башлыклары мөрәҗәгате буенча кабул ителгән.
Өч категория чыгарылыш укучылары өчен аерым кагыйдәләр кулланыла:
Россиягә кушылган яңа төбәкләр укучылары,
чик буе мәктәпләренең кайбер укучылары,
чит илдә укып, сәяси шартлар аркасында укуын өзәргә мәҗбүр булганнар.
Алар арадаш аттестация үтеп аттестатлы була ала, ә БДИны теләк буенча тапшырырга хокуклы.
Иң популяр предметлар
2026 елда иң популяр предмет булып янә җәмгыять белеме кала – аны 296 меңнән артык кеше сайлаган (барлык катнашучыларның 40 проценты диярлек). Икенче урында – информатика (21 проценттан артык), өченче урында – биология (20 процент). Иң популяр бишлектә физика һәм химия дә бар.
Быел профиль математикасын сайлаучылар саны кискен арткан: аны 371 меңнән артык укучы тапшырачак (+10,3%). Физика (+24,4%), химия (+10,7%), биология (+7,4%) һәм информатика (+6%) буенча да үсеш күзәтелә. Белгечләр фикеренчә, бу техник һәм инженерлык һөнәрләренә кызыксыну арту белән бәйле.
Җәмгыять белеме урынына тарих
Анзор Музаев белдергәнчә, 2027 елдан башлап, гуманитар юнәлешләргә укырга кергәндә, тарих өстенлекле предметка әвереләчәк. 2026 ел – күчеш чоры. Җәмгыять белеме урынына тарих тапшырырга теләүчеләргә киртәләр юк. «Ә 2027 елда инде гуманитар юнәлешләргә кергәндә тарих өстенлекле предмет булачак. Һәм көзен 10нчы сыйныфка килгән укучылар бу хакта белә», – ди ведомство башлыгы.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар