16+

“Аҗаган 2.0”: 105 мең яшьне берләштергән заманча патриотик хәрәкәт

“Аҗаган” уеннарының башы 1964 елларга барып тоташа.

“Аҗаган 2.0”: 105 мең яшьне берләштергән заманча патриотик хәрәкәт

“Аҗаган” уеннарының башы 1964 елларга барып тоташа.

Моннан ун ел элек РФ Президентының Идел буе Федераль округы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме белән әлеге уен кабаттан торгызыла. Яшь армиячеләр хәрәкәте оеша. Өч ел элек аны ил күләмендә зур масштабта, заман технологияләрен кулланып заманча уен формасында ил күләмендә уздыра башлый. Россия төбәкләрендә узучы әлеге “Аҗаган 2.0” (“Зарница 2.0”) хәрби-ватанпәрвәрлек уеннарында цифрлы технологияләрне кулланып, балалар һәм яшьләрне берләштерүче тәрбия чарасының асылы турында ТР Рәисе киңәшчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге әйдаманы Тимур Сөләйманов матбугат очрашуында сөйләде.  

– Без барыбыз да әлеге хәрби-ватанпәрвәрлек уеннарында катнашып үстек. Еллар узган саен аның максаты үзгәрмәде, бары заманча мөмкинлекләр белән баетылды. Әлеге уенны безгә кадәр үк уйлап тапканнар, бик күп буын әлеге уенда тәрбияләнеп үсте. Ул безне берләштерде, дуслаштырды, бердәм булып яшәргә өйрәтте. Еллар агышы барса да, асылы шул килеш калды, әмма яшьләргә кызыклы булсын өчен заманча технологияләр белән баетыла бара, – диде Тимур Сөләйманов. 

Әлеге бөтенроссия хәрби-патриотик уенда 7-23 яшькә кадәрле кешеләр катнаша. Яшьләренә карап, уен төрләре дә төрле. Кече яшьтәгеләр өчен спорт уеннарын колачласа, өлкәнрәкләр өчен нинди генә шартларда да югалып калмый торган тормыш дәресләреннән тора.  

Узган ел “Аҗаган”да республикада 105 меңнән артык бала һәм яшьләр катнашкан. Алар башта мәктәп, муниципаль, зона, республика күләм ярышларда очрашкан. Иң яхшы командалар Татарстан данын яклап Оренбург шәһәрендә көч сынашып, федераль дәрәҗәдә Волгоград шәһәрендә чыгыш ясап, уңыш казанганнар.

Быел исә ил күләмендә узучы бу бәйгегә август-сентябрь айларында йомгак ясалачак. Әлегә ярышлар җирлек күләмендә уза. Тимур Сөләйманов белдергәнчә, быел да катнашучылар саны 105 меңнән ким булмаячак. Моңа кадәр әлеге чарада мәктәп, көллият укучылары гына катнаша алган булса, быел республикада беренче тапкыр югары уку йортларында белем алучыларга да мөмкинлек бирелгән.   

Билгеле булганча, Татарстанда «Пилотсыз авиацион системалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading