Татарстан Фәннәр академиясендә атаклы археолог Альфред Халиковка багышланган китап тәкъдим ителде.
Ул “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан нәшер ителгән “Шәхесләребез” сериясен тулылардырды. Бүген бу сериядәге 150дән артык басма исәпләнә. Ел саен, 1989нчы елдан башлап, 5-7 мәшһүр шәхес турындагы китап дөнья күреп килә. Альфред Халиков хакындагысы – 2024 елда бастырылган биш басманың берсе.
Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов галимнең Татарстан, гомумән, ил археология мәктәбенең аякка басуына керткән өлешен билгеләп үтте.
- Альфред Халиков – киң диапазонлы фәнни кызыксынулары булган галим. Археологик тикшеренүләре арасында бигрәк тә Биләр шәһәрчегендә, Казан, Алабуга, Болгар-Киев сәүдә юлы буенча үткәрелгән тарихи-археологик эшләре кызыклы. Халиков куйган зур көч һәм оештыручанлык таланты ярдәмендә Татарстан Республикасының 6 томлы археологик картасы өстендә эш төгәлләнде. Анда 4 меңнән артык археологик һәйкәл тасвирланды. Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты аның исемен йөртә, - дип ассызыклап үтте Рифкать Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Альфред Халиков турындагы басма – аның фәнгә керткән өлешенә хөрмәт кенә түгел, ә аның идеяләрен саклау һәм популярлаштыруга таба ясалган адым. Басмада уникаль материаллар урын алган: коллегалары истәлекләре тупланган, аның фәнни мирасы анализланган.
Альфред Халиков исеме Татарстан фәнендә яхшы билгеле. Аның үз хезмәтләре дә, аның хакында, бигрәк тә археолог-галим буларак, язылган китаплар да шактый. Әмма, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, басманың җаваплы мөхәррире Дания Заһидуллина билгеләп үткәнчә, “Шәхесләребез” сериясендә чыккан басманың үзенчәлекләре бар.
- Беренчедән, бу китапта Альфред Халиков бөтенләй башка амплуада күз алдына килеп баса. Биредә аның татар халкы килеп чыгышы, этногенезы, “татар” атамасы, татарларның, төркиләрнең Европага юлы, татар кабиләләренең Татарстан һәм Идел-Урал буенда яшәүләре хакында мәкаләләре, хезмәтләре тупланган. Үз вакытында татар газета-журналларында басылып, зур резонанс алган әлеге хезмәтләр Альфред Хәсән улын зур фикер иясе, битараф булмаган шәхес, философ буларак күрсәтәләр. Бу китап аны, яхшы мәгънәдә, милләтче итеп тә таныта. Икенчедән, биредә ул Татарстандагы археология мәктәбен тудыручы буларак кына түгел, бәлки Идел-Урал буе республикалары, халыклары өчен археология мәктәбе булдыручы буларак күзаллана, - ди Дания Заһидуллина.
Фаяз Хуҗин турындагы басманың автор-туплаучысы – археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. Аның сүзләренчә, бу басмага алыну теләге анда узган елда, тарихчы, археограф Миркасыйм Госманов турындагы китапны укып чыкканнан соң туа. “Халиков та шундый хөрмәткә лаек”, дип уйлый ул һәм аның турында материаллар туплый башлый.
- Альфред Халиковны галим-белгечләр генә түгел, халык та белергә тиеш. Ул халык өчен эшләгән. Басмага нигез итеп мин Миркасыйм Госмановка багышланган китапны алдым. Бүлекләре шундый ук: аның тормыш тарихы һәм археолог буларак аның иҗат тарихы, - дип сөйләде Фаяз Хуҗин.
Тарих фәннәре докторы, академик Искәндәр Гыйләҗев Альфред Халиковны университет остазларының берсе буларак искә ала. Ул аларда археология укыта һәм археологик практика алып бара. Үз буынының бәхете дип тә ул шундый зур шәхесләрдә укуларын, алардан белем алуларын атый.
- Шәхесне тәрбияләү өчен шәхес кирәк. Хәзерге көндә Татарстан һәм фәнни җәмәгатьчелек шәхесләр мәсьәләсенә зур игътибар бирә. “Шәхесләребез” сериясе моның бер матур нәтиҗәсе. Альфред Халиков – олы кеше, ул бер яктан, җайсыз, үз позициясен яклый белә торган кеше иде. Мин аның катнашындагы фәнни бәхәсләрне, дискуссияләрне хәтерлим. Бу – нормаль күренеш. Шәхес җайлы гына, шома гына була алмый. Чөнки шәхеснең дөньяга, кешегә, фәнгә, киләчәккә үз карашы бар. Альфред Халиков нәкъ менә шундый шәхес, - дип үз истәлекләре белән уртаклашты Искәндәр Гыйләҗев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар