“Август – Роберт Миңнуллин ае” дип язган идек. Ул айда туган балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шагыйренә багышланган күп кенә истәлек чалары үтте.
Инде менә сентябрьне һич икеләнмичә шулай ук балаларның яраткан язучысы әкиятче-батыр Абдулла Алиш ае дип әйтеп була. 1908 елның сентябренең 15ендә Спас районы Көек авылында туган ул җәлилче-патриот.
“Илең турында уйласаң, гомерең озын була” дигән шагыйрь хаклы. Тууына да, гильотина балтасы астында батырларча тез чүкмичә һәлак булуына да ничә дистә еллар узуга карамастан, Алиш исеме бүген дә яши, онытылмый. Башкалабызның 20нче гимназиясе дә менә Алиш исемен йөртә. Әлеге гимназиядә Алишның чын варислары, дәвамчылары үсә. Беренче сыйныфтан ук аларны Алиш варислары сафына кабул итәләр. Менә быел да бу чара зур бәйрәм рухы белән тантаналы узды. Өч сыйныф беренчеләре башта бер-бер артлы үзләре белән таныштырдылар. Аннары аларга 1нче сыйныф егет-кызлары күкрәк билгесе такты. Нәниләр бик тырышып яхшы укырга, тәртипле булырга, туган илне, туган телне яратырга вәгъдә-ант бирделәр. Бу аларга зур җаваплылык та өсти. Әле нәни булсалар да, моны аңлыйлардыр кебек.
Ә инде сентябрьнең урталарында ел саен бу гимназия ишегалдындагы Абдулла Алиш бюсты янында митинг була. Анда укучылар да, укытучылар да, язучылар да катнаша. Менә быел да без, Алиш премиясенә ия каләмдәшләр, чәчәкләргә күмелгән бюст янына җыелдык. Вакыйф Нуриев, Нурия Сәяр һәм мин. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Галия Гайнетдинованың да Алиш туган көнне өендә утырасы килмәгән, үз күзләре белән күрергә теләгән. Гимназиянең директоры Рәхимә Арысланова үзе дә Алиш бүләге иясе. Алишның туганы Гөлшат апа Сөнкишева да елдагыча килеп, әнисенең энесе турында сөйләгән истәлекләре белән уртаклашты.
Татарстан Язучылар берлеге ике елга бер тапкыр балалар өчен иң яхшы язучы әдипләргә Алиш премиясе бирә. 1996 елдан башланган иде инде бу матур гамәл. Аның беренче лауреатлары Шәүкәт Галиев һәм Ләбибә Ихсанова иде. Бу исемгә тагын кемнәр лаек икәнен белергә теләсәгез, әлеге гимназиягә килегез. Анда “Алиш варислары” музее эшли. Инде 2025 елның лауреатлары да билгеле. Алар Равилә Шәйдуллина һәм Зинаида Захарова. Ихластан котлыйбыз! Балалар әдәбиятына хезмәт итә торган каләмнәре тутыкмасын. Роза Мулланурова да лаеклы тәкъдим ителгән булган, тик идарә икене генә бирергә карар кылган, бик кызганыч. Әле кичә генә диярлек Алиш бүләге лауреаты булуын ишетеп шатланган Равилә Шәйдуллина батыр һәм талантлы милләттәшебезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе итеп, ак чәчәкләр бәйләме алып килгән иде бүгенге митингка.
Бу гимназияне үзенең дә Алиш премиясе бар. Аны тырышып укыган, гимназия тормышында актив катнашкан югары сыйныф укучысына бирәләр. Быел аңа 10 сыйныфта укучы Рөстәм Сираҗиев лаек булды. Егет лаеклы бүләген алырга Алиш бюсты янына чыккач, бик күбебез: “ничек охшаган!” - дип гаҗәпләндек. Чынлап та, Рөстәм туганы кебек бик охшаган иде Алишка. Батыр әкиятче абый исеменә лаек булырга бик тырышкангадыр бу, бәлки.
Танталы хәтер бәйрәменә “Сабантуй “ хезмәткәрләре дә килгән иде. Димәк, алар бу мөһим чараны үз журналларында яктыртачак. Тиздән язучыларны Алишның туган авылы Көек көтә. Монысы да бер ел да үткәрелми калмый торган матур традиция.
Урамда әбиләр чуагы. Әйтерсең лә, Алиш рухы үзен онытмаганга сөенеп, шулай кояш булып елмаеп карый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар