16+

Әти-әниләр БДИның ни икәнен үз җилкәсендә тойды

Баласы имтиханда ниләр кичерүен белү өчен ата-анага үзен аның урынына куеп карарга гына түгел, булып карарга кирәк.

Әти-әниләр БДИның ни икәнен үз җилкәсендә тойды

Баласы имтиханда ниләр кичерүен белү өчен ата-анага үзен аның урынына куеп карарга гына түгел, булып карарга кирәк.

Без дә үз вакытында сынаулар  бирмәгән түгел инде, диярсез. Әмма ул чакта барысы да башкача иде. Элек яхшы булган да, хәзер начар диюем түгел. Бары тик имтиханның формасы, тәртипләре моннан 20-25 ел элек булганнан үзгә бүген. 

«Безнең заманда мондый катлауландырулар булмады», «Имтиханны элеккегечә үз мәктәбеңдә үз укытучыңа бирүдән дә яхшысы юк», «Бердәм дәүләт имтиханын бетерергә кирәк» дигән фикерләрне өлкән буын кешеләреннән еш ишетергә туры килә. Коткы салучылар да мәктәпне инде күптән тәмамлап, БДИның ни икәнен бөтенләй белмәгән, күзалламаган олылар. Балаларның үзләрен тыңласаң, бернинди ризасызлык та, артык борчу да булмавын күрәсең.

Аларны инде башлангычтан диярлек Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ), Бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) әзерлиләр дисәң дә ялгыш булмас. ВПРлар, йомгаклау контроль эшләре формасы буенча чыгарылыш сыйныфлар тапшырган сынауларга охшаш. Шуңа күрә бүгенге мәктәп укучылары моннан 20 ел элек ничек булганны белми дә, үзләре күнеккән форматны гадәти саный.

Өлкәннәрне тынычландыру өчен инде күп еллар бөтен Россия буенча ата-аналар тарафыннан төрле предметлардан БДИ тапшырулар уздырыла. Шул рәвешле тынычландырырга тырышалар аларны: имтихан уздыру тәртипләрен үз күзләре белән күрсеннәр, биремнәрне чишеп, БДИ мохитенә чумып карасыннар, диләр.

Акция күп еллар балалары 11не тәмамлаучы ата-аналар өчен оештырылып килде. Быел берникадәр үзгәрешләр кертергә булганнар: әти-әниләр имтихан тапшыру пунктларына балалары белән бергә килде. 9нчы сыйныфтан чыгарылучы балаларның ата-аналарын да игътибарсыз калдырмаганнар бу юлы. Алар да төп дәүләт имтиханының (ОГЭ) бер дә куркыныч түгел икәнен тойсын дигәннәр, күрәсең.

– Төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә, белемнәр генә түгел, чыгарылыш укучыларының дөрес психологик халәте, үз көчләренә ышанычы да зур әһәмияткә ия. Монда гаиләнең, ата-аналарның роле бәяләп бетергесез. Шуңа күрә әлеге акция ата-аналар үз балалары белән  сынау биреп карасын, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныша алсын өчен үткәрелә. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына имтиханнарга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне киметергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга булыша, –  ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Быел бу акциядә бөтен Татарстан буенча 2 меңнән артык кеше катнаша. Шуларның бер төркеме Казанның 187нче күп профильле лицеенда җыелды. Әти-әниләр белән бергә балалар математиканы биреп карадылар. Дөрес, тулы форматлы, 3-4 сәгатькә исәпләнгән имтихан булмады ул, биремнәрнең кыскартылган варианты гына тәкъдим ителде аларга. Шуңа да карамастан, чын имтихандагы кебек укучылар һәм ата-аналар кулына нибары паспорт һәм су гына тотып, металл рамкалары аша уздылар, имтихан алдыннан инструктаж тыңладылар, төрле типтагы биремнәрне үтәп карадылар. Чын имтихан мохитенә чума алдылар дип уйлыйм.

– Бердәм дәүләт имтиханнары дип безне бу соңгы елларда бик хафага салалар, ләкин бала ныклап торып укыганда, моның бернинди куркынычы юк икәнен аңлыйсың. Безнең өйдә бала белән әти-әни арасында шуның кадәр ышанычлы мөнәсәбәтләр ки, мин баланың кая йөргәнен, лицейда кемнәр белән укыганын, нәрсә белән шөгыльләнгәнен беләм һәм өйдә төнге сәгать икегә кадәр укып утырганы безнең күз алдында. Мин үз баламның ныклап әзерләнгәнен беләм. Шуңа күрә башка әти-әниләргә дә балаларга ул кадәр басым ясамыйча: «Балам, син һичшиксез бу сынауны уңышлы гына үтәчәксең», дип аңлатырга гына кирәк, - ди быел 11не тәмамлаучы Әгълиуллин Аязның әнисе  Ләйлә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading