Балалар эш белеп үссен өчен мини-ферма тоталар. Әмма анысы да, балалар саны кимегән кебек, инде бозаулар асрауга гына кайтып калган. Ә элек куяннары, сарыклары, сыерларына кадәр булган. Мәктәп яны бакчасында исә бәрәңге, кабак, азык чөгендере үстерәләр.
– Кызганыч, авыл халкы картая бара. 90нчы елларда гаилә корганнарның балалары үсеп җитеп, авылда калмады. Шуңа күрә балалар саны алга таба да артыр дигән өмет юк, - дип уфтанды Мәдинә Җамалиева.
Укучысы булганда, мәктәп яши
8 яшьлек Гүзәл Хәйретдинова Арча районы Кышкар авылының башлангыч мәктәбендә бүген бердәнбер укучы. Беренче сыйныфка укырга кергәндә үзенә иптәшкә бер малай була әле. Әмма былтыр анысы да башлангычны тәмамлаган. Хәзер башка олырак балалар белән автобуста Иске Кырлай мәктәбенә йөриләр икән. Гүзәлнең әнисе Аидага да кызын шунда укытырга тәкъдим булган, әмма алар баш тартканнар.
– Мәктәпнең үз авылыңда булудан да җайлысы юк, - ди Аида ханым. - Кырлай мәктәбенә автобус 6.30да китә, 14.30да гына кайта. Димәк, кызыма иртә торып чыгып китәргә, олы сыйныфларның укуы тәмамлангач кына өйгә кайтырга туры килер иде. Мондагы мәктәпкә ул үзе җәяү генә төшә, дүрт дәрес укый да өйгә кайта. Укытучыбыз Эльмира Исламова да бик тәҗрибәле, искиткеч бала җанлы кеше. Ике олы улымны да ул укытты. Бик канәгать аннан. Кызыбызга төпле белем бирә, аны төрле бәйгеләргә әзерли, хәзер менә “Созвездие-Йолдызлык”та катнашырга исәпләре. Эльмира ханым үзе дә җырга-моңга оста, баланы да тиешле дәрәҗәдә өйрәтә. Гүзәлебез күп кенә бәйгеләрдә җиңүләр яулап кайтты инде.
Кышкарда бүгенге көндә 110 хуҗалык исәпләнә. Ләкин елдан-ел халык саны кими бара – өлкәннәре картаеп бакыйлыкка күчә, яшьләре шәһәргә йөз тота. Шуңа күрә балалары да санаулы гына. Аның каравы, авыл халкы онытылмаган. Башлангыч кына булса да, мәктәпләре бар. Китапханә, медпункт, клублары эшләп килә. Шуларның дүртесе өчен җыйнак кына бер бина төзеп куйганнар. Быел Гүзәлгә иптәшкә мәктәпкә керүче тагын бер бала да бар икән әле. Аның әниләре дә улларын Кышкар мәктәбенә бирергә ниятләп тора. Димәк, мәктәп алга таба да яши әле, Аллаһы боерса.
Арча районы Мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Мөхәмәдияров: – Бүген районыбызда 22 мәктәп филиалы бар. Аларның барысын да аз комплектлы дисәң була, күбесендә балалар саны аз. Араларында 2-3 бала укыганнары да бар. Әйтик, Кышкар мәктәбендә 1 бала, Казиле мәктәбендә 2 бала, Корайван авылында 3 бала белем ала. Әмма бу мәктәпләрдә балалар саны аз булса да, республикабызда аларны ничек тә саклап калырга тырышалар. Дөрес, без бу мәктәпләрдә укучыларның әти-әниләренә балаларына база мәктәпләрендә белем бирергә тәкъдим итәбез. Районыбызда 24 мәктәп автобусы бар, алар бер меңгә якын баланы көндә укырга йөртә. База белем бирү йортларында белем алу өчен шартлар да яхшырак, башка балалар белән аралашу, социализация өчен дә мөмкинлекләр күбрәк. Әмма әти-әниләр баш тарта. Бу бер яктан дөрес тә инде. Авылда мәктәп булмаса, авылдан бөтенләй тормыш китә. Алай-болай авылда балалар ишәеп китсә, ябылганны яңадан ачуы да авыр. Мәктәп ябылса, укытучылары да эшсез кала, ә аларның күбесе зур стажлы, тәҗрибәле мөгаллимнәр. Аларны да урамга чыгарып җибәреп булмый бит. Инде укучылары бетеп, мәктәпне ябудан тыш чара калмаса, база мәктәпләрендә эш тәкъдим итәргә тырышабыз.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: Ел саен Министрлык тарафыннан мәгариф оешмалары челтәренең торышына мониторинг үткәрелә, нәтиҗәләр муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре белән берлектә анализлана. Чыннан да, татар телендә укыту һәм тәрбия бирү мәктәпләре саны кими бара. 2022 елда 610 мәктәп исәпләнсә, 2023 елда – 600гә, 2024 елда 591гә калды. Әлеге мәктәпләрне туктатып тору һәм бетерүнең сәбәбе – мәктәп яшендәге балаларның саны азаюы яки булмавы. Барлык бетерелгән мәктәпләр дә кечкенә авылларда эшләде, соңгы елларда укучылар саны 10 дан кимрәк иде, ә кайдадыр – 3-4. Мәктәпләр саны авылларның торышын да күрсәтә, яшьләрне авыл җиренә җәлеп итү юнәлешендә эшләргә кирәк.
Татарстанда бүгенге көндә 330 тирәсе аз комплектлы мәктәп бар. Башлангыч мәктәптә - 15 тән, төп мәктәптә – 30дан, урта мәктәптә 50 баладан кимрәк белем алса, уку йорты шундыйлар исәбенә кертелә. Әмма мәктәптә бер генә укучы булса да, без аны япмыйбыз, аны сакларга тырышабыз. Чөнки бу авылны саклау, анда үзебезнең халык яши. Шуңа күрә без аларны ябу яклы түгел. Балалар булмый икән, ябудан тыш чара калмый шул инде.
Комментарийлар