16+

Без – яшь буын. Иң бәхетле буын, дары исен белми күбебез.

23 марта 2025, 11:23
95
0
0
Уку өчен 4 минут

5-11 нче сыйныф укучылары өчен тантаналы линейка.

5-11 нче сыйныф укучылары өчен тантаналы линейка.

Максат:  Балаларның Җиңү көне турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Үз тарихыңны,  

                 үткәнеңне белү, онытмау, туган илне ярату, патриотизм хисләре   

                 булдыру. Сугыш, хезмәт ветераннарына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәүләт символлары, темага кагылышлы плакатлар.

 

1 алып баручы.

Яз җитүгә туган илгә

Кайта кошлар, канат кагып,

Бөек Җиңү көне җитә

 Бәйрәм итә барча халык.

2 алып баручы.

Һәрчак безгә кояш көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.

Без – яшь буын.

Иң бәхетле буын,

Дары исен белми күбебез.

1 алып баручы.

Еллар арты еллар узсалар да

Иңнәренә салып сагышны.

Онытмыйбыз күп корбаннар белән

Җиңеп чыккан бөек сугышны.

2 алып баручы.

    Чал тарихның битләрен актара башлауга, андагы кайгылы һәм шатлыклы көннәргә игътибар бирәсең. 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышы исә, илебез һәм аның җиңелмәс халкы өчен иң зур сынауларның берсе булды. Озакка сузылган аяусыз сугышта җиңеп чыгуыбызга 80 ел вакыт узган. 

     ТР һәм РФ гимннарын тыңлау.

1 алып баручы.

    Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер сокланыр, Сезгә дан һәм мәдхия җырлау, Сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен, бу залга җыелдык.

    Сүз килгән кунакларга бирелә.

2 алып баручы.

     Әкрен генә таң атып килә. Илебез халкы тыныч йокыда. Әниләренә сөенеп, тәмле төшләр күреп, сабыйлар йоклыйлар. Ә кояш, яңа көн тууын белдереп, бар дөньяга алтын нурларын сибәргә җыена.

     “Священная война” җыры яңгырый.

1 алып баручы.

       Кинәт, тәмләп йоклаган сабыйларны гына түгел, дөньяның матурлыгына сокланып сайраган кошларның тавышын бүлдереп, бомба шартлавы, танклар шавы ишетелде. Авылларыбыз, шәһәрләребез ут эчендә калды. Кояшның алтын нурлары снаряд шартлавыннан күккә күтәрелгән тузан бөртекләре эчендә эреп юкка чыктылар, дөньяны караңгылык биләп алды.

2 алып баручы.

      Бу – 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Бу 1948 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышының башлануы иде.

1 бала. Хәтеремдә: июнь таңы иде.

             Күтәрелде сугыш давылы.

             Һәм тормышны шомлы кайгы бүлде

             Якынлашты пуля яңгыры.

2 бала. Сугыш... Нинди авыр, шомлы сүз. Ул миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

3 бала. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

4 бала. Калды ана, яклык очы белән

             Сөртә-сөртә кайнар күз яшен,

             Китте улы, туып үскән өйдән

             Хәсрәтенә ничек түзәрсен?

5 бала. Газизләрен озатканда, һәркемнең күңелендә “озакламый күрешербез” дигән өмет чаткысы яшәде. Күз яшьләрен күрсәтергә кыймаган аналар, хатыннар үзләренең иң газиз кешеләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламадылар да.

      “Солдатлар” җыры.

6 бала.  Бер адым да артка чикмәделәр,

           Изге антка тугры булдылар.

           Сакал-мыек үсте, өс керләнде,

           Кар белән бит-кулны юдылар.

7 бала. Ачлы-туклы, ләкин батырларча,

            Каршы алды алар таңнарны...

            Иртән торгач берсе-берсе какты

            Шинельләргә сарган карларны.

8 бала. Сезнең язмыш – ил язмышы иде,

             Кызыл юлдан язды Ватаным,

             Баш хәрефтән ташка чукып язды

             Кай туфракта кемнең ятканын.

 9 бала. – Сез кайсы халыктан? – дисәләр.

              Батырлар исемен атадым.

              Батырлар утларга керделәр,

              Тик исән булсын, дип Ватаным.

10 бала. Ватан өчен гомерләрен биреп,

              Матур тормыш бүләк иткәннәр.

              Алар батырлыгын хәтерләтеп,

              Калкып чыккан мәрмәр һәйкәлләр.

11 бала. “Онытма!” – дип мең кат кабатла син,

               Батыр исемнәрен кат-кат укы.

               Изге яуда башын салганнарны

              Онытырга мәңге юк хакың.

     1 минутлык тынлык.

1 алып баручы.

Сугыш авыр булды, күп батырлар

Ватан өчен гомер бирделәр.

Баһадирлар утлы ташкын булып,

Берлин урамына керделәр.

2 алып баручы.

Рейхстаг яна... Кара төтен

Чорнап алган аның һәр ягын

Ә гөмбәздә батыр солдат тора,

Җилфердәтеп Җиңү байрагын.

1 алып баручы.

Таңнарыбыз якты булсын

Шат нурлар уйнасын ла,

Дөнья иминлеген бергә саклыйк,

Сугышлар булмасын ла.

2 алып баручы.

Таңнар ата, кояш чыга,

Киң офыклар яктыра.

Яшь буын җирдә һәркемне

Дус яшәргә чакыра.

“День Победы” җыры.

 

Яковлева Роза Анатольевна, Казан шәһәре 82 нче урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading