Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2025» премиясен тапшыру тантанасы узды. Бәйгегә 574 гариза кабул ителгән, бу исә премия тарихында рекордлы күрсәткеч булып теркәлгән.
Конкурслы сайлап алу 20 төрле юнәлеш буенча үтте, алар арасында: студентлар үзидарәсе органы, иҗтимагый оешмалар, волонтерлык хәрәкәте, IT-технологияләр, интеллектуаль юнәлешләр һәм, әлбәттә, ел студенты.
Премияне Татарстан Республикасы студентлар лигасы президенты Шамил Якупов ачып җибәрде. Ул ел дәвамында бергә эшләгән ректорларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук катнашучыларны, тамашачыларны сәламләде:
— Бу синең үсеш ноктаң, хәзер хыялланырга вакыт, һәрвакыт үзеңә тугры булып кал!
Җиңүчеләрне котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Ул студентларны үткән бәйрәмнәре белән котлап, «Татарстан Республикасы студентлары лигасы»ның 30 ел эчендә мөһим уңышларга ирешүен билгеләп үтте:
— Югары мәктәпнең зур потенциалы булуына без чын күңелдән шатланабыз. Безнең киләчәк сезнең кулда! Шуңа күрә соңгы елларда республикада яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән күпсанлы проектлар гамәлгә ашырылды. Республика бу юнәлешләрдә актив үсә. Иң мөһиме, сезгә актив тормыш позициясе өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә, - дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025” премиясенең иң югары бүләге диеп Гран-при санала. Ул исемгә Казан дәүләт энергетика университеты студенты Даниил Ченцов лаек булды. Җиңүчегә дәрәҗәле бүләкне Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Даниил “Алгарыш” программасы кысаларында дөньяның үзе теләгән уку йортында белем ала алачак.
— Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам! Барыгыз да нәкъ менә үзегез яраткан эш белән шөгыльләнегез, һәм сез, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез, – диде җиңүче, үзенең уку йортына, галимнәренә, гаиләсенә рәхмәтләр белдереп.
Кичә барышында залдагы мохитне махсус чакырылган кунаклар – яшь җырчы кызлар Defne һәм Beku үзләренең популяр җыры белән тагын дә җанландырып җибәрделәр.
Быелгы премия Татарстан студентларының никадәр күпкырлы һәм көчле булуын тагын бер кат исбатлады. Җиңүчеләр һәм катнашучылар өчен бу бәйге зур казанышларының башлангычы булыр дип ышанып калабыз!
Җиңүчеләр исемлеге:
1. «Елның патриотлык берләшмәсе» - КДЭУның эзләү отряды «Поисковая Тропа»
2. «Ел волонтеры» - Ибәтуллина Диана, Казан дәүләт энергетика университеты
3. «Студентларның ел проекты» - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «РКТ» бию бәйгесе
4. «Ел медиачысы» - Кульбарисова Алия, Казан (Идел буе) федераль университеты
5. «Студентлар медиасы» - Медиа «Крылатые барсы», Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты
6. «Елның чит ил студенты» - Укаегбу Фредрик Чиемери, Казан (Идел буе) федераль университеты
7. «Студентларның иҗат коллективы»- «K-CREW» бию коллективы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты
8. «Ел студентлар спорт берләшмәсе» номинациясендә җиңүчеләр - «КАИ-ЗИЛАНТ» ССК
9. «Елның студентлар оешмасы» - КДЭУның Студентлар отрядлары штабы
10. «Ел интеллекты» - Выборнов Даниил, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
11. «Студентларның фәнни оешмасы» - И.А. Студенцева исемендәге СНО, Казан дәүләт медицина университеты
12. «Стартап года» - ЛиХимТех (BiSurf проекты), Казан милли тикшеренү технология университеты
13. «Елның ИТ-ачышы» - Швецов Егор, Иннополис университеты
14. «Ел старостасы» - Сафина Алинә, Казан (Идел буе) федераль университеты
15. «Ел тулай тораклары студентлар советы» - Студентларның 9 нчы номерлы тулай торак советы, Казан (Идел буе) федераль университеты
16. «Ел студентлар үзидарәсе органы» - В.М. Лебедев исемендәге КФ РДУП студентлар советы
17. «Елның иҗади шәхесе» - Әминова Милена, Казан дәүләт энергетика университеты
18. «Ел спортчысы» - Галиева Алинә, Казан (Идел буе) федераль университеты
19. «Ел җәмәгать эшлеклесе» - Калимова Назгуль, Казан (Идел буе) федераль университеты
20. «Ел студенты» - Даниил Ченцов (Казан дәүләт энергетика университеты студенты).
Залинә Гыйлаҗиева





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар