Миус елгасы ярында фашистлар блокадасын өзү вакыйгасы Мөхәммәтшиннар гаиләсендә буыннан-буынга тапшырыла. Сугыш елларында элемтә гади чыбык булган, һәм элемтәне торгызу өчен бөтен ут линиясе буйлап шуышырга кирәк булган. Ул чагында Хәйрулла Динкәй улы элемтәне ялгый алган. «Әтинең әлеге заданиене үтәп исән-сау әйләнеп кайтуы бер могҗиза. Ату белән янаган полк командиры аны шатлыклы хәбәр белән каршы алган, Хәйрулла Мөхәммәтшинны «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә тәкъдим иткәннәр», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк... Бу фикер бүген парламент дәресенең асылын тәшкил итте. Фәрит Мөхәммәтшин гимназиянең педагоглар коллективына, театр куелышларында, җырларында Бөек сугыш авырлыкларын чагылдырган укучыларга рәхмәтен белдерде. «Татарстан Дәүләт Советы инициативасы белән оештырылган парламент дәресләре республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә бу көннәрдә барлык мәктәпләрдә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә уза. Мин күргәннәремнән, Җиңү музееннан һәм театр тамашасыннан бик нык тәэсирләндем, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең бурыч – үсеп килүче буынны, укучыларны республика мәгариф проектлары аша Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәр белән баету, әти-әниләребез, ата-бабаларыбызга төшкән авырлыклар турында хәтерне ирештерү».
Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, быел парламент дәресе инде 18 нче мәртәбә уза. Парламент дәресе кебек проектлар гражданнарны хокукый яктан агартуга, актив гражданлык позициясен формалаштыруга хезмәт итә, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. «Илебезнең иң алдынгы субъектларының берсе, Россия Федерациясенең терәк төбәге булган Татарстанда тууыгыз белән горурланыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин гимназистларга. – Үзегезне зур иҗади тормышка әзерләгез. Яхшы укыгыз, һөнәр алыгыз, Ватаныгызны яратыгыз. Һәм сезнең барысы да яхшы булыр».
Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла, быел инде унсигезенче тапкыр үткәрелә.
Парламент дәресе кысаларында 2026 елның 2 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары уза. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры боерыгы белән расланган. Конкурсларга йомгак, гадәттәгечә, апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасы парламентта апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар