Максат: Әти-әниләргә, әби-бабайларга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү.
- Гаилә ул - җылы учак. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Гаиләдә бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
- Димәк, бүген дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
- Ә нәрсә соң ул гаилә, сез ничек дип уйлыйсыз? (Гаилә ул – безнең өебез, әти-әни, әби –бабай, апа, абый, эне,сеңел,мин)
Тактада кояш төзелә. ( Таҗларына: әти, әни, әби, бабай, апа, абый, сеңел, мин язылган)
Әти - әни, әби – бабай
Гаиләнең нигезе
Апа – сеңел, абый – энем
Гаиләнең көзгесе.
- Гаиләнең нигезе кем инде ул?
Әти – гаиләнең яклаучысы,усаллардан саклаучысы, гаиләнең терәге, ышанычы.
- Уйлап карыйк әле, аларга нинди сыйфатлар хас икән?
(уңган, көчле, акыллы, кырыс)
Җир йөзендә иң матур, иң кадерле сүз нинди сүз икән? Безнең өчен шатланып, кайгырып торучы кем соң ул? Әни
Әниләр нинди сыйфатларга ия? (матур, сөйкемле, сабыр, кайгыртучан,тәмле телле, ягымлы, назлы)
- Әниләргә бик күп җырлар багышланган, бүген сезнең белән шуларның берсен җырлыйк әле.
Җыр “ Әнием”
- Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә
Икәү бергә җырлыйк диеп
Өйрәткән энесенә.
Кояш, кояш мәңге балкый
Мәңге нур сибә
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа.
- Кушыл синдә, җырлыйк бергә
Яңа матур җыр тусын
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын.
- Гаиләдә иң олы, хәрмәтле кешеләр кемнәр?
Әби - бабай
- Аларга нинди сыйфатлар хас? (Сабыр, йомшак күңелле, шәфкатьле)
- Әле безнең гаиләдә тагын кемнәр бар икән? Апа, абый, эне, сеңел
- Аларга нинди сыйфатлар хас?(Ярдәмчел, ярдәмгә мохтаҗ)
- Тагын гаиләдә кем бар? Мин
- Нинди ул Мин? (тәртипле, акыллы)
Физминутка Бу бармак - бабай
................. - әби
.................- әти
................. - әни
Бу бармак мин.
- Ә хәзер әйдәгез, әниләр - әтиләр, гаилә турында мәкальләр укып үтик әле. Ләкин алар үзләренең ахыргы сүзләрен югалтканнар.
- Балага иң куәтле кеше – (ата);
- Аталар сүзе – (акылның үзе);
- Ана җылысы – (кояш җылысы);
- Өйнең яме (ана белән)
- Ә хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез гаиләгә кергән сүзләргә генә кул чабыгыз.
(Әни, китап, бабай, мин, әти, мәктәп, әби, апа, дәфтәр, абый, сеңел, эне)
- Менә монда сез 1 өй күрәсез. Табышмакларга җавап бирсәк, бу өйдә кемнәр яшәгәнен белербез. (бака, керпе, куян, төлке, бүре, аю) (Тактадагы өйгә рәсемнәрне беркетә барабыз)
Табышмаклар
- Күп булса да энәсе,
Юк берни дә тегәсе (керпе)
- Бер бата да, бер калка
Ул була - ..................... (бака)
- Җәен – соры
Кынын – ак
Кылый күз
Озын колак (куян)
- Урманнан чыгар
Корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле (төлке)
- Сорыдыр төсе
Үткендер теше,
Урманда йөри
Бозаулар эзли (бүре)
- Килә бер батыр атлап,
Аягын баса лап – лап (аю)
Димәк, хәтта җәнлекләр, хайваннарда, тату бер гаилә булып яшиләр икән.
Йомгак: Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә белдек?
Бу дәрестә өйрәндек без
Зур гаилә дөньясын
Җир шарының нәни гөлен
Һәм галәмнең кояшын
- Әйе, гаилә ул кояш кебек, барыбызны да назлый, җылыта. Сүземне төгәлләп шуны әйтәсем килә:
Матур булсын, тырыш булсын, Әйдәгез, барыбызда
Олы булсын, көчле булсын. Гаиләбезне яратыйк
Дөньяда гаиләләр. Олылыйк без, хөрмәтлик
Бары шул вакытта Яклыйк һәм саклап калыйк.
Ничек әйбәт, ничек яхшы
Бу гаилә диярләр.
Галиәхмәтова Гөлчәчәк Нурисламовна, Казан шәһәре Идел буе районы 82 нче урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Комментарийлар