16+

Гасырларны тоташтырган галимә: Фәнүзә Нуриева гомеренең җитмеш чишмәсе

Галим кешенең чын байлыгы ‒ гасырлар арасын тоташтырган хезмәтендә

Гасырларны тоташтырган галимә: Фәнүзә Нуриева гомеренең җитмеш чишмәсе

Галим кешенең чын байлыгы ‒ гасырлар арасын тоташтырган хезмәтендә

Халык хәтере вакыт тузаны йотып саргайган кулъязмаларда, борынгы сүзләрнең безнең көннәргә килеп җиткән аһәңендә, тел катламнары арасында саклана. Шушы хәтерне укый белгән, гасырлар төпкеленә чумып, аннан мәдәни хәзинәләр таба алган кешеләр бар. Татар тел гыйлеме тарихында профессор Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева исеме нәкъ менә шундый галимнәр рәтендә атала.

…Баулы яклары. Иске Чүте дигән матур авыл. 1956 елның 8 мартында ‒ язның беренче бәйрәмендә ‒ бөтен дөньяга кояш белән бергә елмаеп туган кыз бала үзенең киләчәк язмышын әле күз алдына да китерми. Авылның тыныч йөрәк тибеше, җәйге кичләрдә киң басулар өстеннән искән җылы җил, олыларның капка төбендә акрын гына дөнья хәлләрен сөйләшеп утырулары ‒ болар барысы да бала күңелендә туган телгә, сүзгә, мәдәнияткә ихтирам хисе тәрбияләгәндер. Кешенең рухи дөньясын формалаштырган иң көчле мәктәп ул ‒ туган як. Кыз, дөнья матурлыгын шигъри юлларга салып, шагыйрә булу турында уйлана. Әмма язмыш аңа башка максат сайлаган.

17 яшьлек кыз алдында ‒ ерак юл, бөек Казан, университет һәм… фән дигән чиксез дәрья. Кызылъяр урта мәктәбен тәмамлап, 1973 елда Казанга килгән яшь Фәнүзәнең сәләтен күреп алу өчен Диләрә Тумашева кебек остаз күзләре кирәк булгандыр. Тарих-филология факультетының атаклы галимәсе гади авыл кызында киләчәкнең талантлы тюркологын таный һәм тәрбияли.

Остаз һәр детальгә игътибарлы: һәр нәрсәнең үз урынында булуын, һәр эшнең үз вакытында башкарылуын таләп итә. Фән белән шөгыльләнгәндә генә түгел, хәтта көндәлек тормышта да төгәллеккә өйрәтә. Фәнүзә гарәп һәм төрек телләрен тырышып өйрәнә. Диләрә Гариф кызы аны шәхси уку планына күчерә, чагыштырма-тарихи тел белеменең серле дөньясына ишек ача. Көнчыгыш мәдәниятенең борынгы традициясе, кулъязмалар дөньясы яшь тикшеренүченең фәнни офыкларын киңәйтә.

Университетны тәмамлагач, Фәнүзә Шәкүр кызы туган якларына кайтып, Баулы районының Бәйрәкә-Тамак авылында татар теле һәм әдәбияты укыта. Әмма фәнгә омтылыш аны яңадан Казанга алып килә. 1983 елда ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына укырга керә. Биредә күренекле тюркологлар ‒ Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Э.Р. Тенишев һәм филология фәннәре докторы Ф.С. Хәкимҗанов җитәкчелегендә аның төп фәнни юлы башлана. Яшь галимәнең игътибарын XIV гасыр төрки язма истәлеге ‒ Мәхмүд әл-Болгари әс-Сараиның «Нәхҗ әл-фәрадис» әсәре җәлеп итә.
Кандидатлык диссертациясе ‒ фән юлында башлангыч кына.

Соңрак ул әсәрнең барлык кулъязмаларын барлый, чагыштыра, иң тулы нөсхәсен таба, аны хәзерге язуга күчерә һәм тәрҗемә итә. 2019 елда әсәрнең фәнни транскрипциясе һәм рус теленә тәрҗемәсе белән тулы китап дөнья күрә.

2004 елда Фәнүзә Шәкүр кызының «Алтын Урда чоры төрки-татар әдәби теле формалашуының тарихи-лингвистик шартлары» дигән фундаменталь хезмәте басылып чыга. Бу китапның нигезе ‒ галимәнең докторлык диссертациясе, күп еллар дәвам иткән эзләнүләренең нәтиҗәсе.

Нинди булган соң ул Алтын Урда теле? Кайбер галимнәр әйткәнчә, ниндидер катнаш телме, әллә үзенең эчке кануннары булган көчле әдәби телме? Фәнүзә Шәкүр кызы фәнгә яңача караш тәкъдим итә: «катнаш тел» түгел, ә «норма һәм вариантлык» ‒ шул чор телен аңлауның төп ачкычы. Аның бу хезмәте төрки дөнья галимнәре тарафыннан югары бәя ала. Хезмәтләре Казакъстанда, Төркиядә, Европада басылып чыга.

Фәнүзә Шәкүр кызы ‒ үткәннәрне барлаучы, онытылганнарны искә төшерүче галимә. Аның тырышлыгы белән Иероним Мегизерның 1612 елда Лейпцигта басылган латин телендәге «Institutiones linguae Turcicae libri quatuor» хезмәте ‒ төрки телләрнең тәүге грамматикаларыннан берсе ‒ татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителә.

Мәкаләләре дөньяның төрле илләрендә басыла. Ул «Татар әдәби теле тарихы», «Татар тарихы», «The Golden Horde in World History» кебек күптомлы басмаларның автордашы. Галимәнең исеме тюркология фәнендә лаеклы урын алган.

Фәнүзә Шәкүр кызы ‒ фән кешесе генә түгел, ул ‒ Остаз. Университетта аның лекцияләрен студентлар зур кызыксыну белән тыңлый, чөнки һәр сүзе ‒ тикшерелгән, һәр фикере ‒ дәлилләнгән. Ә иң мөһиме ‒ ул үз фәненә гашыйк кеше. Аның кул астында 9 фән кандидаты үсә, йөзләгән югары квалификацияле белгеч әзерләнә. Алар бүген төрле шәһәрләрдә, төрле илләрдә эшли, әмма барысы да бер остазны ‒ Фәнүзә апаларын ‒ ихтирам белән искә ала.

Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева ‒ Россия тюркологлар комитеты әгъзасы, «Урало-алтайские исследования» (Мәскәү), «TATARICA» (Казан) журналларының редколлегия әгъзасы, федераль эксперт, ике диссертация советы әгъзасы. 2020 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә. 

Әмма иң зур байлык дәрәҗәләрдә түгел. Галим кешенең чын байлыгы ‒ гасырлар арасын тоташтырган хезмәтендә. Фәнүзә Шәкүр кызы кулъязмалар тынлыгында яшеренгән тел тарихын ишетә, онытылган сүзләргә яңадан сулыш бирә. Аның хезмәтләре ‒ гасырлар аша салынган күперләр кебек: бер очы үткәннәргә барып тоташа, икенчесе киләчәк буыннарга юл күрсәтә.

Гомернең җитмеш чишмәсе ‒ еллар саны гына түгел. Ул ‒ фәнгә тугрылык, телгә мәхәббәт һәм халык хәтерен саклау юлы. Шушы чишмәләрдән аккан саф су кебек, Фәнүзә Шәкүр кызының хезмәтләре дә татар тел гыйлемен баета һәм аны киләчәккә алып бара.

Хөрмәтле Фәнүзә Шәкүр кызы! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яңа фәнни ачышлар телибез! Сезнең фәнгә тугрылык белән сугарылган хезмәт юлыгыз киләчәк буын галимнәренә дә илһам чыганагы булып калсын.

Ихтирам белән, 
Казан федераль университетының 
татар теле белеме кафедрасы укытучылары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading