16+

“Ярый әле...” дип сүзен башлый остазым бу очракта

24 марта 2025, 09:54
246
0
3
Уку өчен 5 минут

Меңләгән укучыларының соклану хисләре һичшиксез күңелләрендә яши торгандыр.

“Ярый әле...” дип сүзен башлый остазым бу очракта

Меңләгән укучыларының соклану хисләре һичшиксез күңелләрендә яши торгандыр.

Казан дәүләт университетының Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керү укытучым Рузалия апа Мортазина теленнән төшмәгән Флера Әкрам кызы Ганиева белән танышу теләгеннән булгандыр кебек. 87 яшьлек укытучым мин белгәннән бирле үзенең фәнни җитәкчесенә – диплом эшен тикшергәннән соң, караңгы кичтә үз шәкертен, КДУ студентын, тукталышка озатып куйган Флера Әкрамовнага сокланып һәм рәхмәт әйтеп яши.
 Университет ишекләрен киң итеп ачып кергән чакта, минем иң беренче хыялым ул – нәкъ менә Флера апаны якыннан күрү теләге иде. Нәтиҗәдә, Флера апа кечкенә генә буйлы, ыспай гәүдәле, гаҗәеп мөлаем бер ханым булып чыкты. Ул башка лекторлардан аерылып тора. Беркайчан да дәрескә кәгазь күтәреп керми, трибуна артына басып лекция укымый. Студентлар каршына басып, гаҗәп яңгыравыклы тавышы белән теге яки бу әсәргә анализ ясый башлый иде. Үзең дә сизмәстән, әсәрдә сурәтләнгән чорга, шул образлар арасына чумасың, үзең дә шул вакыйгаларның шаһитенә әвереләсең. Галимә анализ ясаган әдәби әсәрләр шул рәвешле синең күз алдыңда мәңгелеккә истә кала. Дәрес тәмамлануга, Флера Әкрамовна берни булмагандай, йомшак кына җил-җил атлап, аудиториядән чыгып та китә иде. Галимәне үз күзләрем белән күреп танышуым шул рәвешле исемдә калган.

Алга таба язмыш миңа 11 ел дәверендә аның белән иңгә-иң торып эшләү мөмкинлеген бирде. 1995 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, татар әдәбиятын укыту методикасын җентекләп өйрәткән, укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән хөрмәтле методистым Дания Фатыйховна Заһидуллина миңа яңа гына оешкан Татар дәүләт гуманитар институтына эшкә барырга тәкъдим иткәннән соң, мин проректор Флера Әкрамовна Ганиева янына кердем. ТДГИ үз эшчәнлеген гап-гади балалар бакчасы бинасында алып барды. Проректор Флера Әкрамовнаның бүлмә ишеге һәрвакыт киң итеп ачылып куела торган иде. Укытучылар гына түгел, хәтта төрле авыллардан җыелган беркатлы студентлар да шатлыкларын, моң-зарларын кереп сөйлиләр иде аңа. Кичә генә әти-әниләренең җылы кочакларыннан аерылган яшьләр Флера Әкрамовнаның кечкенә генә кочагына сыенырга урын тапканнар, күрәсең. Шунысы үзенчәлекле: әлеге җылы кочакка якын иткән кеше тулаем гаиләсе – әти-әнисе, бертуганнары, ире, хатыны, балалары белән кереп урнаша, ул алар турында бөтен мәгълүматны белеп, аларның язмышы белән кызыксынып яши. Орчык кадәр генә остазыбызның яратып әйтә торган “нәнием-тәтием”, “балакайлар” дип эндәшүен бүгенге көндә дә һәрберебез көтеп тора.

Флера Әкрамовнаны 30 елга якын күрше буларак та күзәтәм мин. Без яшәгән йортлар бер берсеннән ерак түгел. Домофонга хәбәр бирүгә, ул ишеген киң итеп ачып, матур итеп киенеп, иреннәренә җиңелчә генә иннек сөртеп, подъездга ук чыгып, лифт менгәнне көтеп тора, каршы ала. Өч бүлмәсендә дә затлы пәрдәләр эленгән, ләкин алар белән ул тәрәзәсен беркайчан да капламый. Һәр иртә уяну белән, тәрәзә каршына килеп, урамны күзәтә, һәр көн белән исәнләшә. Тәрәзә аңа дөньяның матурлыгын күрер өчен хезмәт итә. Иртәсен физик күнегүләр ясау белән дәвам итә, әкрен генә, җайлап кына фатирын күзәтеп чыга, ризыкны һәрвакыт тәмле итеп, яратып пешерә. Үзенә генә дип әзерләгән табыны да зәвык белән бизәлә аның. Фатирын, үзкыйммәтен югалтмый торган затлы җиһазларны әнисенең һәм абыйсының истәлеге итеп саклавына шаккатасың. ТДГИда үз эшчәнлекләрен башлаган яшь белгечләрнең күбесе аннан матур сөйләргә, эшне җиренә җиткереп һәм вакытында башкарырга өйрәнделәр дисәм дә ялгыш булмас. Һәркемне ул зәвык белән киенергә, оста хуҗабикә булырга да өйрәтте. Аның бар гамәленнән, бар җиреннән хасиятлелек бөркелеп тора. Иң беренче чиратта, шул хасиятлелеккә өйрәнергә тырыштык без. 

Флера Әкрамовна үзе дә укытучыларын еш кына искә алып яши. Аның беренче укытучысы бик матур сөйли һәм матур яза торган булган. Шул сыйфатларны кечкенә Флера үзенә гомерлеккә сеңдергән! Аның беркайчан да ашыгып, бозып-сызып язганын күрмәссең! Кулына ручка алып яза башласа, аның тынычлыгына, әлеге эшне яратып, үз язуына сокланып, энҗе бөртеге кебек хәрефләрдән – сүзләр, сүзләрдән җөмләләр тезеп баруына бөтен дөнья мәшәкатьләрен онытып, сокланып карап утыра бирәсең. Гүя бу вакытта ул дөнья тәгәрмәчен туктатып тора. Өлгермим, вакыт җитми дигән төшенчәләрне дә кабул итә алмый ул. Аның беркайчан да зарланганын да ишетмәссең. Һәр үзгәрешнең, һәр авырлыкның уңай моментларын күрә, үзен дә, башкаларны да тынычландыра белә. Еш кына “Ярый әле...” дип сүзен башлый остазым бу очракта. 

Әйе, ярый әле Татар дәүләт гуманитар институты ачылды. Ярый әле 13 ел гына булса да үзе оештырган, бөртекләп туплаган әлеге оешмада эшләп калды. Тирәнгәрәк китеп уйласаң, әлеге уку йорты нәкъ менә Флера Әкрамовнаны бәхетле итү, аның гомерен озайту өчен ачылгандыр кебек. Соңгы елларда ул шул елларның истәлекләре, матур хатирәләре белән, хезмәттәшләре белән аралашудан тәм табып яши. Картлык дигән сүзне элек электән кабул итә алмый. Яше арта барган саен, ул картлыкның борынына чиертеп яши сыман тоела. Күңеле, эчке дөньясы картаймау аңа тышкы яктан да яшь булып калырга мөмкинлек бирә. Аның җитезлегенә, аек акылына күз тимәсен. Туфан Миңнуллинның Әлмәндәр карты әйтмешли, аның да әле сугыш кырларында ятып калган әтисе, яшьли, вакытсыз арабыздан киткән кадерле Альфред абыйсы өчен дә яшисе бар. Бирсен Ходай! Укытучым Розалия апам белән үземнең күңелемдә яшәгән рәхмәт һәм соклану хисләре башка меңләгән укучыларының күңелендә дә яши торгандыр, һичшиксез! Укучыларының күңелендә яшәгән әлеге хисләр Остазыбызны бәла-казалардан саклап, яклап торсын, гомерен озайтсын иде! Үзегез әйтмешли, тормышыбызда ЯРЫЙ ӘЛЕ Сез булдыгыз, Флера Әкрамовна! 

Рамилә Сәгъдиева,

КФУ Филология һәм мәдәниятара

багланышлар институты доценты,

филология фәннәре кандидаты. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading