16+

Имтиханны «5»кә бирү сере нидә?

Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында дәүләт имтиханнарын тапшыру бурычы тора/

Имтиханны «5»кә бирү сере нидә?

Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында дәүләт имтиханнарын тапшыру бурычы тора/

Имтихан ул - стресс. Психологлар фикеренчә, стресс һәрвакытта да организмга зыянга түгел. Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта, игътибарны тупларга ярдәм итә. Әлбәттә инде чама белән булганда. Артыкка китсә, стресс хәтта бик белемле укучыларга да зыян салырга һәм алар имтиханны тапшыра алмаска мөмкин. 

Стресска каршы көрәшәм дип, барлык чараларны да куллану дөрес түгел. Мисал өчен, тынычландыра торган даруларны имтихан алдыннан эчәргә киңәш ителми. Алар баш мие эшчәнлеген акрынайтырга мөмкин. 

Имтиханга берничә көн кала, ашамыйча, йокламыйча, һавага да чыкмыйча шөгыльләнү дә файдага булмаячак. Чөнки баш мие өчен дә дә ял һәм эшчәнлек баланста булу сорала. Йокы вакыты кимендә 7 сәгать булырга тиеш. Ял итү, хәл җыю өчен шуның кадәр вакыт таләп ителә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көнгә кимендә 7 сәгать йоклаган балалар арасында имтиханны 40 процентка яхшырак тапшыралар. 
Кыска вакыт эчендә күп мәгълүматны үзләштерергә тырышу да дөрес түгел. Мәгълүматны көн саен аз-азлап өйрәнү күпкә яхшырак нәтиҗә бирәчәк. 

Хәтерне күнекмәләр ярдәмендә яхшыртырга мөмкин. Иң мөһиме моны даими башкарырга кирәк. 
Бер материалны 10 тапкыр укыганчы, бигрәк тә ятлаганчы, материалны бер укып чыкканнан соң исегездә нәрсә калганын сөйләп карагыз. Аннан дәфтәргә теркәп куегыз. Бигрәк тә даталар, вакыйгаларны теркәү аларны яхшы истә калдырырга ярдәм итә. 

Немец психологы Герман Эббингауз "оныту кәкресен" ачкан. Аның фикеренчә, мәгълүмат онытылмасын өчен, ул яңгыраганнан соң бер сәгать узгач, мәгълүматны кабатларга. Аннан бер көннән һәм өч көннән һәм бер атна үткәч кабатлаган очракта, өйрәнелгән материал күпкә яхшырак истә калачак. 

Имтиханнар вакытында гаиләнең ярдәме бик зур роль уйный. Балага басым ясамагыз. Имтиханны аның тормыш мәгънәсенә әверелдермәгез. Бала имтиханга кергәндә үк басым астында була. Аңа ничә балл җыярга, нинди уку йортына керергә кирәклеге хакында таләпләр инде куелган. Әгәр бала ул балларны җыймаса, тормыш бетмәячәк. Аңа шуны аңлатырга кирәк. Имтиханнан соң да тормыш барын укучы аңларга тиеш. 

Имтиханга өч көн кала яңа мәгълүмат үзләштермәскә, өйрәнгәннәрен кабатларга киңәш ителә. 
Имтихан көнне балага шешә белән газсыз су бирегез. Аны аз-азлап эчәргә киңәш ителә. Бу куркуны басарга, организмга стрессны җиңәргә ярдәм итәчәк. 

Имтиханга кергәч, бала бар нәрсәне дә оныткан кебек тойгы булуы бар. Бу организмның стресска җавабы. Андый очракта гап-гади техниканы кулланырга, мисалга, 5-7 тапкыр кулны йодрыкка кысып, кире җибәрергә мөмкин. 
Имтихан биремнәрен җиңелрәкләреннән башларга киңәш ителә. Бу баш миен "кабызып" җибәрергә һәм чишелгән биремнәрдән дофамин алырга ярдәм итә. 

Әгәр берәр нинди формула онытылса, "әйләнә буенча язу" ысулын кулланыгыз. Темага кагылышлы белгән бар нәрсәне языгыз. Гадәттә, кирәкле мәгълүмат 2-3 минуттан искә төшә. 
 
Лилия Локманова әзерләде.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading