16+

КФУда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган халыкара конференция узды

Казан федераль университетында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган халыкара конференция узды.

КФУда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган халыкара конференция узды

Казан федераль университетында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган халыкара конференция узды.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгърифәтче, филолог һәм энциклопедист Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.  Чара татар теле белеменең үсешенә зур өлеш керткән, тормышы һәм фәнни-педагогик хезмәте Казан лингвистика мәктәбе һәм Казан университеты белән тыгыз бәйләнгән галимнең юбилей датасына багышланды.

Конференциянең төп максаты – Каюм Насыйриның бай фәнни-методик һәм иҗади мирасын тирәннән өйрәнү, аны җәмәгатьчелеккә җиткерү, шулай ук аның хезмәтләре нигезендә барлыкка килгән хәзерге татар теле белеменең актуаль юнәлешләре буенча фикер алышу.

Конференцияне башлап җибәреп, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов катнашучыларны сәламләде: «Бу безнең ел саен үткәрә торган традицион конференция. Институтыбызда Каюм Насыйрига багышланган чаралар ел дәвамында барды: ачык лекцияләр, декада, түгәрәк өстәлләр.».

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов гуманитар фәннәр өлкәсендәге бүгенге үзгәрешләргә игътибар юнәлтте. Ул фәнни концепцияләрнең трансформациясен, императив традицияләрнең ныгуын һәм яңа юнәлешләрнең барлыкка килүе турында сөйләп китте: «Татар теле белеме бу хәрәкәттән читтә кала алмады. Соңгы 10-15 ел дәвамында яңа фәнни юнәлешләр буенча шактый хезмәтләр дөнья күрде һәм алар тиешле бәясен дә алды. Бу казанышларга ирешү өчен, беренче чиратта, фәннең нигезе булу зарур. Татар теленең дә нигез ташы – күренекле мәгърифәтче, филолог Каюм Насыйри. Юбилей елының йомгагы буларак Каюм Насыйрига багышланган бу конференция Татарстан Республикасы Хөкүмәте матди ярдәме, шулай ук Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырылды», – дип билгеләп үтте ул. 
Фәнни-гамәли конференция кысаларында Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге, татар теле белеменең формалашуы һәм үсешендәге роле кебек мөһим темалар каралды. Моннан тыш, татар теленең теоретик мәсьәләләре, андагы традицияләр һәм инновацияләр, телләр өйрәнүдә чагыштырма-тарихи метод куллану мөмкинлекләре, мәдәни багланышлар, күптелле белем бирү, төрки телләр әдәбияты һәм мәдәнияте кебек темалар буенча чыгышлар тыңланды. Шулай ук яшь галимнәрнең Казан лингвистика мәктәбе традицияләренә нигезләнгән хезмәтләре дә тәкъдим ителде.

«Каюм Насыйри мондый чараларга чыннан да лаек. Ул киңкырлы шәхес, татар этнографиясенә, бүгенге татар фәнни теленә нигез салучы галимнәрнең берсе. Ә инде аның укыткан курслары, мәктәпләр төзүләре, календарьлар чыгарулары – боларның исәбе-хисабы юк», – Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов. Ул конференциядә катнашучыларга уңышлы бәхәсләр һәм нәтиҗәле очрашулар теләде. 
Конференция эшендә Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстаннан, шулай ук Татарстан, Башкортстан кебек Россия төбәкләреннән югары уку йорты галимнәре һәм укытучылары актив катнашты.
Пленар утырышта Каюм Насыйриның татар әдәби телен үстерүгә керткән өлеше, татар халкының мәдәни мирасындагы роле, шулай ук аның татар теле лексикологиясе һәм ономастикасы өлкәсендәге эшчәнлеге турында фикер алышынды.

Пленар утырыштан соң конференция катнашучылары секцияләргә таралды. 12 декабрь көнне секцияләр эшен дәвам итәчәк, шул ук көнне йомгаклау утырышы планлаштырылган.

Залинә Гыйлаҗиева 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading