16+

“Lisan.Tatar” – нинди проект һәм ул кемнәр өчен кирәк?

Азат Якупов иске татар теле белән язылган басма текстларны тәрҗемә итә торган “Lisan.Tatar” дигән проектның башында тора. Проект белән якыннан танышып узыйк әле.

“Lisan.Tatar” – нинди проект һәм ул кемнәр өчен кирәк?

Азат Якупов иске татар теле белән язылган басма текстларны тәрҗемә итә торган “Lisan.Tatar” дигән проектның башында тора. Проект белән якыннан танышып узыйк әле.

Азат Якупов – Азнакайда туып-үскән егет. Мәктәптән соң юлын Казан федераль университетының көнчыгышны өйрәнү юнәлешендә дәвам итә. Шуннан соң ул Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбенә укырга керә. Анда Россиядәге мөселман дөньялары дип аталган юнәлештә үз көчен сынап карый. Нәкъ менә шушы чорда Азат беренче тикшеренү эшләрен башлап җибәрә. Хәзерге вакытта ул Эдинбург университетында аспирантурада укый. Азат иске татар теле белән язылган басма текстларны тәрҗемә итә торган “Lisan.Tatar” дигән проектның башында тора. 

Әңгәмә барышында без ясалма фәһем кулы белән истәлекле язмаларыбызны тергезә торган проектка нигез салучы кеше белән яхшырак танышачакбыз.
- Сез мөгаллимнәр гаиләсендә үсеп, үзегез дә укуда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткәнсез.  Бу хәл классик укытучылар юлы буенча бармыйча, югары технологияле проект булдыру карарына йогынты ясадымы?
- Әйе, мин мөгаллимнәр гаиләсендә үстем. Әнием бүгенге көндә дә тарих һәм җәмгыять белемен укыта, әбием татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Шуңа күрә, укуга таләпләр кечкенәдән үк югары иде. Мин классик укытучылар юлы белән югары технологияле проектларны каршы куймас идем. Иске татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнгәч, тәрҗемә итү сәләтләренә ия булгач, башкаларга да шуны өйрәтә башладым. 3 ел элек “Lisan.Tatar” дип исемләнгән курслар оештырдым. Әлеге курсларга дөньяның төрле почмакларыннан укучылар җыелды һәм без алар белән иске татар телен өйрәндек. Алга таба да мондый проектларны дәвам итербез дигән өметтә калам.

- Ясалма фәһемле тәрҗемәчене булдыру - IT, лингвистика һәм тарих кисешкән урында эшләү дигән сүз...
- Бу проектны башкарганда бик күп өлкәләрдә белемле һәм хәбәрдар булырга кирәк дип саныйм. Әмма ясалма фәһем ярдәмендә хәбәрдарлык таләпләре гадиләшә. Махсус IT сәләтләре булмаган кешеләр дә, бүгенге көндә катлаулы проектлар башкара ала. “Lisan.Tatar” тәрҗемәчесе дә гуманитарийларның бергә җыелып, ясалма фәһем ярдәмендә ясалган иҗат җимеше ул.

- Ни өчен проект  “Lisan.Tatar" дип атала һәм ул нәрсәне аңлата?
- Атамага килгәндә, ул ике өлештән тора. Lisan – гарәпчәдән “тел” дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу гарәп теленә сылтама гына түгел, гомумән, ислам тәгълиматына бәйле булган, уртак мәдәни җирлеккә ишарә булып тора. Әлеге сүз иске татар телендә дә актив кулланылган. Атаманың икенче өлеше – бүгенге көндәге төшенчәләр белән бәйли. Иске татар теле дигән төшенчә безнең модернистик карашыбыздан килә. Чөнки без тарихны, заманны искелек һәм яңалык күзлегеннән чыгып карыйбыз. Бүгенге көндә татар дип атала торган милли телне билгели торган төшенчә, бары тик XIX-XX гасырда гына барлыкка килә. Иске татар телендәге текстларны язучылар үзләрен татар дип билгеләгәннәрен төгәл әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә, иске татар телен кайвакыт иске башкорт теле дип тә йөртәләр. Монда искәртеп узарга кирәк, бу тел, милләт барлыкка килгәнче үк яшәгән, аны бүгенге бүленешләрдән чыгып бер генә форматта билгеләп булмый.

- Тәрҗемәче кирәк дигән фикерләр “Сәхифәләремез” архивы белән эшләү барышында тудымы?
- “Сәхифәләремез” проекты – искиткеч. Аны Рөстәм абый Гыймранов башкара. Ул аны үзенең зур кызыксынуыннан, тарихка булган мәхәббәтеннән чыгып ясый. Әлеге проект – борынгы чыганакларны бер җирдә туплый торган бушлай архив. Анда булган бөтен материалны тәрҗемә итеп булырмы икән һәм кирәкме икән бу? Монысы инде башка сорау. Ләкин безнең шундый проектларыбыз булмаса, тәрҗемәчене ясау тагын да катлаулырак булыр иде. Бүгенге модельләрне үстерергә дә, булган материалны тикшерер өчен дә, чыганаклар кирәк. “Сәхифәләремез" архивының да, аның ясаучының да роле әйтеп бетергесез зур.

- Практикада контент-анализ һәм иске текстларны кыскача бәян итү ничек эшли? Мисал китерә аласызмы?
- Мәсәлән, “Шура” журналының бер санын алып, сайтка йөкләп карыйк. Башта аны тәрҗемә итеп, чыккан нәтиҗәләрне контент-анализга җибәрә алабыз. Ул, үз чиратында, китапны темаларга бүлеп, аның эчтәлеген сөйләп бирә ала. Мондый мөмкинлекләр нигезендә әлеге проект башка проектларга да ярдәм итә алыр дип уйлыйм. Шулай ук, вакытлы матбугатның төрле сандагы материалларын бәян итәргә ярдәмче була ала. Әле без бу модель өчен махсус промпт та ясадык. Ул промпт нигезендә ясалма фәһем биргән эчтәлекне бераз гына тәнкыйди яктан да анализлый алачак. Китапта яисә башка басмаларда чыккан язмалар белән ул берләшми. Текстның авторына карата дистанция саклый ала һәм авторның идеяләрен тарихи хакыйкать буларак түгел, ә тарихның бер өлеше булган фикер буларак күрсәтә. 
Бу аспект исә фәндә тикшеренүләргә бәйле яңа сораулар барлыкка китерә. Никадәр тәрҗемәләр контекстуализация таләпләреннән азат ителә? Миңа калса, тәрҗемәче бер корал буларак кына калыр. Тарихчыга контекстны белү зарури, чөнки контекстны белмәсәк, чыганактагы бик күп мәгълүматны аңламаска мөмкинбез. 

- Гарәп графикасының катлаулылыгын исәпкә алып, иске татар теленнән тәрҗемә иткәндә ясалма фәһем нинди кыенлыкларга юлыга?
- Элегрәк төп проблема итеп - сузыклар язылышын атыйлар иде. Ләкин технологияләр бер урында тормый, алар камилләшә бара. Бүгенге көндә башка метод өстенлек итә. Ул метод нигезендә һәрбер хәрефнең бер-берсенә бәйләнешен, сүз төзелешен контексттан аңлый торган модель барлыкка килә. Хәзерге вакытта эшли торган ясалма фәһем тел чикләрен узып тәрҗемә итә, гарәп-фарсы сүзләрен иске татар телендә күрсә, ә әлеге сүзләр бүгенге телебездә булмаса, ул аларны гарәп-фарсы сүзлекләреннән эзләп, аларны дөрес тәрҗемә итә. Бу бик зур алга китеш.

- Кулъязмаларны танып белү эше ни дәрәҗәдә алга киткән һәм бу функцияне кайчан кулланып булачак?
- Әлегә кулъязмаларны уку бик авырдан бара. Шуңа күрә ясалма фәһемне күп төрле язулар белән таныштырырга кирәк. Моның өчен без аңа бик күп төрле чыганакларны йөкләп, аларның төгәл тәрҗемәсен куярга тиешбез. Бу таләпне башкарыр өчен: кулъязмаларны туплау һәм аларның параллель тәрҗемәләрен җыю кирәк. Әлеге эшне энтузиастлар гына башкарса да,  ясалган модель бик камил дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Шуңа күрә төп өметебез институтларга һәм аларның кулъязмалар архивына. Параллель проект буларак без әлеге кулъязмаларны танып-белү модельләрен үстереп карау өстендә эшләп карарбыз. Бәлки, ясалма фәһем моны үзе дә башкарып чыга башлар.

- Проектны кемнәр эшләде?
- Проектның башлангычы бик хикмәтле булып чыкты. Уфада чыга торган “Ихлас Шәриф” журналы өчен иске татар теле һәм ясалма фәһем дигән темага язма эшләргә сорадылар. Шул эшне башкарган вакытта, әлеге тәрҗемәчене ясап була дигән фикергә килдем. Шуннан мин танышларыма мөрәҗәгать итеп, модель булдыру тәкъдимен ясадым. Миннән башка проект өстендә тагын ике кеше, Алим Хисаметдинов һәм Кәрим Гайнетдинов эшләде.

- Ни өчен сез бушлай һәм түләүле режимнар ясарга булдыгыз? Бу акчалар алга таба проект үсешенә китәчәкме?
- Ел ахырына кадәр икесе дә бушлай эшләп торачак. Әмма киләчәктә проектны яшәтер өчен финанслар кирәк, чөнки техник инфраструктура түләүле сервисларга бәйле. Бәлки, иганәчеләр табылып, проект бушлай булыр. Без проектны яшәтер өчен көчебездән килгән бар нәрсәне эшләячәкбез. Коммерция ягын да, керем алу максатларын да читкә куймыйбыз. 

- Ни өчен сезнең өчен ачыклык һәм модельләрне ирекле куллануга урнаштыру принцибы беренче планда тора?
- Ачыклык – ул гыйлем таратуның төп принцибы. Гыйлем беркайчан да изоляциядә үсеш алмый. Үзебезнең хезмәт җимешләребезне, һичшиксез, халыкка тәкъдим итәргә тиешбез. Бу сорау безне киңрәк мәсьәләләр турында уйландыра. Бүгенге көндә безнең архивларыбыз ябык, андагы мәгълүматка ирешү бик катлаулы. Моның сәбәпләре күп. Минем уйлавымча, бу киртәләрне бетерергә кирәк. Әгәр дә без үз тарихыбыздан куркабыз икән, без аны беркайчан да өйрәнә алмаячакбыз. Курку – тарихыбызны аңларга теләмибез дигән сүз.

- Сезнең өчен проект кайчан уңышлы булып саналачак?
- Шәхсән минем өчен бу проект, җөмһүриятебездә язма мирасны өйрәнүгә юнәлгән көчле иҗтимагый институтлар барлыкка килгәч кенә уңышлы дип саналачак. Әлеге тәрҗемәчене булдыру - ул кечкенә генә бер адым булып тора. Шундый институтлар булса һәм алар ачыклык принцибы белән эшләсә, архивларда булган материалны халыкка күрсәтергә курыкмаган очракта гына, проект уңышка ирешкән булачак.

- Билгеле булганча, проектны эшләү өчен берникадәр финанс ярдәм кирәк. Сезгә кем һәм нинди рәвештә ярдәм күрсәтте? Бу грантлармы, яки инвесторлармы?
- Тәрҗемәчене ясау өчен күп акча таләп ителмәде. Без моны үз көчебез белән башкарып чыктык. Ләкин элегрәк минем “Lisan.Tatar” проектына ике грант бирелгән иде. Беренче грант “Lisan.Tatar” курслары өчен уку материаллары ясауга китте, ә икенче грантны безгә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте белән Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоцияциясе бүлеп бирде, ул исә Ә.Максудиның “Шәригать хөкемнәре” китабын өч телдә бастырып чыгару өчен бирелгән иде.

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Отлично

    Мөһим

    loading