16+

Мәктәпкә әзерлек 2026: балаларны мәктәпкә җыю күпмегә төшә һәм ата-аналар нәрсәгә акча сарыф итә?

Ата-аналар балаларны мәктәпкә җыю мәшәкате белән кайнаша. Кемдер бу эшкә төпләп килеп, акция-ташламаларны барлап, кирәк-яраклар, кием алуга җәй уртасыннан ук керешә.

Мәктәпкә әзерлек 2026: балаларны мәктәпкә җыю күпмегә төшә һәм ата-аналар нәрсәгә акча сарыф итә?

Ата-аналар балаларны мәктәпкә җыю мәшәкате белән кайнаша. Кемдер бу эшкә төпләп килеп, акция-ташламаларны барлап, кирәк-яраклар, кием алуга җәй уртасыннан ук керешә.

Мәктәпкә әзерлек — кесәгә дә, нервларга да сынау

Шәхсән үзем балаларны мәктәпкә әзерләүне ахыргача сузып, моны иң соңгы атнага диярлек калдыручы «ваемсыз» әниләр рәтендә. Гомумән, кибетләргә йөрүдән ләззәт табучылардан түгел мин, ә бала белән кибеткә бару бөтенләе белән иң кырыс сынауга тиң. 

Үземнең үсмер чакны искә алам — яңа уку елына керер алдыннан әни безне — ике кызын — базарга алып бара. Кием яратыр, ошаганын сайлау ничә сәгатькә сузылгандыр ул чакта. Ясалма чаршау артында дистәләгән блузка, юбка киеп карау, картонга куеп, аяк киеме сайлау. Әни тәкъдим иткәненә «монысы ошамый», «монысы матур түгел» дип борын җыерулар. Ничек түзгәндер ул чакта әни. Үзең әни булгач кына балага кием яратуның никадәр кыен булуын сизәсең шул.

Школа. Фото: ТИ

Мәктәп киеме сайлау: үсмер белән кибеткә бару нигә шулай авыр?

Ярый, улымның инде мәктәп чоры артта — үз өс-башын үзе кайгырта хәзер. Ә менә үсмер яшьтәге кызга кием алу — мәхшәр. Тегесе алай түгел, монысы болай түгел. Бер көнне генә сәүдә үзәгендә кроссовки сайлап, ярты нерв күзәнәкләрем беткәндер. Футбол кыры кадәр 4 кибетне 6 кат әйләндек — ник бер аяк киемен ошатсын. Кайсы уңайсыз, кайсының размеры юк, кайсының төсе-фасоны кирәгенчә түгел — мең дә бер сәбәп табылды. Өч cәгать йөри торгач, берсе күңеленә хуш килде, әмма анысында бәясе якын килерлек түгел иде. Шулай буш кул белән кайтып китәргә туры килде. 

Маркетплейслар ата-аналарга мәктәпкә әзерләнергә ничек ярдәм итә?

Ярый әле хәзер маркетплейслар бар: шуннан үзең сайлап ал дип котылам күп очракта. Уңайлы бит — өйдән чыкмыйча гына берничә төрле киемгә заказ бирергә, өйдә киеп карарга, ошаганын калдырырга мөмкин. Быел да әнә ак күлмәк сайлап азапланасы булмады. Рюкзакны да иң гадисен маркетплейс аша кайтартты — өлкән сыйныфларда ортопедик аркалысы, сыйфатлысы булсын дип кайгыртып тормый алар. Чалбары узган елдагысы да ярый дип, анысына чыгымланмаска булдык. Спорт формасы да былтыргысы таман әле дип, сөендерде кыз. 

Әти-әни өчен "элеккесе дә ярый"ларның һәркайсы — кечкенә генә уңыш. Чөнки мәктәпкә әзерлек — ул гаилә бюджетына да шактый сизелерлек йөк. Улларын-кызлары башлангычта укучыларны бигрәк тә жәллим. Ул чорда балалар бик тиз үсә: узган елдагысы киләсесенә ярамый. Ә яраганын яңа уку елына киертерлек түгел хәлдә була —кайсы тузган, кайсы ертылган, кайсына тап төшерелгән. Ипләп ки дигәнне бала-чага аңлыймы соң? 

Школа. ФОТО: ТИ

Канцтоварлар: дәфтәр, ручка, альбом һәм башка кирәк-яракларга күпме китә?

Канцтоварларга да чыгымнар иң күп вакыт бу. Дәреслек янына эш дәфтәрләре сатып аласың, рәсем дәресенә альбом, карандашлары, буяу-пумалалары, тагын әллә никадәр кирәк-ярак аласы. Башлангычлар өчен 5 меңнән дә кимрәк тотармын димә. Өлкәнрәк сыйныфларда чыгымнар кими төшә — 48 битле дәфтәрләр, ручка-карандашын аласың да, шуның белән бетте-китте. Алай да җыя торгач, 2 мең сумга төште һәммәсе. Гомумән, безнең быелгы мәктәпкә әзерлек шактый бюджетлы булды дип әйтергә мөмкин — 15 меңгә сыештык, шөкер. 

Ата-аналар мәктәпкә әзерлеккә чынлыкта күпме акча тота?

Росстат ел саен мәктәпкә әзерлек чыгымнарын исәпләп чыгара. Быел малайны укырга җыю — уртача 22 300 сумга, ә кызларны 26 800 сумга төшә.

Аерма гади аңлатыла: кызларның мәктәп гардеробы төрлерәк (сарафан, итәк, блузка, колготки), шуңа күрә дә кыйммәтрәк тора.

Шул ук вакытта төбәкләр буенча да аерма бар: җирлеккә карап, мәктәп кирәк-яракларын алу 14 меңнән 32 мең сумга кадәр тирбәлә. Ә менә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруы мәктәпкә чыгымнарның шактый зуррак булуын күрсәтә. 

2025 елда ук Россия гаиләләре бу максатларга 52 251 сум тирәсе акча тоткан — әмма бу очракта, база минимумы гына түгел, ә реаль чыгымнар каралган. Әйтик, уку урынын җайлау өчен өстәл-урындыгын алу, гаджетларга чыгымлану һ.б.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading