16+

“Милләтебезне Каюм Насыйри аша беләләр”

Совет заманында Каюм Насыйрины дингә каршы көрәшүче итеп күрсәтәләр. Ләкин бу ялган. Беренчедән, ул Касыймия мәдрәсәсендә укыган, дини белем алган. Икенчедән, аның китаплары арасында дини хезмәтләр дә бар, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Милләтебезне Каюм Насыйри аша беләләр”

Совет заманында Каюм Насыйрины дингә каршы көрәшүче итеп күрсәтәләр. Ләкин бу ялган. Беренчедән, ул Касыймия мәдрәсәсендә укыган, дини белем алган. Икенчедән, аның китаплары арасында дини хезмәтләр дә бар, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Танылган француз галиме Шанталь Лемерсье-Келкёже болай дигән: “Әгәр татар күгендә Каюм Насыйри булмаса, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов кебек йолдызлар балкый алмас иде”. Ә Шәрыкны өйрәнүче Нидерланд галиме Михаэль Кемпер исә татар дөньяви фәненең үзәк фигурасы дип атаган. 

Бүген атаклы татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуны Татарстанда  зурлап билгеләп үтәләр. Шундый зур чараларның берсе – “Насыйри укулары” шушы шәхеснең исемен горур йөрткән Казанның 80нче мәктәбендә узды. 
- Каюм Насыйриның татар мәдәниятенә, мәгарифенә керткән өлеше, татар әдәби телен булдыру, беренче дөньяви татар мәктәбен ачып, милләтебезнең белем бирү һәм тәрбия системасын реформалаштыру буенча хезмәтләре милләтебез үсешенә бәяләп бетергесез зур этәргеч ясады. Мәктәп коллективы инициативасы белән 2021 елның 19 августында уку йортына Каюм Насыйри исеме бирелде. Мәктәбебез Каюм Насыйри тарафыннан 1871 елда төзелгән дөньяви татар мәктәбенең дәвамчысы булып тора, - дип ассызыклады мәктәп директоры Роберт Мансуров.

Чыннан да, белем йортында галимнең мирасын мәңгеләштерү, яшь буынга тапшыру буенча зур эш башкарыла. Мәктәп фасадын Каюм Насыйри сурәте ясалган эмблема бизи, ишегалдында үзенчәлекле арт-объект – глобус моделе урын алган. Авторлар тарафыннан ул “Каюм Насыйри меридианнары һәм параллельләре” дип аталган. Ә уку йортының икенче катында дини белемнән дөньявига күчешне символлаштырган скульптур композиция урнаштырылган. Кыскасы, мәктәп территориясенә килеп керүгә, Каюм Насыйри дөньясына чумасың.

Биредә танылган мөгаллим исемен тышкы атрибутлар белән генә түгел, үзләренең эшчәнлеге белән дә таныталар. 2022 елдан “Каюм Насыйри укулары” халыкара конференциясе гамәлгә кертеп җибәрелгән, көрәш буенча “Каюм батыр” республика ярышлары уза, Каюм Насыйри тарафыннан салынган политехник традицияләрне дәвам итеп, “БалаSKILS» бәйгесе уздырыла, уку елын исә милли бәйрәмебез Сабантуй белән төгәлләү матур гадәткә әверелгән.

Быел дүртенче тапкыр шушы мәктәп диварларында уздырылган “Насыйри укулары” кысаларында галимнең милләтебезне алгарышка илтүдәге өлешен тагын бер кат ассызыклап үтелде. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларны сәламләгәннән соң, яшь буында Каюм Насыйри кебек олы шәхескә һәм аның күпкырлы хезмәтләренә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләгән өчен мәктәп җитәкчелегенә һәм коллективына зур рәхмәтен җиткерде. Ул Каюм Насыйриның алдынгы карашлы, күпкырлы, бик гыйлемле педагог булуын: мәктәпләр ачуын, дәреслекләр язуын, укытуын, яңа методикалар белән эшләвен билгеләде.

- Шунысы кызганыч, Совет заманында Каюм Насыйрины дингә каршы көрәшүче итеп күрсәтәләр. Ләкин бу ялган. Беренчедән, ул Касыймия мәдрәсәсендә укыган, дини белем алган. Икенчедән, аның китаплары арасында дини хезмәтләр дә бар. Мисал өчен “Мифтах әл Коръән” һәм “Мәҗмәгуль әхбәр”. Бу хезмәтләрен ул Аллаһ исеме белән башлый, - дип ассызыклап китте Камил хәзрәт.

Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, налоглар һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары Камил Ногаев билгеләп үткәнчә, Каюм Насыйри бөтен гомерен бүген дә актуаль булган сорауларга – татар телен саклау, аны үстерү мәсьәләләренә багышлаган. 
- Каюм Насыйри телебезне, грамматикабызны, гомумән, мәдәниятебезне, мәгарифебезне саклап калуда зур эш башкарган. Аның исеме бөтен дөньяда билгеле. Мәктәп директоры Роберт Мияссар улы аның исемен мәңгеләштерүдә зур эшләр башкара. Моның өчен сезгә зур рәхмәт дип, - мактау сүзләрен ирештерде Камил Ногаев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган чараларның Казанда гына түгел, төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә уздырылуын билгеләп китте. Һәм алар бер көн генә дәвам итеп калмыйча, ел дәвамында үткәреләчәген белдерде. Илебез төбәкләрендә һәм чит илләрдә барлыгы 15 Насыйри үзәге эшләп килүен әйтте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал милләтне шәхесләр аркылы белүләрен ассызыклады. Аның сүзләренчә, милләт үзенең шәхесләрен онытса, ул милләт булудан туктытый. Каюм Насыйри аша без балаларыбызга татар милләтенең кем икәнен, аларның тамырлары каян икәнен күрсәтәбез дип, ул 80нче мәктәп директоры Роберт Мансуров тарафыннан башкарылган эшләрнең мөһимлеген ассызыклады. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading